“Айкай”га – 30 ел
26 ноябрьдә “Айкай” дәүләт фольклор ансамбле Ижау тамашачысына юбилей концертын тәкъдим итте. Удмуртиядә яшәгәч, университетта укыган чакта ук, удмурт спектакльләренә, концертларына йөри идем. Тик ни сәбәпледер, “Айкай” концертының тулы чыгышын карарга туры килмәде. Бу юлы концерт булачак дигән белдерүне ишетү белән үземә: “Һичшиксез, барам”, — дидем. Концерттан соң ансамбльнең җитәкчесе Петр Данилов һәм башка берничә артист белән аралаштым. Рәхәтләндереп татар телендә сөйләштек алар белән. Татарча оста сөйләшүче Геннадий Кузнецовны үзләрен “татар” дип йөрүче милләттәшләребезгә үрнәк итеп куярлык.
«Айкай» ул — бренд
Ансамбльгә — 30 ел. Һәркемгә билгеле сәбәпләр аркасында, аларга да юбилей концертын берничә тапкыр чигерергә туры килгән. Менә, ниһаять, мәдәният йортларын ачуга ук “Аксион” мәдәният сараенда узган концертка халык сусап килгән. Тамашачылар керә-керешкә үк Петр Павловичны юбилей уңаеннан котлап, рәхмәтләрен җиткерәләр. “Айкай”лыларны тәбрикләргә җитәкчеләр — Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев, Удмуртия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Анатолий Строков, “Удмурт Кенеш” оешмасы җитәкчесе Татьяна Ишматова, Мәдәният министры Владимир Соловьев, Милли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковикова килгән иде. Алар үзләренең тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Артистларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
“2020 ел юбилейларга бай булды: Удмуртия дәүләтчелегенең – 100, Бөек Ватан сугышының 75 еллыгы, “Айкай” ансамбленең юбилей елы. Без бу юбилей концертын бик көттек. “Айкай” артистлары сәхнә тутырып биегәндә, тамашачыларның күңелләрен шатлык хисләре биләп ала. 2007 елда миңа алар белән Германиядә булырга туры килде. “Айкай” чыгышын төрле милләт халыклары тын да алмыйча тыңладылар. “Айкай” – Удмуртиянең визит карточкасы. Сез удмурт халкының гореф-гадәтләрен, телне саклауга зур өлеш кертәсез. Сезнең исем — Мактау тактасында”, — диде Владимир Невоструев.
Бәйрәмгә Татарстаннан да кунаклар — удмуртларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Андрей Герасимов һәм Балтач районы башлыгы урынбасары Илһам Гайнетдинов килгәннәр иде. “Айкай” ул – бренд. Сәнгать төре буларак фольклор гына бренд була ала. Чөнки дөнья сәнгате киңлегендә нәкъ менә фольклорга киң урын бирелә. Татар халык авыз иҗаты да бик җылы кабул ителә. Балтачта “Айкай” концертларын карарга килүчеләрнең 70-80 проценты – татарлар. Әлбәттә, бүгенге концертта да Балтач, Менделеевск, Әгерҗе районнарында яшәүче удмуртлар бардыр. Сез профессиональ чыгышларыгыз белән тамашачы ихтирамын яулыйсыз, тамашачыны сөендерәсез. Залда утыручы ансамбльнең ветераннары алдында рәхмәтебезне белдерәбез, баш иябез. Бу — сезнең хезмәтегезнең нәтиҗәсе. Без Удмуртиядә зур уңышларга ирешкән балтачлылар белән икеләтә горурланабыз” , — дип, Петр Даниловка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медален бүләк итте.
Ансамбль оешкан көннән үк халыкка хезмәт куючы Геннадий Кузнецов тумышы белән Балтач районы Чепья авылыннан. Ул миңа түбәндәгеләрне сөйләде. “10нчы сыйныфны авылда тәмамладым. Авылда баянчыбыз Юрий Степанов төрле түгәрәкләр алып бара иде. Ул безне биергә, җырларга, гармунда уйнарга өйрәтте. Минем талантымны күреп: “Әйдә, укуыңны дәвам итү өчен Ижауга укырга бар”, — диде. Шулай итеп, культура-агарту училищесына укырга кердем. 3 ел укыганнан соң, Анатолий Мамонтов мине “Италмас” ансамбленә чакырды. Анда 12 ел эшләдем. Тик минем үзебезчә, милли киемнәр киеп, чыгыш ясыйсы килә иде. Ансамбль 1990 елда оешты. Исемне дә мин куштым. “Айкай” шатлыклы мизгел дигәнне аңлата. Иртән торасың да тәрәзәдән карны күреп, “Ай, кар яуган!” — дип шатланасың бит. Шуны аңлата. Икенче версиясе: Кай исемле кыз үз халкын салкын җилләрдән саклап, тауга әверелгән. Бу тауда яшьләр, аны эзләп, “Ай, Кай”, — дип кычкырганнар”, — дип, истәлекләрен барлады. Саф татарча бер рус сүзе кыстырмыйча сөйләшүче Геннадий абый белән бик рәхәт булды аралашуы. “Кайдан шулай татарчаны яхшы беләсез?” — дигән сорауга ул: ”Безнең Чепья авылы — күпмилләтле авыл. Татарча аралашасым килсә, базарга бара идем дә, анда апалар белән сөйләшә идем. Алар мине: “Ооо, безнең кеше”, – дип яраталар иде. Татарстанга, Башкортстанга гастрольләр белән чыксак, татарча җырлыйм. Безнең авылда милләтләрне аермыйлар, бик дус, тату яшиләр. Бакчадагы күрше-тирәдәге татарлар белән дә дус яшибез. Нәрсәнедер алар бездән, без алардан өйрәнеп, дусларча яшибез. Туган авылыма еш кайтам. Анда апам, сеңелем, әнинең апасы (93 яшь) яши.
Ансамбльдә гармунда уйныйм, җырлыйм, биим. Халык авыз иҗатын өйрәнеп, авылларга барып йөреп, әбиләрнең сандыкларын актарып, алардан нафталин исләре сеңеп беткән күлмәкләрне табып, шуларны киеп уйнадык. Петр Павлович килгәч, шуларга карап һәр якның үз ягына хас киемнәрен тектердек. Җырларны авылдагы әбиләрнең җырлаганын яздырып алып, элекке язмаларны тыңлап өйрәнәбез. Замана белән бергә атлыйбыз. Иске җырларга заманча аранжировкалар ясатып, миллилеген саклап калып башкарырга тырышабыз. Кечкенәдән әти кубызда уйный, әни җырлый иде. Җыр-моңга сәләт әти-әнидән бирелгән. Хатыным да ансамбльдә шөгыльләнә, домрада уйнады. Хәзер пенсиядә”.
“Тыңлагыз, тыңлагыз, колхоз радиосы сөйли”
Ансамбльне туплап, артистларга әтиләре кебек караучы, аларны җыеп тотучы Балтач районы егете Петр Даниловның булганлыгына, костюмнарны тегүенә, кул эшләрен белүенә сокланырлык! “Зур тарихлы Иске Кушкет авылында туып-үстем. Удмурт авылы булса да, бер урамда гел урыслар яши иде. Авылыбызда бер татар апасы бар иде, кызганычка каршы, күптән түгел мәрхүм булды. Ул апа удмуртча яхшы аңласа да, гел татарча сөйләшә иде. Шулай итеп, без дә аның белән татарчаны аңлый, өйрәнә башладык. Татар теле гел янәшәмдә. Авылда иртәнге алтыда ук йокыдан авыл радиосы уята иде. “Тыңлагыз, тыңлагыз, колхоз радиосы сөйли” дигән сүзләр әле хәзер дә колакта яңгырый. Торасы килми яткан чакта, татарча гимн яңгырый башлый. Укырга 5 чакрым ераклыктагы Урта Кушкетка йөреп укыдык. Субаш авылыннан да татар балалары килеп укыйлар иде. Безнең “Яңа тормыш” колхозына татар авыллары да керә, шунлыктан әнием татарча да, удмуртча да яхшы сөйләшә. Әниемә 85 яшь, авылда тора, әле дә умарта кортлары тота. Әти көтмәгәндә якты дөньядан китеп барды, без аннан өч бала калдык.
Энекәш белән сеңелем авылда яшиләр. Кечкенәдән Габдулла Тукай шигырьләрен укып тәрбияләндек. 1977 елда рәссам булу теләге белән, Дебес училищесының сынлы сәнгать бүлегенә укырга кердем. Казанда андый уку йорты барлыгын белә идем, тик минем әдәби удмурт телен дә өйрәнәсем килде. Аннан укуны Удмурт дәүләт университетының сынлы сәнгать бүлегендә дәвам иттем. Үземне белә башлаганнан бирле гел җырлый идем. 1981 елдан “Чипчирган”га килдем, анда 12 ел шөгыльләндем. Аннан “Италмас”ка Анатолий Мамонтов чакырган иде дә, тик мине җибәрмәделәр. Чөнки мин мәктәптә балалар укытырга тиеш идем. Шулай итеп Завьялово мәктәбендә балалар укыттым. Анда сыйныф бүлмәсенә туку станогы куеп, үз кулларым белән костюмнар, алъяпкычлар тукыдым. Аннан аларны “Айкай”га алып килдем. 1994 елда биредә эшли башладым. 2002 елда җитәкче итеп куйдылар. 2014 елда Удмуртиянең Мәдәният министры урынбасары итеп билгеләндем. Туган авылымда төрле милләтләр яши, бездә син — удмурт, син — татар, син мари дигән бүленеш юк. Барысының да бәйрәмнәрен бергәләп уздырып, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшиләр. Хәзер дә мин үз туган авылыма ярдәм итәргә тырышам. Әле күптән түгел Кушкет авылы мәдәният йортына сәхнә киемнәрен тектердем”, — дип сөйләде Петр Павлович.
Әңгәмәдәшем белән гаиләсе хакында да сөйләшеп алдык. “Гаиләмә килгәндә, университетта бер төркемдә укыган Иринага гашыйк булдым, өйләнештек. Хәзер дә гел бергә. Ул безнең ансамбльдә тегүче, аның әнисе дә (Светлана Ашихмина) тегә иде. Хәзер дә сәхнә костюмнарын, алъяпкычларны Ирина белән икәү тукыйбыз. Ул рус милләтеннән булса да, милли йолаларны үтәп яшибез. Үзем өчпочмак, бәлеш, шәңгә, балан һәм эремчек бәлеше пешерәм. Гөбәдияне бик яратам. Аны да үзем пешерәм, кортын да үзем ясыйм. Перепечне пешерергә монда килгәч кенә өйрәндем, чөнки аны бездә пешермиләр. Мин үземне татар удмурты дип атыйм. Җырлар белән дә шулай ук. Әйтик, “Чабата” биюе. Аның көе дә татарча бит”, — ди.
Хәзерге көндә аларның ике уллары, ике оныклары бар. Олысы — Мәскәүдә, кечесе Одессада гаиләләре белән яшиләр. Олы киленнәре — татар. Ике улын да кечкенәдән кул эшләренә өйрәтеп үстерә, агачтан, каен тузыннан, пыяладан төрле эшләнмәләр ясарга өйрәткән.
“Безнең шөгыльләнү өчен бинабыз бар, тик менә концерт кую өчен үзебезнең сәхнәбез юк. Шунлыктан бераз авыррак. Менә Мәскәүдән кайткач, Можгада, Ижауда концертлар куярга ниятлибез. Безгә Айдар Фәйзрахманов ансамбле белән Германиядә чыгыш ясарга туры килде, Людмила Зыкина белән дә бергә концертлар кую бәхетенә ирештек. Узган ел Кубаньда, Краснодарда булдык. Анда данлыклы “Криница” ансамбле белән бергәләп чыгыш ясадык. Европа буенча да йөрдек. Германия, Бельгия, Нидерланды, Испания, Франция, Кипрда тамашачылар чыгышларны яратып кабул иттеләр. Якын арада Киров өлкәсенә чыгарга уйлыйбыз. Анда яшәүче удмуртлар руслашып бара. Аларга удмурт гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәтәсебез килә. Бәлки кем булуларын исләренә төшерерләр?” – ди Петр Павлович.
Ансамбльдә «кайнаучылар»
Башкортстанның Тәтешле районы Вязовка авылы егете Дмитрий Гильфанов белән дә аралашып алдык. Ул туган авылында мәктәпне тәмамлап, Ижау сәнгать колледжына укырга керә, аннан Казан сәнгать университетының вокал-хор бүлегендә югары белем ала. 3 ел Казанда эшләгән чакта экспедицияләргә йөреп, авылларда әбиләрдән фольклорны өйрәнгән. “Дустым “Айкай” белән кызыксына иде. Шулчак “Айкай”га артист кирәклеге хакында белдерү күреп ала. Ә минем милли ансамбльдә эшлисе килә иде. 2017 елда мине конкурс нәтиҗәсендә алдылар. Без бит биредә биибез дә, җырлыйбыз да, музыка уен коралында да уйныйбыз. Миңа монда бик ошый. Үзебезнең милли җырларыбыз, киемнәребез — барысы да күңелгә якын. Җитәкчебез дә безнең өчен җанын-тәнен биреп тора, безне кайгырта”, — диде Дмитрий.
Балетмейстер Андрей Прокопьев: “30 еллыкка багышланган концертка нык әзерләндек. Бу — тормышның бер этабы, артка карап нәтиҗә ясау. Күргәнегезчә, юбилей концертыбызны яңа номердан башлап җибәрдек. Яңа чыгыш ул — яңа костюмнар, декорация. Төрле вокал-хореографик композицияләр, ансамбльнең «алтын фонды»ннан чыгышларны күрсәттек. Рәсми рәвештә 5 ел элек кенә урнашсам да, биредә 15 ел эшлим инде. Пандемия вакытында юбилей концертына әзерләнү авыр да, кызыклы да шартларда узды. Җәй буе кем бакчасында, кемдер авылда яшәде. Арада чакрымнар торса да, безгә киртә булмады. 25 артистны бергә туплау авыррак булса да, тырыштык. Әлбәттә, тамашачы белән җанлы аралашуга сусадык. Биредә мин үземне гаиләмдә кебек хис итәм, биредә эшләү үзе бер шатлык ул…”
“Айкай”лыларның җылы, эчтәлекле чыгышларын күреп, ансамбльнең Удмуртиянең йөзе, визит карточкасы икәнлегенә инандым. Уенлы-җырлы, биюле чыгышлар аша Удмуртиянең төрле районнарында яшәүче удмуртлар белән якыннан таныштырдылар алар. Татарлар белән тыгыз элемтәдә булганнары аларның җыр-биюләреннән дә күренеп тора. “Суда, суда”, “Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?” кебек җырларны тыңлаганда, мәдәниятләребезнең үрелеп баруына, моның үзара дуслыгыбызны ныгытуына инандым.
Тамашачы фикере
Ираида Никифорова (Ижау): “Миннән башка “Айкай” була алмый, чөнки мин аларның бер концертын да калдырмый карап барам. Мин үзем Балтачның Иске Гурья авылыннан. Мин Татарстанда туып-үсүем белән горурланам. “Айкай” — ел әйләнәсе өзлексез гастрольләрдә. Халыкка рухи азык тарата, халкыбызның күңел җәүһәрләрен дөньяга таныта алар. Мин аларның концертын көн дә карар идем. Якташларым Петр Павлович, Геннадий Кузнецов, Дмитрий Судаков – горурланырлык түгелмени?! Петр Данилов – Удмуртиянең, Татарстанның йөзе. Үзем Ижауда яшәсәм дә, Татарстаным белән горурланам”.
Резеда Миркасыймова: “Айкай” – иң көчле профессональ ансамбль. Бүгенге көндә ансамбльне күтәрү, яңа программа эшләү бик авыр. Алар үзләренең ансамбльләрен саклап калу белән бик бәхетле. Ансамбльдә буыннар бәйләнеше бар, аларга яшьләр килә, гел бер урында гына тормыйлар. Удмурт халкының рухи дөньясына чумасыгыз килсә, аларның чыгышларын карарга кирәк. Алар кая гына барсалар да, төрле як удмуртларын өйрәнеп, алардан ниндидер яңалык алып кайталар. Кайсы илгә генә барсалар да, алар удмурт халкын фольклор аша лаеклы күрсәтәләр”.
Гөлнара Вәлиева.