Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Айрат Хаметов: «Сәхнә яшьлекне һәм матурлыкны ярата»
6.10.2021

Айрат Хаметов: «Сәхнә яшьлекне һәм матурлыкны ярата»

25 сентябрь көнне «Яңарыш» газетасы хезмәткәрләре өчен вакыйгаларга бай булды. Төбәкләрдән килгән журналистлар белән аралашудан, бер-бер артлы узган чаралардан алган хис-кичерешләр күңелдән ташып торды. Удмуртиянең Опера һәм балет театрында узачак Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертына баргач, безгә, редакция хезмәткәрләренә, күпчелек кунакларны каршы алу, оештыру эшләре белән мәшгуль булырга туры килде. Без килгәндә, театрның ишеге ачык түгел иде әле. Арттагы ишектән кереп, сәхнә арты аша залга үтәбез… Сәхнә артындагы озын коридорда рәт-рәт тезелгән элгечләрдә – берсеннән-берсе зәвыклы милли костюмнар. Алар шундый күп һәм төрледән-төрле. Сәхнәгә чыгар алдыннан тиз-тиз генә алыштырып кигәндә, ничек буталмыйлар, бу тар урынга йөзгә якын артист ничек сыяикән?!» — дип гаҗәпләндем. Концерт барышында сәхнә арты ничек кайнап торганын күзаллыйм. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерт белән килүе турында хәбәр итеп, «Яңарыш» газетасына игълан биргәч, безнең редакция дә кырмыска оясы кебек кайнап торды. Билет сорап шалтыратулардан телефон тынмады, ишекләр ябылмады. Тамашачылар Ижаудан гына түгел, якын район-шәһәрләрдән дә җыелган иде. Аларның ансамбль белән бик кызыксынуын исәптә тотып, аның сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов һәм концертларны оештыручы Гөлназ Галиева белән аралашмакчы булдым. Айрат Ренат улы артистлар белән мәш килгән арада, Гөлназ Галиеваны тотып алдым.

— Гөлназ, сезгә Удмуртия тамашачысы таныш идеме?

— Әйе, сездә булганыбыз бар. Исегез-дәдер, гөрләп халыкара «Татар кызы» бәйгесе узган иде, без әлеге чарада катнаштык. Ансамблебезнең җитәкчесе — Айрат Хаметов әлеге бәйгенең режиссеры, Ләйсән Хаметова (ул — Айрат әфәнденең хәләл җефете, ансамбльнең педагог-репетиторы) балетмейстеры булды. Нәкъ менә шушы Опера һәм балет театрында узган иде бәйге. Менә яңадан без биредә, Аллага шөкер. Удмуртиянең дүрт шәһәрендә чыгыш ясаячакбыз.

— Ансамбльнең бер гасырга якын тарихы бар. Еллар узган саен, кешеләрнең сәнгатькә карашы үзгәрәме?

— Ансамбль быел 84 нче сезонын эшли. Киләсе ел – юбилей елы. Ул 1937 нче елда оешкан. Ә иң беренче концерт – 1938 нче елның 29 апрелендә узган.
Бүгенге көндә тамашачыбыздан һич тә зарланырга сәбәп юк. Концертларыбызга зыялы, зәвыклы, тәрбияле тамашачылар килә. Халык инде шылдыр-былдыр концертлардан, фонограммага җырлаучылардан тәмам туйды, телевизор караудан да ялыкты, чиста сәнгатькә омтыла. Аллага шөкер, ансамблебез халыкка чын-чынлап чиста сәнгать тәкъдим итә: сәхнәдә оркестр уйный, артистлар тере тавышка җырлыйлар, бииләр. Кеше шушындый чисталыкка сусады. Ассызыклап әйтәм, тамашачыларыбыз — зәвыкны аңлый торган татар зыялылары.

— Ансамблегез составында ничә кеше?

— Бөтен хезмәткәрләрне санаганда, 140 ка якын. Ә ансамбльнең гастрольләргә чыгып йөри торган өлеше 80гә якын. Удмуртиягә, мәсәлән, 77 кеше килдек. Бу автобус йөртүчеләр, костюмерлар, сәхнә арты кешеләре белән бергә.

— Өлкәннәр бармы?

— Ансамбльдә иң өлкәне — 1937 нче елгы Евгений Бабушкин. Без аны «Дядя Женя» дип йөртәбез. Ансамблебезнең яшьтәше ул, бүгенге көндә дә читек остасы булып штатта эшли. Римма ханым Гулекова быел лаеклы ялга китте. Ул ансамбльдә гомер буе биюче, солистка булды, аннары яше олыгайгач, костюмер булып эшләде. Быел 85 яшен тутыргач, «Җитте, кызлар, миңа да ял итәргә вакыт», — дип, пенсиягә китте. Айрат Ренат улы Хаметов үзе дә ансамблебезгә 14 яшьтә килгән. Ул балачагында үзешчән ансамбльгә йөргән булган, аннары ансамблебезгә килгән.Гап-гади биючедән ансамбль җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше ул. Быел без аның 50 яшьлек юбилеен билгеләп үттек. 36 ел гомерен ансамблебезгә багышлаган җитәкчебезне бик хөрмәт итәбез. Гомерлек тормыш ярын да ул ансамбльдә тапкан. Кайнанасы да биредә эшләгән, кайнатасы – Рәшид Мостафин ансамбльдә төп дирижер. Аксакалларыбыз безнең өчен маяк, киңәшче, без аларны бик хөрмәт итәбез.

— Яшьләр турында да сөйләп үтсәгез иде. Өлкәннәргә лаеклы алмашчылар үсәме?

— Яшьләребез дә күп. Айрат Ренат улының яратып телгә ала торган сүзе: «Сәхнә яшьлекне һәм матурлыкны ярата». Дөрестән дә шулай бит, яшьләр – гүзәллек өләшүче. Ә сәхнәгә өлкән кеше чыкса, бар җыерчыклар күренә.
Айрат Ренат улы хореографик, музыкаль училищелар белән тыгыз элемтәдә тора, хезмәттәшлек итә. Ул кайда талант-лы укытучылар, яшьләр барлыгын яхшы белә. Айрат әфәнде уку йортларының чыгарылыш имтиханнарына барып, яшьләр белән аралаша, таныша. Шуңа күрә талантлы яшьләр безгә килеп кенә тора.
Хәзер ансамблебезнең балалар өчен үз студиясе дә бар. Анда 4 тән алып 10 яшькә кадәр балалар шөгыльләнә. Мондый студия 1986нчы елны ук барлыкка килгән, ул «Юлдаш» дип аталган һәм 25 ел дәвамында эшләгән булган. Матди кыенлыклар сәбәпле, ул туктаган иде. Аллага шөкер, студияне яңадан торгыздык, бу юнәлештә дә җиң сызганып эшли башладык. Айрат Ренат улының теләге – балалардан торган дәүләт ансамбле төзү, аларга нәкъ безнең репертуарны өйрәтү, балалар, җыр һәм биюләрен өйрәтү. Яшь буынга мондый мөмкинлекләр ачу бик уңай күренеш, чөнки кайчандыр «Юлдаш» студиясендә тәрбияләнгән балалар училище һәм институтларны тәмамлап, янәдән үзебезгә кайттылар.
Безнең янга Айрат Ренат улы да килеп кушылды. Алга таба әңгәмәне аның белән дәвам иттек:

— Айрат әфәнде, ансамбльгә яшьләрне нинди күзлектән чыгып сайлыйсыз?

— Һәрбер ансамбльнең үз таләпләре бар. Безгә буй, кыяфәт белән туры килгән, ә иң мөһиме, сәләтле яшьләр кирәк.

— Татар телен камил белү дә мөһимдер бит?

— Ансамбльдә даими әзерлек барышында руслар да, үз телләрен белмәгән татарлар да бик тиз татар телен өйрәнәләр. Бездә руслар шактый, аларның барсы да татар телендә аралаша, җырлый.
Аллага шөкер, хореография, музыка училищеларын, мәдәният институтларын тәмамлап, талантлы яшьләр килә. Һәрбер артистны бер елга контракт төзеп кабул итәбез. Шушы бер ел эчендә ничек кереп итәләр, үсеш бармы, шуңа карап аларның ансамбльдә киләчәген бәялибез. Үсеш күрмәсәк, контрактны озайтмыйбыз. Безнең арабызда шундый әйтем бар: “Ансамбльгә килүе авыр, китүе аннан да авыррак” . Бу чыннан да шулай, бер килгән кеше ничек тә китмәскә, үзен уңай яктан күрсәтергә тырыша. Без монда бер гаилә булып яшибез. Яшьләр биредә таныша, табыша. Хезмәткәрләребезнең 30 проценты үзләренә парны бирегә килеп тапты. Шуңа эш барышын көйләү күпкә уңайлырак. Парлар бер-берсен аңлый, бер кызыксынулар белән яна, бергә репетицияләргә йөриләр. Аларның балалары да ансамбльдә үсә. Һәр шимбә саен әти-әниләре белән репетициягә килеп, карап утыралар. Репетицияләр беткәч, бер-бер артлы тезелешеп, минем кабинетыма кереп, концерт караган өчен 10 сум хезмәт хакын алалар. Бу мин уйлап тапкан тәртип түгел, элек-электән килә. Балаларга кечкенәдән сәнгатькә кызыксыну уятуның бер алымы бу. Хәзер менә балалар өчен җыр һәм бию студиясе эшли башлады. Анда йөрүче балалар җыр һәм бию ансамбленең репертуарын өйрәнәләр, алар өчен төрле дәресләр үтә.

— Гастрольләрдә еш буласызмы?

— Гастрольләребез бик күп. Пандемия алдыннан Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир, Түбән Новгород, Чебоксар шәһәрләрендә булып, концертлар куйган идек. Менә хәзер Удмуртиягә килдек. Башкортстанда концертлар куясыбыз бар. Чит илләргә дә чыгабыз.
Шушы урында, концерт башлануны хәбәр итеп, икенче кыңгырау шалтырады. Әңгәмәдәшләремә иҗади уңышлар теләп, саубуллаштык. Озакламый күңелле һәм мавыктыргыч концерт программасы башланып китте.

Элмира Нигъмәтҗан.