Актаныш кызы
Чәчәкле, җиләкле җәйнең әкертен генә көзгә авышкан мәле. Тулышкан ашлык башаклары, бакчалардагы өлгергән җимешләр, байлык-муллык чоры… Авыл бүген килен төшерә. Моннан 30 еллап элек бал-май кабып, йомшак мендәрләргә басып үзе килен булып төшкән, төшкән җирендә гөл булып гомерлеккә тамыр җибәргән Гөлназ, бүген ягымлы кайнана булып, үзе кебек читтән, ераклардан килгән киленне барлык-гореф гадәтләрен саклап кабул итте. Хәер, ул гынамы соң?! Иманлы, әдәпле, шул ук вакытта көрәшләрдә чыныгып үскән көчле дә, егәрле дә улларының башлы-күзле булуы җәмәгате Рамилнең, якыннары, туганнарының да уртак шатлыгына әверелде.
Актаныш районы Чалманарат авылында туган Гөлназ Хуҗина сөйкемле, гөлләр сыман иркә булса да, язмышын гел наздан торган димәс идем. 46 яшен дә тутырмыйча үлгән әтисе, 55 яшенә дә җитә алмыйча бакыйлыкка күчкән әнисе аның өчен гомерлек йөрәк ярасы… Исәнбай авылы кызы Гөлнур Тукманова белән Алабугада бер үк югары уку йортында, бер үк факультетта укый Гөлназ. Гөлнурның туена кайткач дустының туганы Рамил белән таныша. Ягымлы, эшкә бик өлгер бу кызны Рамилнең әти-әнисе дә ошата. Озакламый Гөлназ Исәнбай килене булып куя. Ул көннәрдә дә туй гөрли бу хәерле, бәрәкәтле нигездә. Бүген үзенә генә хас нур белән балкып утыручы бу йорт дүртенче буынны кабул итте. Буыннардан буыннарга тапшырырлык динилек, эш сөючәнлек, сакчыллык, гореф-гадәтләргә хөрмәтле караш саклана биредә. Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр Гөлназ белән Рамил. Ишек аллары тулы кош-корт, мал-туар… Хезмәт белән тәрбияләнеп, спорт белән чыныгып үскән балалар укуда да сынатмыйлар. Олыны олы, кечене кече итү, кешелеклелек сыйфатлары да бизи балаларының күңелен. Хәер, алма агачыннан ерак төшми, диләр ич. Гөлназ тормыш иптәшен сабырлыгы, киң күңелле булуы өчен яратуын, хөрмәт итүен яшерми. “Әнием яшь кенә килеш дөньялыктан китеп барганда, мин монда, кулымда яшь бала, ә Актанышта (туган йортымда) инвалид энем, тагы ике энем (студентлар) калдык… Нишләргә дә белмәгән бик авыр чаклар булды ул… Ул вакытта ирем (ике ел буе!) энекәшләрем укып бетереп, эшләргә урнашканчы, Чалманаратта яшәп, авыру энемне тәрбияләп, хуҗалыкны алып барды. Бик рәхмәтле мин аңа, аның кебек мәрхәмәтле кешеләр сирәк ул!” – ди Гөлназ, хатирәләр яңартып. Кайнана-кайната белән тату гына гомер итеп, аларның да хәер-фатихасын алып кала килен.
1992 елдан бирле мәктәбебездә татар теле һәм әдәбиятын укытучы, сабыр, итагатьле, үз фәненә фанатларча бирелгән бу ханымны укучылар да, әти-әниләр дә бик яраталар. Гөлназ — тумыштан укытучы, чөнки анда гомерен балалар укытуга багышлаган әтисенең каны ага. Ул хаклы рәвештә, горурланып: ”Минем остазым — әтием!” — ди. Төпле белеменә хисле күңел, шигъри җан җылысын өстәп, ул балаларны театр дөньясына алып керә, шигърият серләрен дә ача. Укучылар көче белән сәхнәләштерелгән әсәрләр бүген дә авылдашлар күңелендә матур хатирәләр булып сакланалар. Укучысы – Ринат Бәдертдиновның чып-чын артист булып өлгерүе моны тагын бер кат раслый. Авылыбызда татар теленә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләгән мөгаллимнәр Гаскәр абый Бәшәров, Шәфика апа Мөлекова, Гүзәлия Исмәгыйлеваның лаеклы дәвамчысы булды Гөлназ Рәфис кызы. Укытып чыгарган балалары арасында тел белгечләре, бүгенге көндә дә татар теле әдәбияты укытучысы булыр өчен белем алучы, журналист һөнәрен үзләштерүче укучылар бар икән, димәк, мөгаллимәнең еллары бушка узмаган! Хезмәт төбе — хөрмәт, диюләре дә хак. Чирек гасыр гомерен балалар укытуга багышлаган Гөлназ Хуҗина Татарстан һәм Удмуртия республикаларының бик күп Мактау һәм Рәхмәт хатларына, дипломнарга ия. Ә 2012, 2014 елларда “Иң яхшы укытучы” бәйгесендә грант алуга иреште мөгаллимә.
Еллар уза… 50 яшьлек юбилеена якынлашып килүче Гөлназ белән хәләл җефете Рамил уллары, кызының уңышларына сөенеп яшиләр. Эшләргә дә, гаилә белән ял итәргә дә вакыт табалар алар. Әледән-әле Актаныш якларына барып, әти-әниләрен, туганнарын зиярәт кылып, якыннары белән очрашып кайталар. Сабырлык, тыйнаклык, тырышлык, акыл, әдәпне юлдаш иткән бу гаиләгә, гомер юлын башлап кына җибәргән балаларына Ходай имин еллар, хәерле гомерләр насыйп итсен!
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.



