Авырлыктан соң җиңеллек килер
Рамазан аен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тотарга, мәчетләрдә җыелып тәравих, төнге намазалар укырга, күбрәк Коръән укып, догалар кылырга, ифтар ашлары уздырырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә дип көтеп алган идек. Бу ай узып та китте, булган кадәр гыйбадәт кылдык, Аллаһы Тәгалә риза булсын. Мохтаҗларга азык-төлек җыелмаларын таратып кына булса да, ифтарлар уздырдык. Ижауда көн саен мең кешегә җитәрлек ризык әзерләнеп таратылды. Мәчетләребезнең буш торуы күңелсез булса да, без Раббыбыз биргән сынауларга сабыр иттек.
Рамазан ае бик тиз узып китте. Алдан ук бәйрәм көнне мәчетләрдә гает намазы булмавын хәбәр иттек. Тик без, имамнар һәм мәчеттә үз эшләрен дәвам итүче актив кешеләр үзебез генә урамда гает намазына җыелдык. Ләкин зур, матур мәчетләребезнең буш торуын күрү күңелләребезгә нык тәэсир итте. Тышкы яктан да, эчке яктан да әллә нинди бизәкләр, кыйммәтле материаллар белән эшләнгән мәчетләрдә халык булмаса, аның бер нуры да, бер яме дә юк. Коръәндә: “Җәмәгать бар икән, әллә нинди генә кечкенә мәчет тә иң нурлысы, иң матуры”, — дип әйтелә. Моннан нинди нәтиҗә чыгарабыз? Соңгы 100 ел эчендә бөтен дөньяда, хәтта Советлар Союзы вакытында да безнең җөмһүриятебездә дә Аллаһ йортлары ябылмаган, гаетләр узган. Ә без бүгенге көндә шушы чир аркасында мәчетләребезгә килә алмыйбыз. Бу — Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә бирелгән зур сынау. Раббыбыз безне туклык белән дә, ачлык белән дә, иркенлек белән дә, тарлык белән дә, сәламәтлек һәм чир белән дә сыный. Тик Аллаһы Тәгалә кушмаган эш булмый. Мондый вакытта мөселман кешесе нишләргә тиеш? Иң беренче чиратта, килгән авырлыкларга сабыр итәргә, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылудан, шөкер итүдән туктамаска.
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.




