Ак халатлы фәрештәләр
Чак кына авырсак та, сәламәтлегемне кайтар, дип, Аллаһка ялварабыз һәм терелү өмет итәбез. Аллаһы Тәгалә безгә ярдәмгә ак халатлы кешеләр җибәрә. Аларның күңеленә кешеләрне ярату һәм мәрхәмәтлелек иңдерә. «Кешеләрне яратмасаң, аларны дәвалап булмый», — диләр Үтәгән авылы шәфкать ияләре.
Ветеран — фельдшер
Үтәгән фельдшер-акушерлык пункты тарихын башлап җибәрүче — Гәүһәрия апа Гафарова.
Минзәлә медицина училищесын тәмамлагач, туган авылына кайта һәм 1956 елдан авылдашлар сәламәтлеге сагында тора. Бик күп еллар хатын-кызларга өй шартларында бәби табарга ярдәм итә. Сәламәтлек өчен көрәш фронтында Гәүһәрия апа зур җиңү яулый. 5 ел дәвамында көрәшә торгач, авылда бик куркыныч авыру — трахома (күз авыруы) бетерелә. 1968 елдан донор планын тутыру буенча эшләргә туры килә аңа. “20шәр тапкыр кан бирүчеләр дә булды, мөмкинлегем юк: аларга алтын медаль дә кызганмас идем,” — дип искә ала ул.
Эшләү дәвере бик авыр чорга туры килә Гәүһәрия апаның. Якындагы Каракүл, Сарапул хастаханәләренә авыруларны яз-көз трактор арбасында, кышын ат чанасында алып баралар. “Бәхетебезгә, беркайчан да: “Ни өчен монда алып килдегез, Әгерҗегә алып барыгыз”, — димәделәр, мин аларга шуның өчен бик рәхмәтле. Әгерҗегә авыруны алып бару зур газап булыр иде бит.” Йогышлы авыруларны булдырмау өстендә бик күп эшли ул, вакытында бөтен халыкка, бигрәк тә балаларга вакцина ясала. Шунысын да әйтеп үтү мөһим — Гәүһәрия апа белән Рәмзия апа акушерлык иткән чорда балалар һәм аналар үлеме булмый, район буенча гына түгел, республика буенча да бу бик зур күрсәткеч.
Авыруларны чын күңелдән кайгыртып, көнне төнгә ялгап эшли ул, лаеклы ялга чыккач та, берничә ел хезмәт күрсәтә. “Гомерем заяга узмады, бер генә мизгелгә дә бу һөнәрне сайлаганыма үкенмәдем,”- ди ветеран фельдшерыбыз. Эшен югары бәялиләр аның, күп кенә медальләре, исәпсез мактау грамота-дипломнары шул хакта сөйли. Авылдашларына эшләгән игелекләре өчен рәхмәт сүзләре генә ишетеп яшәргә язсын иде Гәүһәрия апабызга.
Авылыбызның «кендек әбисе»
40 ел буе медицина өлкәсендә эшләгән Рәмзия апа Насыйрованы авылдашлар шулай дип йөртәләр.
Медицина училищесы дипломын кулга алгач, аны чит удмурт авылы Варклед-Бодьяга эшкә җибәрәләр. Ярты елдан, Гафият абыйга кияүгә чыккач, туган авылына кайта ул. 1968 нче еллар. Аны шунда ук Иске Эсләк бәби тудыру бүлегенә акушерка итеп билгелиләр. 20 яшьтән акушерка булып эшләү бар кешенең дә кулыннан килми. XXI гасырда авылда 2-3 бала туса, ул вакытта елына 20-25 бала дөньяга аваз салган. Бу бер могҗиза кебек. Салкын акыл һәм үзеңә бик нык ышану кирәк, чын йөрәктән эшенә бирелгән кеше генә булдыра ала моны. «Бәхетле әниләрнең яшь аралаш рәхмәт әйтүе, сабыйларның сәламәт елау тавышын ишетү — минем өчен шатлык шул булды», — ди Рәмзия апа. Төрлесен күрә, авылыбыз акушеркасы. «Юлсызлык җанга тиде. Бала тапкач та, әниләр белән нәниләрнең сәламәтлеге куркыныч астында. Берәрсенең бала табар вакыты җиткәч: “Юлларыбызны такыр ит, Раббым, исән килеш хастаханәгә илтергә булыш”, — дип теләк тели башлый идем. Аллага шөкер, үлем-китемнәр булмады. Бервакыт салкын көздә авылдашымны Әгерҗегә алып киттем, сабый юлда туды. Суык вакыт иде, «Беларусь» тракторы юньләп җылытылмый. Шәлемне салып, сабыйны шуңа каты итеп төрдем дә, барып җиткәнче куенымнан чыгармадым. Ананың саулыгы өчен бик курыктым. Аллага шөкер, исән-имин барып җиттек. Бик күп еллардан соң, 55 яшьлек юбилеемда, бәхетле әни белән кызы миңа ап-ак шәл бүләк иттеләр. Бик дулкынландыргыч булды ул минутлар», — дип сөйли ул, күз яшьләрен сөртеп. Юлда бәбиләү очрагы күп була, авырлы хатыннар белән төнлә дә юлга чыгалар, өй шартларында таптырырга да туры килә (шәхсән үзем дә өйдә «кендек әбием» Рәмзия апаның алтын куллары ярдәмендә дөньяга килгәнмен).
Фельдшер буларак, авыл халкына күрсәткән игелекләре санап бетергесез. Авыруларны дәвалап кына түгел, үлемнән коткарган чагы да әз булмый аның.
Фельдшер, акушерка, ФАП мөдире — Рәмзия апа бөтен хезмәт юлын медицинага багышлый. Ике катлы йорттагы якты, иркен медпунктка ремонт ясыйлар. Физиотерапия бүлеге дә беренчеләрдән булып Иске Эсләктә һәм Үтәгәндә ачыла. Тырышлыгын югары бәяләүче грамота, диплом, рәхмәт хатлары белән шкаф киштәсе тулы аның. «Остазларым Зарифа апа, Зифа Вахитова, Гәүһәрия Гафарова апаларга рәхмәтем чиксез минем. Алар ярдәмендә генә ирештем мин шундый уңышларга», — дип зур ихтирам белән искә ала ул барлык хезмәттәшләрен.
Киң күңелле шәфкать туташы
Шәфкать туташларыннан иң шәфкатьлесе — ул әнием Әлфирә Гыймазова.
Район авылларында 4 физиотерапия кабинетыннан берсе башта Иске Эсләк медпункты базасында була. Шунда 1989 елдан шәфкать туташы булып, авыл халкына хезмәт күрсәтә минем әни. Сәламәтлеген ныгытырга килүчеләргә күп төрле дәвалау процедуралары: ультратавыш терапиясе, ингаляция ясау, электрофорез һәм башкаларны үткәрә. Яңадан физиотерапия бүлеге Үтәгәндә ачылгач, шунда лаеклы ялга хәтле эшли ул. Яхшы ремонтланган, чиста һәм якты физиотерапия кабинетында Үтәгән кешеләрен кабул итә. Катлаулы аппаратлар зур төгәллек һәм игътибар сорый. Җылы карашы, тәмле сүзе белән дә дәвалый шәфкать туташы. Тып-тыныч бүлмәдә дәваланып, психологик яктан да ял итеп китә торган иде авыл кешесе ул чакта. «Әлфирә үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкарды. Әкрен генә барысын да җайлап, һәр кешегә игътибарлы һәм киң күңелле булып эшләде», — ди аның турында хезмәттәше Рәмзия Насыйрова. Ни кызганыч, әни лаеклы ялга чыгып, берничә ел үтүгә, физиотерапия бүлеге дә ябылды. Моны ФАП мөдире дә, шәфкать туташы да күңеле белән кабул итә алмадылар. «Үзебез олыгайгач, сәламәтлегебезне кайгыртырбыз, дип, шунда барырга хыяллана идек», — ди алар.
Авыл фельдшеры, шәфкать туташының да эше график буенча түгел, беренче чакыру белән алар көндез дә, төнлә дә, суыктамы, яшенле яңгырмы — һәрвакыт, авыру янына йөгерә. Әни дә, нинди эш булуына карамастан — бәлеш саламы, мунча ягамы, үзе авырып ятамы — беркайчан да эшем бар дими, арыган йөз күрсәтмичә, кирәк чагында авырулар янына барды. Кеше гомере өчен җаваплылык хисе әнидә табибныкыннан ким түгел иде. «Чираттагы уколны ясарга баргач, зарыгып каршы алган авыруларның өмет тулы күзләрен әле дә оныта алмыйм», — ди минем әни. Авыру кешегә ярдәм кирәкме, киңәшме — хәзер дә булышырга әзер. Табиб һәм шәфкать туташы һөнәрләрен изге хезмәт дип атый ул.
Бүген Үтәгәндә үз остазларының эшен Нарат авылы кызы Зөлфия Шәймәрданова дәвам итә. Фельдшер дәваланырга килүчеләрне заманча ремонтланган, якты бүлмәдә кабул итә, күп төрле процедуралар үткәрә. Өлкән буын кешеләре һәм нәниләр белән дә уртак телне бик тиз таба. Бүгенге көн таләпләре буенча, кәгазь эшенә күмелеп, документацияне дә төгәл алып бара. Эшенә зур җаваплылык белән карый ул.
Исән-имин, бәхетле һәм озын гомерле булыгыз, ак халатлы фәрештәләр!
Резеда Бәшәрова, Үтәгән авылы.




