Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Авылда — каз өмәсе
17.11.2016

Авылда — каз өмәсе

Безнең Уразай авылында бик күңелле генә каз өмәләре башланып китте. Кышын шәһәрдә, җәен авылда яшәгән авылдашларым да рәхәтләнеп каз асрап, авыл мәшәкатенә чумып яши бирәләр. Күршем Алсу Хәбибуллина да бик матур каз бәбкәләрен үстереп, бу атнада дусларын, туганнарын өмәгә чакырды. Инсаф Ибраһимов казларын бер-бер артлы чалып торса, уңган хатын-кызларыбыз бик дәртләнеп эшкә керештеләр. Мәзәк сүзләр уен-көлке, матур җырлар белән үрелеп, казларыбыз бик тиз арада йолкынып бетте. Казның эчен алу Язилә Гатауллинага тапшырылды. Казларны пешекләр өчен ишегалдында махсус тимер мич ягып, олы казанга чумдырып алу да бер күңеллелек булды. Кодалары Михаил Бронников кыздыргыч лампа ярдәмендә казларны өтеп, ялт иттереп куйды. Уңган хатын-кызларыбыз авырлыгы 6 килограммнан артык пар казларны көянтәләренә асып юарга су юлына киттеләр. Йорт хуҗабикәсе — күршем Алсу — өмәчеләрнең кайтуына каз итенең шулпасы, бәлеш, гөбәдия, телеңне йотарлык салатлар, балан бәлеше белән мул табын әзерләгән иде. Эш беткәч, түгәрәк өстәл артында тәмле ризыклардан сыйланып, борынгы җырларыбызны җырлап ял итү дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Киләсе атнада өмәгә Рәсимә Әхмәтзакирова әзерләнүен бел­гертте. Әнә шулай, халкыбызның йолаларын яңартып, күмәк эшләргә ярата уразайлылар.

Раилә Бариева, Уразай авылы.