Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Йолдыз Шәрапова: «Кистемлеләр дә Россиядә яшиләр бит»
10.11.2023

Йолдыз Шәрапова: «Кистемлеләр дә Россиядә яшиләр бит»

1 ноябрьдә Балезино районының Кистем мәктәбендә XIX районара «Илһам» шигырь уку конкурсы узды. Ел саен диярлек әлеге чарада катнашабыз һәм илһамланып кайтабыз. Бу юлы да нәкь шулай булды. Безнең белән сәфәргә Казан шәһәреннән балалар язучысы, 20дән артык китап авторы Йолдыз Шәрапова да барды. «Удмуртиядә шундый зур татар авылы барлыгын ишеткәнем бар иде. Шаккаткан әйберләр күп булды, аеруча мәктәпнең милли булуына исем китте», – диде Йолдыз ханым. Кис­тем мәктәбенең яңа уку елында татар теле дәресләренә бирелгән сәгатьләр санын арттыруларына, төрле проектларда катнашып, грант­лар отуларына да сөенеп кайт­тык.

«Илһам» илһамландырды

Быел конкурста 35 бала катнашты. Алар Балезино поселогының «Әкият» балалар бакчасыннан һәм 1, 2, 3нче мәктәпләреннән, шулай ук Падера мәктәбе һәм балалар бакчасыннан килгәннәр иде. Катнашучылар «Мәктәп тормышы», «Тукай һәм Җәлил онык­лары», «Ватаным, синең белән горурланам», «Хезмәт төбе – хәзинә» темаларына ба­гышланган шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм хаситә ясау остаханәсе белән башланып китте. Аны Удмуртиянең төньяк районнарының имам-мөхтәсибе, мәктәп музее җитәкчесе Илмир Касимов уздырды.
«Илһам» шигырь уку конкурсында катнашучылар зурлар һәм кечкенәләр төркеменә бүленеп бил алыштылар. Балаларның күбесе милли киемнәрдә, ә кайберләре шигырьдәге герой булып киенгән иде. Алар сәнгатьле итеп укыдылар, татар сүзләрен дөрес әйтергә тырыштылар. Моңа кадәр конкурста татар шагыйрьләренең рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен уку мөмкинлеге дә була иде. «Быел без бу номинациядән баш тарттык. Чөнки безнең максатыбыз балаларны татар поэзиясе белән таныштыру һәм татарча сөйләшергә өйрәтү», – диде Кистем мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөһрә Касимова.
Быел конкурста яңа номинация – гаилә белән чыгыш ясау да бар иде. Монда ике гаилә генә чыгыш ясады, икесе дә булдырды. Жюри әгъзалары балаларның чыгышларын да югары бәяләделәр. Алар әдәби телнең башка төрки халыклар белән аралашырга мөмкинлек бирүче тел булуын әйтеп, аны киләчәктә дә тирәннән өйрәнергә, конкурс­та гына түгел, дәресләрдән тыш вакытларда бер-берсе белән татарча аралашырга чакырдылар. Ә конкурста җиңүче балаларга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Мәктәп тагы да матурланган

Кистем мәктәбе ишегалдына аяк баскач та, биредәге үзгәрешләр күзгә ташланды. Еш кына кышын-язын мәктәп баскычында аяк таеп интектерә иде. Быел ул аяк таймый торган заманча материал белән түшәлгән. Бу юлы таеп китүдән курыкмыйча мәктәп баскычыннан күтәрелдек. Мәктәптәге төзекләндерү эш­ләре хакында безгә директор Динә Касимова (аның бу вазифаны алып баруына бары ике ел) түбәндәгеләрне сөйләде. «Үткән уку елында безнең мәктәп 5 төрле конкурста катнашты. Шуларның 3сендә җиңдек. Беренче проект «Үзара салым» («Самообложение») иде. Бу проект авыл халкы белән тормышка ашырылды. Алардан җыйган акчаны хөкүмәт безгә 4 тапкыр арттырып, кайтарып бирде. Шулай итеп без 450мең сум акча эшләдек. Бу акчага ишек алдындагы линейкалар уза торган мәйданчыкны тө­зекләндереп, аяк таймый торган мате­риал белән түшәдек. Без аны юл йөрү ка­гыйдәләрен (ПДД) өйрәнү мәйданчыгы итеп тә ясадык. Әлеге мәйданчыкта балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр.
Икенче проект «Без границ» дип атала. Әлеге проектта алган грант ярдәмендә мәктәпкә керә торган баскычны шумый торган материал белән түшәдек, инвалидлар өчен пандус куйдык. Безнең мәктәптә яхшы музей бар. Баскычның уңайсызлыгы күп кенә инвалид кешеләргә мәктәптәге чараларда катнашырга, музей белән танышырга киртә булып тора иде. Хәзер авылга килгән һәр турист музей белән таныша алачак.
«Яшьләрнең инициативасы буенча бюджетлаштыру» конкурсы ел саен була. Без әлеге проектта да җиңү яуладык һәм актлар залына проектор, экран, музыкальный центр алдык, стеналарны буядык. Киләсе елга да бу проектта катнашу өчен заявка әзерләдек. Анда инде интерактив музейга, я булмаса спортзалны төзекләндерүгә омтылырбыз. Мәктәп матур да, уңайлы да булырга тиеш. Балаларның мәктәпкә киләсе килеп торсын. Мәктәпнең стеналары да балаларны тәрбияли бит», – диде Динә Вил кызы.

Йоклап ятмыйлар

Язмамның бу өлешен шулай дип башларга булдым әле. Чөнки агымдагы уку елында шәһәр мәктәпләре 5 көнлек уку программасына күчеп беттеләр диярлек, ягъни балалар да шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ял итәчәкләр. 5 көнлек уку программасында татар теле һәм әдәбиятына сәгатьләр аз каралган. Ә Кистем мәктәбе укучылары да, укытучылар да шимбә көнне йоклап ятмаячак. Алар 6 көнлек эш программасын сайлаганнар. «Әлеге уку программасында татар теле беренче сыйныфта гына атнага ике сәгать каралган, ә калган сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты 3әр, 4әр сәгать. Моңа хәтле 10нчы сыйныфта туган тел 2 сәгать кенә иде, хәзер 3 сәгать булды. «Илһам» конкурсыннан соң без бөтен көчне татар теле һәм әдәбияты олимпиадасына әзерләүгә юнәлтәбез. Укучылар бик теләп татар теле һәм әдәбияты олимпиадасына катнашалар, чөнки республикакүләм олимпиадада җиңүчеләр Казанга баралар. Анда укучылар олимпиада биремнәрен генә эшләп утырмыйлар бит. Алар яшьтәшләре белән танышалар, сәяхәтләрдә булалар, театр карыйлар», – диде татар теле укытучысы Алсу Касимова.
Алсу Муса кызы Удмуртиянең иң көчле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, дип әйтсәм дә, ялгыш булмас. Соңгы елларда ирешкән җиңүләре дә байтак. Үткән уку елында Хәмидә Илмир кызы Касимова Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында беренче урынга лаек булган иде. Бүгенге көндә Кистем мәктәбенең чыгарылыш укучылары Гөлназ Гафурова һәм Рамилә Тютинаның Казан Федераль университетында белем алулары да – Алсу Муса кызының тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Гөлназ – татар теле һәм әдәбияты, журналистика, ә Рамилә татар теле һәм әдәбияты, рус теле белгечлекләре алалар.
Кистем мәктәбендә телне үзләштерү дәресләр бирү белән генә чикләнми. Ел әйләнәсендә биредә күпме милли чаралар уза. Моннан тыш, республика күләмендә генә түгел, Татарстанда оештырылган милли чараларда да катнашалар. Татар телен өйрәнүдә иң үтемле алым дип, алар театрны саныйлар. «Хәзерге вакытта яңартылган федераль программада мәктәп театры, мәктәп музее һәм спорт клубы булырга тиеш. Ә безнең мәктәптә театр түгәрәге күптәннән эшләп килә. Башта ул татар телендә генә барган иде. Аннан аны рус теле укытучысы җитәкләде. Быел ул тагын татар телендә барачак. Безнең мәктәптә театр атналыгында һәрбер сыйныф бер спектакль әзерли. Ә ел ахырында әти-әниләр алдында чыгыш ясау өчен һәр сыйныфтан сәләтлерәк укучыларны җыеп, яңа спектакль әзерлибез», – диде Алсу Муса кызы.
«Безнең мәктәптә тәрбия һәм белем бирү бергә алып барыла. Татар телен өйрәтүдә дә, балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә дә театрның роле бик зур. Баланың роленә бирелгән сүзләре аз булса да, ул һәрвакыт репетициягә йөри. Сүзләрне кабатлый торгач, ул аны исендә калдыра, иптәшләренең сүзләрен ишетә. Быел Яңа ел бәйрәмен дә татарча үткәрергә кирәк дигән хыял белән яшибез. Февраль аенда Халыкара туган тел көне уңаеннан квиз яки квест уздыру эш планына кертелгән. «Татар кызы» конкурсы уздырабыз. Монда кызлар оста итеп токмач кисүләрен, татарча сөйләшә белүләрен күрсәтәләр», – дип дәвам итте Зөһрә Рәшид кызы.

Элек Кистем саф татар авылы иде. Мәк­тәптә дә саф татар балалары белем алдылар. Авылыбыз бик уңай урында урнашкач, башка милләт кешеләре дә безнең авылга килеп урнаша башладылар. Башта без моңа проблема буларак карый идек. Чөнки читтән килгән балалар бөтенләй татарча белмиләр. Әмма читтән килгән ата-аналар балаларының татар телен өйрәнүдән бернинди дә зыян килмәвен аңладылар. Мәктәптә, клубта уза торган милли чараларда да башка милләт балалары актив катнашалар. Аларның мәктәпнең милли мохитенә кереп китүләре сөен­дерә. Бу һич кенә дә аларның милли үзаң­нарын кыерсыту түгел, киресенчә баету гына. Татар йолаларына кагылышлы чараларда ул балалар: «Безнең гаиләдә болай», – дип сөйләп китәләр. Аллага шөкер, татар теленә каршы чыккан ата-аналар юк. Авылда да, мәктәптә дә «Син – татар, син татар түгел» дигән бүленү юк. Авылда шушы мохитне саклап калу – безнең беренче бурыч. Башка милләт балаларының нәфрәтен уятмыйча, үз йөзебезне дә: татар телебезне, йолаларыбызны, гореф-гадәтләрне сак­лап калырга кирәк. Әгәр мәктәптә татар телен укыту бетсә, ул тугыз еллыкка да калырга мөмкин. Оптимизация дип, балалар саны аз булган мәктәпләрне кушалар. Күрше авыл мәктәпләрендә татар теле укытылмагач, безне рус мәктәбенә куша алмаячак­лар. Татар телен сакларга кирәклеген әти-әниләр дә ныклап аңласыннар иде. Татар теле безгә мәктәбебезне унъеллык итеп сакларга да ярдәм итә», – диде Илмир Касимов.

Рамилне күреп, гаҗәпләндек

Кистем мәктәбе коллективы зур. Ул балалар бакчасы белән дә берләштерелгән. Укытучыларга кытлык юк. Быел тагын ике яшь укытучы эшкә килгән. Коллективтагы 45 хезмәткәрнең 13е – Кистем мәктәбенең чыгарылыш укучылары. Бу тагын бер кат кистемлеләрнең туган авылларын, мәк­тәпләрен яратулары хакында сөйли. Баш­лангыч сыйныф укытучысы булып эшләүче Рамил Нурислам улы да Кистем егете. Ул да туган мәктәбенә эшкә кайткан. Сер түгел, бүгенге көндә яшь егетләрнең мәктәптә эшләве сирәк күренеш. Без дә Рамилне күреп, сөендек тә, гаҗәпләндек тә. «Укытучы булырга җиденче сыйныфта укыганда ук хыяллана башладым. Урамдагы кечкенә балаларны җыеп, аларны уйнату миңа ошый иде. Әтием Нурислам да шушы мәктәптә күп еллар укытучы булып эшләде. Апам да укытучы булып эшли. Мин аларның сукмагыннан киттем. Минем бу теләгемне әти-әнием дә, мәктәп коллективы да бик хуп­ладылар. Башта мин физика-математика факультетына укырга кергән идем. Әлеге белгечлек минеке түгеллеген аңладым. Ике ел укыгач, яңадан беренче курска күчеп, башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеген алдым. Төркемдә без 25 студент идек. Ир-егетләрдән бер мин генә булдым», – ди Рамил Нурислам улы. Глазов педагогика институтын тәмамлагач, аңа институтта эшкә калырга да тәкъдим ясыйлар. Глазов шәһәренең гимназиясенә дә эшкә чакыралар. Тик Рамил үзе белем алган, туып-үскән авыл мәктәбен сайлый.
Ул беренче сыйныфтан алып дүртенче сыйныфка кадәр бер классны укытып чыгарган инде. Быел 7 малайдан торган беренче сыйныфны җитәкли. «Беренче сыйныфта авыррак, чөнки аларны дөрес итеп утыртырга да, каләм тотарга да, тыңлап утырырга да өйрәтергә кирәк. Яхшы укыту өчен, иң беренче чиратта, дисциплина кирәк. Ул вакытта сине игътибар белән тыңлыйлар. Теманы аңлыйлар. Һөнәремне яратып эшләгәч, аның авырлыгын тоймыйм», – диде Рамил.
…Кайтыр юлга кузгалдык. Мин Йолдыз Әдип кызы Шәрапованың Кистем мәктәбеннән алган хисләре белән кызыксынам. «Бүгенге конкурсны уйлап тапкан кешегә медаль бирергә кирәк. Бу бит – татар телебезне сак­лаучы чара. Монда мин Муса Җәлилнең «Доктор» шигырен рәхәтләнеп тыңлап утырдым. Тапталмаган шигырьләр яңгырады. Үземнең шигыремне дә ятлаган укучы булды. Роберт Миңнуллин, Резеда Вәлиеваның шигырьләрен тыңлап утырдым. Димәк, аларның исемнәре килә­чәккә барачак. Балаларның тырышлыгы, милли киемнәре ошады. Болар бит балаларда милли горурлык уята. Мәктәптә барлык стендлар татар телендә язылган. Казан мәктәпләрендә ашханәдә «Тәмле булсын» дигән язу янәшәсендә «Приятного аппетита» дип язылып куелган. Ә монда «Тәмле булсын» дип кенә язылган. Кистемлеләр дә Россиядә яшиләр бит. Теләгәндә, эшләп була икән», – диде ул.

Рилия Закирова.