Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Авыл хуҗалыгы — игътибар үзәгендә
17.06.2016

Авыл хуҗалыгы — игътибар үзәгендә

Үткән атнада Ижау ипподромында авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узды. Чарада Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев, УР Хөкүмәте Рәисе Виктор Савельев, УР Дәүләт Советы рәисе Владимир Невоструев, Мәскәүнең милли сәясәт, регионара элемтәләр һәм туризм департаменты җитәкчесе Владимир Черников, Удмуртия Дәүләт Советы депутатлары, министрлык җитәкчеләре, район башлыклары катнаштылар.

Авыл хуҗалыгы күргәзмәсе — иң беренче чиратта, нәселле терлек үстерүдәге һәм әлеге тармактагы алдынгы оешмаларның казанышлары белән танышу мөмкинлеге. Шулай ук көндәшлек, заманча эшкуарлык булып та тора.
Әлеге чарада ел саен республика­­быз­ның 50дән артык нәселле терлек үрчетү­че оешмалары катнаша. Биредә Удмуртиядә үрчетелә торган балык, кош-корт, тер­лекләрне күрергә мөмкин.
Удмуртиянең сөт терлекчелегендә бүген­ге көндә 14 нәсел заводы, 21 репродуктор исәпләнә. Дуңгызчылыкта — 5 нәсел заводы, 1 репродуктор. Шулай ук атлар, җәнлекләр, кош-корт, бал кортларын үрчетү буенча оешмалар бар.
Республика күргәзмәләре 30 ел элек оештырыла башлаган иде. Бүген ул терлекчелек тармагын үстерүдә зур адым булып тора. 80нче еллар башында республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында һәр сыердан 2000 килограммнан артык сөт алсалар, 2015 елда сыерларның сөт җитештерүчәнлеге 5510 килограммга кадәр җитте.
Бүген Удмуртия Россиядә йомырка һәм дуңгыз итен җитештерү буенча беренче унлыкка керә. Сөт җитештерү буенча Татарстан һәм Краснодар краеннан бераз калышып, өченче урында бара.
Күргәзмәдә сыер үрчетүче авыл хуҗалыгы предприятиеләренә зур игътибар бирелгән иде. Александр Соловьев күргәзмәне игътибар белән күзәтеп чыкты, республиканың төрле районнарыннан килгән төрле белгечләр, җитәкчеләр белән аралашты һәм Удмуртиянең агросәнәгать комплексы үсешенә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Бу матур күргәзмәдә күпсанлы кунакларны күрүемә мин бик шат. 2015 елның эш нәтиҗәләре буенча һәрбарчагызга да ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Һава шартларының уңыш җыюга комачаулавына карамастан, сез сынатмадыгыз. Күптән түгел генә миңа РФ Авыл хуҗалыгы коллегиясендә чыгыш ясарга туры килде. Үз чыгышымда мин Удмуртиянең агросәнәгать комплексы эшчеләренең тырыш хезмәтләре турында сөйләдем. Удмуртиянең сөт җитештерү буенча илебездә алдынгы урында баруында авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы зур булуына басым ясадым. Елдан-ел республиканың савым терлекләре арта. Идел буе федераль округында бер сыер башына савылган сөт күләме буенча Удмуртия икенче урында тора. Әмма моның белән генә тукталырга кирәкми, тагы да югарырак үрләргә омтылыйк. Безнең республикада 134 мең баш сыер исәпләнә. Әгәр бу сыерларның өчтән бер өлеше генә рекордсмен-сыерларыбыз кадәр сөт бирсә, без күптән беренче урынга чыгар идек. Әлеге күргәзмә моның өчен безнең мөмкинлекләребезнең күп булуын дәлилли. Республика җитәкчелеге нәселле терлек үрчетү эшенең әһәмиятен аңлый һәм иң яхшы терлекчеләргә алга таба да ярдәм итәчәкбез. Күргәзмәдә катнашучылар, үз эшегезгә иҗади яктан килүегез өчен рәхмәт. Сез кешеләрнең, Удмуртиянең матур киләчәге өчен армый-талмый эшлисез. Сезгә исәнлек-саулык, яңадан-яңа үрләр телим. Шундый булып калыгыз!” — диде Удмуртия Башлыгы.