Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


***

Ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Тормышыгызны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә якыннарыгызның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч тормышта гомер итәргә язсын. һәрчак шулай елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып калыгыз.
Җан рәхәте бирсен Ходай сезгә,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булыр җирдә йөрергә.

***

… ! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!

***

… ! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

***

Син кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез!
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән  бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. … ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.
***

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип  дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын – кыз бу чорда алдын – артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, көләч йөзле булып калыгыз.

***

Җәйнең матур көннәрендә
Син дөньяга килгәнсең.
Әтиеңә, әниеңә
Сөенеч китергәнсең.
Йөзең айдай, сүзең балдай,
Ягымлыдыр карашың.
Ирең ничек яратмасын
Син Сандугач баласын.
Бик күпләрне көнләштереп
Яшисез бергә-бергә.
Мәхәббәт ялкыннарыгыз
Сүрелмәсен гомергә.
Балаларың дәүмәтләрен
Язсын әле күрергә.
Йомшак ефәк чәчкәйләрең
Җилфердәсен җилләрдә.
Көзләрең дә язлар булып,
Кышларың да җәйдәй булсын,
Йортыңда нур балкысын,
Бәхет, шатлык тулып торсын,
Кояш гел елмаеп торсын
Олыгайган көннәрдә.
Ходай сиңа насыйп иткән
Җир йөзенә туарга.
Пар атларда апкайтканнар
Сабантуйлы айларда.
Бәхеткәең ташып торсын,
Йөрсәң дә син кайларда.
***
Күңеле алтын кешенең
Бәйрәме дә күңелле.
Көн дә үткәрәсе килеп
Тора туган көнеңне.
Туган көндә үзеңне дә
Мактыйсы килеп тора.
Мактап тормыйм,
Шәплегеңне
Барсы да белеп тора.
Бәхет кенә алып килсен,
Туасы иртәләрең.
Татып яшә дуслар иңен,
Гүзәлләр иркәләвен.
Кайгылары урап үтсен,
Авырлыклар җиңелсен.
Юкка-барга баш иярлек
Егет түгел инде син.
Шатлыкларың артып торсын,
Калкып торсын кесәң дә.
Бу заманда ул да кирәк,
Нәрсә генә дисәң дә.
Шул теләкләрне Ходайга
Житкереп куйыйк инде.
Бокалларга салынганын
Киптереп куйыйк инде.
***
Без сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең –  … яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз – без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.
Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә.
Сине яратып, хөрмәт итеп, …