Авылыбызда — “Караоке батл”
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Девятерня авылы мәдәният йортында “Караоке батл” җыр бәйгесе үтте. Уенчыларыбыз Гөлия һәм Рәйсә бик оста итеп уйнадылар. Аларның җан атарлары — Алия һәм Рәмзия апа балл өстәр өчен мөмкинләреннән килгән кадәр ярдәм иттеләр.
Уеныбыз җыр-биюләр белән үрелеп барды. Залда утыручы бер тамашачы да тик тормады. Гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлаучылар да күп булды. Матур җырларын, шигъри юлларын җиткерделәр, биюләр бүләк иттеләр. Ир-егетләребез дә читтә калмадылар, матур затларга йөрәк түреннән чыккан хисләрен җиткерделәр.
Гөлия белән Рәйсә икесе дә 82 балл җыйдылар. Шушы уенны бәяләп баручы Римма апа, Гөлүсә апа, Ләрисәгә рәхмәтемне җиткерәм.
Бәйрәм тәмамлангач та халык өйләргә таралышырга ашыкмады, залда татар биюләре дәвам итте. Онытылып баручы биюләргә яшьләребезнең дә катнашуына бик шатландым. Яшьләр барында авыл, мәдәният йорты яшәр дигән өметтә калдым.
Алия Арсланова, Девятерня авылы.




