Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


«Яңарыш» газетасының тарихы

КЕРЕШ УРЫНЫНА

Татар халкының зур күпчелеге Татарстаннан читтә яши. Димәк, милләт язмышы турында сүз алып барганда, бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарлар тормышын, проблемаларын да белеп торырга, аларны хәл итү өчен тырышырга кирәк. Бу өлкәдә беренче ярдәмче — милли матбугат.

Бүгенге авыр заманда популярлык яулау һәм аны озак еллар буе саклап килү өчен газета, иң беренче чиратта, халыкчан булырга, аның мәнфәгатьләрен якларга тиеш. Менә шундый югарылыкка ирешкән милли басма дип, Удмуртия җирлегендә нәшер ителүче «Яңарыш» газетасын әйтергә мөмкин.

«Яңа мәгълүмат чарасы пәйда булу — туксанынчы елларда җәмгыять тормышында барлыкка килгән күренешләрнең иң әһәмиятлеләреннән берсе. Аның төп максаты — дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген халыкка җиткерү, халык фикерен белдерү өчен трибуна булдыру, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне торгызу, телне саклау. Газетаның бер-ике битледән республикакүләм авторитетлы басмага әверелүе — үз эшенә чын күңелдән бирелгән журналистлар коллективының бердәм хезмәтенең күркәм нәтиҗәсе. Россия матбугат чараларына хас булган иң яхшы традицияләргә тугрылык саклап, «Яңарыш» газетасы редакциясе үз хәбәрчеләре белән тыгыз элемтәдә тора һәм һәрдаим элемтәне арттыру өстендә эшли. Редакция хезмәткәрләре Удмуртия Республикасында һәм Татарстанда булып торган вакыйгаларның шаһиты гына түгел, ә аларда үзләре актив катнашучы да…» — дигән иде Удмуртия Республикасы президенты Александр Волков «Яңарыш»ның 15 еллык юбилее уңаеннан.

БЕРЕНЧЕ АДЫМНАР

…1990 ел октябренда үткән татар иҗтимагый үзәге утырышында төрле районнарда таркау рәвештә эшләп килүче иҗтимагый оешмаларны берләштерү, мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләләре карала. Әлеге мәсьәләләрне уңай хәл итү максатыннан махсус иҗтимагый-сәяси газета булдыру кирәклеге ассызыклана, аның төрле район-авылларга сибелеп яшәүче татар халкын берләштерүдә гаять зур көч булачагы күзаллана.

Татар иҗтимагый үзәгенең ноябрь ае утырышында булачак газетага исем сайлана. «Яңарыш» исеменә тукталалар. Газетаның беренче мөхәррирләре — Мәсгут Гаратуев һәм Закуан Нуретдин. Эпиграф итеп алынган «Уян татар, уйлан татар, тарихларыңны ач, актар, алда иркен чаклар!» дигән сүзләр ватандашларыбызны летаргик йокыдан арынырга чакыра.

Газетаның нәшер ителү датасы февраль ае дип язылган булса да, тиражны 1991 елның 4 нче мартында гына алалар. Шуңа күрә «Яңарыш» газетасының туган көнен әлеге дата белән бәйләргә кирәктер. Басылу сыйфатының түбән булуына карамастан, бу гаять зур вакыйга була. Шул ук көнне тиражның бер өлешен татарлар күмәк яшәгән авылларга, районнарга юллыйлар, калганы Удмуртия татарларының беренче Корылтаенда катнашучыларга таратыла. Корылтайда «Яңарыш» газетасының мөхәррире итеп Фарсил Махиянов сайлана.

1991 ел маенда «Яңарыш»ның типографик ысул белән басылган 1А саны чыга. Татар халкында гына түгел, бөтен Удмуртия җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уяткан бу басмада нинди материаллар урын алган соң? Татар иҗтимагый үзәге рәисенең милли рух саркып торган «Олы юлга чыкканда» дигән язмасы, Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге оештырылган 1 нче Корылтайда катнашучыларның татар халкына мөрәҗәгате, ТИҮ Уставыннан өземтәләр… Күпчелек татарларның үз ана телләрен белмәвен исәпкә алып, ике битендә рус телендәге язмаларга урын бирелүе исә башка милләтләргә дә татар халкының тормыш-көнкүреше, милли хәрәкәте белән якыннан танышу мөмкинлеген бирә.

Ә инде 1992 елдан якындагы Әгерҗе районы типографиясендә нәшер ителә башлагач, әлбәттә, «Яңарыш»ны тулысынча татар телендә бастыруга күчү, бизәлешен, эчтәлеген тагын да камилләштерү мөмкинлекләре арта төшә. Газетаның ул вакыттагы мөхәррире Закуан Нуретдин сөйләгәннәрдән:“Мөхәррир урынбасары Хәбир Усманов һәм махсус хәбәрче Амур Фәләхов белән кулъязмаларны машинкада бастырабыз да Әгерҗе типографиясенә илтәбез. Берничә көннән, төрле оешмалардан, эшмәкәрләрдән тиенләп диярлек җыйган акчаны түләп, инде басылып чыккан газета тиражын чаналарга төяп, вокзалга китәбез дә, поездга утырып, Ижауга кайтабыз. Ярты тиражны туп-туры эшмәкәр Фәнүс Газизуллин өенә алып барабыз (ул, кая гына барса да, очрашкан-танышкан милләттәшләребезгә газетабызны өләшә), калганнарын республикабызның татарлар күмәкләшеп яши торган шәһәр-авылларына юллыйбыз…”

Беренче елларда бушлай таратып, халыкны татар газетасы белән таныштырганнан соң, инде Ижау шәһәрендә нәшер ителә башлагач, «Яңарыш»ка язылу оештырыла. Башта айга ике мәртәбә генә чыгып килгән газета тиздән атна саен 4 битле басма булып чыга башлый. Язылучылар саны артканнан арта барып, тиражы да үсә. Гомумиләштереп әйткәндә, «Яңарыш» тиз арада милләттәшләребез ышанычын, ихтирамын яулап, чын халык газетасы дәрәҗәсенә ирешә.

Әйе, беренче саннарыннан ук бөтен Удмуртия җирлегенә таралып гомер кичерүче татар халкының тугры юлдашы, киңәшчесе була алган бәйсез (!) «Яңарыш» газетасының егерме еллык гаять бай, үзенчәлекле тарихы бар. Һич арттыру түгел: шундый сикәлтәле юллар үтеп тә сынмаган, сайлаган кыйбласына, укучыларына тугры калган, планлаштырылган һәр санын үз вакытында һәм тиешле сыйфатта милләттәшләренә ирештерә алган бердәнбер басма ул. Сүз дә юк, нибары ике-өч кеше көче белән генә чыгарыла башлаган газетаны җирле проблемаларны татар милләте мәнфәгатьләре күзлегеннән чыгып күтәрүгә һәм аларны уңай хәл итүгә сәләтле итеп яшәтү, көннән-көн камилләштерә, куәтен, тәэсир итү көчен арттыра бару әйтеп бетергесез зур сәләт-осталык, каһарманлык таләп итә.

ДИАСПОРА ТОРМЫШЫНДА ГАЗЕТАНЫҢ РОЛЕ

«Яңарыш» газетасының оештырылу тарихын, үсеш юлларын, бүгенге гамәлләрен күзаллаганда, аның Удмуртия татарлары тормышында һәм гомумтатар тарихында шактый зур урын алып торганлыгы ачыклана.

«Милли хәрәкәтнең алгы сафында баручы Ижау шәһәрендә «Яңарыш» газетасының барлыкка килүе бәгырьләрдән саркып чыккан җан сүзенә сусаган шунда яшәүче татар халкы өчен көтеп алган куанычлы вакыйга булды. Ул күңелләрдә янган азатлык утын кабат дөрләтеп, милли гамьне кабат кузгатып җибәрде. Тора-бара ул Татарстаннан читтәрәк — Ижау каласында һәм Удмуртия Республикасында берләшеп яшәүче татар халкын берләштереп, җыеп торучы бер үзәккә әверелде…» — ди Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов.

Һичшиксез, газетаның укучылар игътибарына татар дөньясында булган милли чаралар мәгълүмат тәкъдим итүе, татар халкын милли хәрәкәттә актив катнашырга чакырып төрле эчтәлектәге, жанрдагы язмалар бастыруы аеруча югары бәягә лаек. Татар җәмәгатьчелеге фикеренчә исә, редакция, оешуының беренче көннәреннән үк, татар газетасын гамәлгә куючы гына түгел, ә бәлки төрле профессия, төрле катлам милләттәшләребезнең үзенә күрә бер очрашу, киңәшләшү урынына әверелә. Даими рәвештә, квартал саен милли хәрәкәт активистлары белән очрашып, «Яңарыш» газетасының алдагы өч айда чыгачак саннарын планлаштыру белән беррәттән, мондый җыеннарда гомуммилли мәсьәләләр дә карала.

Удмуртия җирлегендә татар милли хәрәкәтен башлап җибәргән һәм озак еллар җитәкләгән татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеген көчәйтү максатыннан төрле милли-иҗтимагый берләшмәләр оештыру, аларның эш юнәлешләрен конкретлаштыру һәм башка мәсьәләләр, иң беренче чиратта, нәкъ менә шушы җыеннарда каралып, тормышка ашырылып килә. Сер түгел, соңгы елларда Татарстаннан читтә гомер кичерүче татарлар тормыш-көнкүрешендә, милли мәгариф-мәдәният өлкәсендә аерым оешмалар гына хәл итә алмаслык кыенлыклар туу турында сөйләнә. Шуны исәпкә алып, Россиянең башка бик күп регионнарында кебек, Удмуртия җирлегендә дә региональ милли-мәдәни автономия төзелгән. Бу эшнең дә чишмә башында шул ук «Яңарыш» редакциясе тора. Автономиянең идарә җитәкчесе — «Яңарыш» газетасының баш редакторы Ирек Шәрипов.

Бер-ике сүз белән генә тагын шуны искәртеп үтик: «Яңарыш» газетасын дөньяга чыгару редакция эшчәнлегенең бер юнәлеше генә әле. Аның икенче юнәлеше, алда телгә алынганча, милли иҗтимагый-сәяси эшчәнлек булса, өченчесе — нәширлек. 1997 елда Удмуртия татарлары тарихында чираттагы истәлекле вакыйга булып үтә — җирле татар шагыйрьләренең, композиторларының иҗат җимешләрен туплаган беренче җыентык дөнья күрә. Икенче Бөтендөнья татар Конгрессының һәр делегатына бүләк ителеп, дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан югары бәя алган «Язмышлар авазы» дигән китап була ул. Бүген инде андый югары сыйфатлы китаплар саны өч дистәдән артык!

Әдәбият турында сүз чыккач, тагын бер фактка тукталмый булмый. Нәкъ менә «Яңарыш» газетасы редакциясе тырышлыгы белән Удмуртия Язучылар берлегендә һәм Удмуртия Журналистлар берлегендә татар бүлеге оештырылган, Татарстан Язучылар берлегенең региональ бүлеге рәсмиләштерелгән.

Газетаның еллык тупланмаларын күздән кичергәндә, хәбәрчеләр, гади укучылар исеменнән «Яңарыш»ка күпме рәхмәт сүзләре килгәнлеген аңлыйсың. Редакция хезмәткәрләре әйтүенчә, андый хат-язмалар бүген дә күп килә икән. Бу хатлардан күренгәнчә, милләттәшләребез өчен «Яңарыш» — таныштыручы да, кавыштыручы да, очраштыручы-табыштыручы да, сердәш-киңәшче дә, көтелгән кунак та, ышанычлы юлдаш та.
МИЛЛИ МӘГАРИФ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Үз милләтенең тарихын, гореф-гадәтләрен һәм әдәбиятын һәр кеше яхшы белергә тиеш. Ә бу кыйммәтле рухи байлыкка ирешү өчен иң беренче туган телеңне яхшы белү кирәк. Тел милләтне бар итүче иң мөһим асыл сыйфатларның берсе булып тора. Халык үзенең телен онытса, югалтса, милләт буларак та юкка чыга. Дөресен әйтергә кирәк, безнең милләт аздан гына шундый язмышка дучар булмый калды. Үзгәртеп кору башланган елларда менә шушы упкыннан котылу юлларын эзләү башланды.

Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен бу икеләтә авыр эш була. Татар халкының милли мәгариф мәсьәләләре белән ныклап шөгыльләнүче дәүләт органнары булмый. Бу эш тулысынча иҗтимагый оешмалар җилкәсенә төшә.

Милли мәгарифне үстерүгә, татар телен саклап калуга багышланган язмалар “Яңарыш” газетасының беренче саннарыннан ук басылып килә. Ә башкача мөмкин дә түгел, чөнки, газетаның һәм аның оештыручысы булган татар иҗтимагый үзәгенең төп максаты, бурычы – милли бәйсезлек өчен көрәш, халкыбызның ана телен, мәдәниятын саклап калу һәм камилләштерү.

Рус мәктәпләрендәге татар балаларына туган телне һәм әдәбиятны укыту, татар мәктәпләрендә укучыларга милли белем бирүгә караганда үзенчәлекле һәм катлаулырак, билгеле. Газетаның 1996 елгы 52 нче санында урнаштырылган “Милли белем йорты булырмы?” (Авторы – А.Фәләх) дигән мәкаләдә сүз 60 меңнән артык татар кешесе яшәгән Ижау шәһәрендә саф татар мәктәбе ачу проблемасын күтәрә:

“Татар милли мәгариф системасын аякка бастыру өчен укыту һәм тәрбия эшенең бөтен буыннарында да (ясле-бакча, мәктәп, югары мәктәп) милли мохитны тәэмин итеп, халыкның үз телендә белем алуына ирешергә кирәк. Шуны яхшы аңлаган хәлдә, татар җәмәгатьчелеге менә ничә ел инде Ижау шәһәрендә генә булса да саф татар балалар бакчасы, милли мәктәп оештыру уе белән яна…”, — дип башлана ул мәкалә һәм Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең бу өлкәдәге зур казанышы турында хәбәр белән тәмамлана – “Ижауда саф татар классик гимназиясе ачылды!”
МӘДӘНИЯТ ҮСЕШЕНДӘ ГАЗЕТАНЫҢ РОЛЕ

«Яңарыш» газетасы редакциясенең Уставында «Редакция, статусы буенча, мәдәният учреждениесенә тиңләнә» дип язылган. Бу, үз чиратында, газетаның төп эш юнәлешләреннән берсе татар халкының мәдәниятын, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү икәнлегенә дә ишарә булып тора.

Газета, беренче саннарыннан ук, милли мәдәниятка кагылышлы проблемаларны күтәреп чыга һәм аларны уңышлы хәл итү юлларын эзли.

Беренче чорларда мәдәният мәсьәләләренә кагылышлы язмаларның зур күпчелеге информацион характерда гына булса (хәбәр, репортаж), тора-бара газета битләрендә зур күләмле, проблемаларны тирәнтен күтәреп чыккан, аларны уңышлы хәл итү юлларын күрсәткән аналитик мәкаләләр, публицистик әсәрләр ешрак басыла башлый.

“Яңарыш” газетасының Удмуртия җирлегендә милли мәдәниятны үстерү өлкәсендә тоткан урынын билгеләгәндә, шулай ук республиканың, Ижау шәһәренең төрле милли-мәдәни җәмгыятьләрен оештырып җибәрүдә редакция әгъзаларының турыдан-туры катнашуын билгеләп үтәргә тиешбез. Мисал өчен, “Йолдыз” мәдәният үзәге, “Якташлар” иҗтимагый оешмасы, “Аксакаллар шурасы”, “Иман” яшьләр берлеге һәм башка оешмалар, беренче чиратта, “Яңарыш” газетасы редакциясе тырышлыгы белән булдырыла. Бу һәм башка берләшмәләр бүгенге көндә дә, милләттәшләребез мәнфәгатен күздә тотып нинди дә булса чара оештырган вакытта, газета редакциясе һәм башлыча шушы коллектив әгъзаларыннан торган региональ милли-мәдәни автономия идарәсе белән белән киңәшеп эшли…
СОҢГЫ СҮЗ УРЫНЫНА

“Яңарыш” газетасы – гаҗәеп бай тарихлы, Удмуртия җирлегендә гомер итүче татар диаспорасы тормышында бик зур урын алып торган, гомуммилләт игътибарына лаек басма.

Соңгы 20 ел дәвамында бик күп газета-журналлар пәйда булды. Шул исәптән, татар матбугат базарында да. Күпчелеге халыкның күңелен яуларга тырышып, «сары» газеталар сафын тулыландырды. Ә «Яңарыш» әле дә булса «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын…» дигән девизына тугры. Бөтен катлам кешеләре дә: яше-карты да, гади халык та, җитәкче постларда хезмәт итүчеләр дә аның битләреннән үзенә кирәкле мәгълүмат, үзен борчыган һәр сорауга төгәл җавап таба, теләгән вакытта, теләгән мәсьәлә буенча үзенең фикерләре белән уртаклашу мөмкинлеген ала.

Йомгак ясап, болай дип әйтергә хакыбыз бар: Удмуртия җирлегендә бүген дәүләт хисабына чыгып килүче “Яңарыш” газетасының (оештыручысы – Удмуртия Республикасының матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы) эш юнәлешләрен башка регионнардагы һәм Татарстанның үзендәге татар газета-журналларына үрнәк итеп куярга мөмкин…

Артур ФӘЛӘХОВ