Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Алар кояшка тиң
22.12.2022

Алар кояшка тиң

Мин бу мөгаллимнәр нәселен җирдәге кояш дияр идем. Санап бетергесез, иксез-чиксез нурлар, гасырлардан гасырларга күчеп, яктылык, җылылык тарата. Нәкъ кояшның үзе кебек, бала күңеленә җылылык иңдерә, дөньяга күзләрен ача, үстерә, үсендерә, канатлар куя… Иң авыр, җаваплы һәм дә мактаулы хезмәтне үз иткән, илдә, җирдә нинди генә үзгәрешләр, авыр чорлар булуга карамастан, үз һөнәренә тугры калып, бала-оныкларында укытучылык һөнәренә мәхәббәт тәрбияли алган буыннарның асыл чылбырын хасил иткән Даутовлар нәселе хакында бу язмам.
Исәнбай авылында яшәүче, 40 ел гомерен балалар укытуга ба­гышлаган беренче категорияле укытучы, «Мәгарифтәге уңышлары өчен» күкрәк билгесенә, бик күп Рәхмәт хатларына, мактау кәгазьләре, грамоталарга ия булган Фәридә Җәмилева – шул буынның бер вәкиле.
Шәҗәрә ул – үткәннәрдән
Киләчәккә тәрәзә.
Һәр халыкта, һәр заманда
Шәҗәрәдә дәрәҗә… (Дамир Гарифуллин)
Фәридә апаның бала-оныклары белән бергәләп ясаган шәҗәрәләрен күргәч, шушы шигъри юллар искә төште. Күпме эзләнү, күпме табыш! Аның кулындагы изге ядкарьләр, альбом битләрен сак кына ачабыз…
Чыннан да, без шәҗәрәләр аша үткәннәргә карый алабыз бит!
«Белем орлыклары салуның чиш­мә башында әтием Даутов Мәх­мүтнең, әнием Фатыйманың ерак бабалары тора», – ди Фәридә апа.
Әйе, Мәхмүт абый ягыннан Әх­мәт­вәли Ризванов, Фатыйма апа ягыннан Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алган Хафиз Корбангалин халык укытучылары булалар. Наданлыкны бетерү, халык күңелен агарту, балаларны укыту эшләрен алып баралар. Исәнбай өязенең башлангыч сыйныфларын җитәкләүче, үз заманының зыялы шәхесләре булалар.
Мәхмүт
«Әтием, – дип сөйли Фәридә апа, – Чис­тай шәһәрендә укытучылар әзерли торган мәктәпне тәмамлый. Ә соңрак Алабугада югары белем ала. Әти бик тырыш, сабыр, сүзен үткәрә белә торган кеше иде. Нинди эшкә тотынса да, тө­гәллеге, җаваплы карашы белән җитәкчеләрнең игътибарын җәлеп итә торган була. Үзе дә озак еллар җитәкче постларда эшли. Әтием турында минем мондый шигъри юлларым да бар:
Пионервожатый булган,
Булган ул укытучы.
Директор, парторг, рәис,
Һәрчак әйдәп баручы.
Бөек Ватан сугышы елларында Мәхмүт абый мәктәп директоры булып эшли. Оештыру эшләренә осталыгы, ышандыра белү сәләте бу елларда бигрәк тә ачыла. Аның инициативасы белән авылда 20 мең сум акча җыелып, җимерелгән авыл, шә­һәрләрне торгызу фондына тапшырыла. Сталин имзасы белән кил­гән Рәхмәт хаты бүген дә авылыбыз музеенда саклана. Әтиләре сугышта булган ятим, ялангач балалар мәктәпкә укырга йөри алсыннар өчен, укытучылар белән берлектә, җылы оекбашлар, итекләр, кышкы киемнәр җыюны оештыра. 33 ел буе мәктәп дигән балалар дөньясының ышанычлы калканы, терәге, яклау­чысы, саклаучысы була Мәхмүт Дау­тов. Җидееллык мәктәпкә 1951 елда урта мәктәп статусы бирелү дә аның башлангычы белән эшләнә. Тынгысыз җанлы авылдашымның хезмәтен бәяләп бирелгән «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале, «Социалис­тик ярышта җиңүче» билгесе, бихисап Мактау грамоталары, кадерле ядкарь булып саклана.

Фатыйма
Ә хәзер бераз гына кирегә кайтып, Мәхмүт абыйның Уразайда укытучы булып эшләүче бик сөйкемле, озын кара толымлы, акыллы, тыйнак Исәнбай кызы Фатыймага өйләнүен искә төшерик.
Мәхәббәткә киртәләр юк шул! Бу 1942 ел була. Утлы сугыш еллары кавыштырган бу пар 40 ел татулыкта, тугрылыкта, хезмәт сөючәнлектә яшәп, бик күпләргә өлге булды. Фатыйма апа 42 ел башлангыч сыйныф балаларына белем бирде. Сабыр, төгәл, таләпчән мөгаллимә «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медаленә, «Хезмәт ветераны» исе­менә лаек булды. «Әни, – дип, хәтер яңарта Фәридә апа, – һәр елны Белем көненә яңа костюм-күлмәк тектерде. Шунысы истә: ул һәрвакыт ак якалы була иде… Әнием белән бергә, туган мәктәбемдә укытып йөргән чак­лар – иң бәхетле чакларым! Ул минем остазым булды».

Тамырлар
Шәҗәрәләр… Нәселнең мөгал­лимлек шәҗәрәсенә карап уйга калдым. Ә тамырлар нык. Ерак бабайлардан килгән тамырлар буйлап шаулап аккан зирәклек, зыялык, белемгә омтылыш, ихтыяр көче, күңел яктылыгы, балаларны ярату, әлбәттә, ике яклап яфраклар шавына күмә…
Мәхмүт аганың туганнары Роза Гыймаева, Җәүһәр Ризванова, Зәкия Җәмилева, Мирзанур Якупов, хәләл җефете Фатыйманың якын ту­ган­нары Рафика Мө­хәм­мәдиева, Зәй­түнә Ис­мәгыйлева, Шәфыйка Мө­­ле­­ковалар һәрберсе гомер­ләрен белем, тәрбия бирүгә багышлаган фидакарь җаннар! Үз чорларының батырлары! Алай гына да түгел, алар укытучыларны тудырган укытучылар, остаз, мәгърифәтчеләр!
Роза апаның оныгы Ләйсән озак еллар балалар укытты. Нечкә кү­ңелле, олы йөрәкле бу ханымны укучылары бик яратты. Хәер, ул үзе дә балаларны бик ярата иде. Кызганыч, гомере генә кыска булды…
Мирзанур абыйның да кызы Пермь шәһәрендә балалар күңеленә белем орлыклары сала, Җәүһәр апаның улы Камил фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә күтәрелеп, югары уку йортында озак еллар белем бирә.
«Укытучы бөтен яктан да беренче кеше булырга тиеш» дип язып калдырган А.П.Чехов. Беренче булу бу нәселгә дә хас сыйфат. Әлфия Даутова 30 елдан артык Девятерня мәктәбендә укытып, «Ел укытучысы» бәйгесендә грантка ия булган мөгаллимә. «Эшемне бик яратып башкардым. Әле хәзер дә күңелем балалар арасында. Шушы матур шәҗәрә агачының кечкенә генә бер яфрагы булуым белән чиксез горурланам!» – ди ул. Исәнбай мәктәбендә 30 ел математика укытып укучыларның, әти-әниләрнең хөрмәтен яулаган Зөлфия Маннанова, бүгенге көндә технологиядән белем бирүче, мәктәптә оештыру эшләрен алып баручы Айгөл Ялалова да мактаулы, әмма үтә дә җаваплы хезмәтне туган авылыбызда лаеклы дәвам итүчеләр.
Туган мәктәбебездә белем алып, канат ныгытып, үз мәхәббәтләрен, гомерлек ярларын чит төбәкләрдә табып, шунда төпләнеп, һөнәри буынга тугрылык саклап гомерләре буе Уфаның Юл транспорт техникумында укыткан Роза, Минзәләдә татар теле һәм әдәбияты буенча белем биргән, Татарстанның атказанган укытучысы Фәридә Тютеевалар Мәхмүт абыйның якын туганнары. Иртә ба­кыйлыкка күчкән Сәкинә Даутова, Наилә Даутованы, 21 ел укыткан Даут бабай оныкчыгы Фәридә Хуҗинаны да без мөгаллимнәрнең дәвамчылары буларак хөр­мәт белән искә алабыз.
Һәр кеше дә, әлбәттә, укытучы була алмый. «Укытучы булып туарга кирәк!» – диләр. Ә бу бит инде, һөнәр кан тамырларыннан, нәселдән килә дигән сүз. Балалар укытуга алыну – нәтиҗәсен күрмичә дистә еллар эшләү, чиксез өйрәнү, эзләнү, йокысыз төннәр, ә иң мөһиме, чит кеше баласын үз итә алырдай йөрәгең булу… Бармы ул синдә?!
Булган инде, күрәсең! Юкса, Фа­тыйма апа Мөлекова-Даутова ягыннан Чаллыда 27 ел гимназиядә укыткан Гөлфидә Мөлекова, 30 ел балаларга белем биргән Наилә Исмәгыйлева, Чаллыда 46 ел эш стажы туплаган, шуның 26сын завуч булып эшләгән, озак еллар аң һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга яшәү шатлыгы бүләк итә алган, уңышларга ирешкән Роза Мөлекова, бүгенге көндә Казан Федераль Университетында техник ярдәм күрсәтү бүлеге директоры, техник фәннәр кандидаты, доцент Рөстәм Мөлековлар белән «алар безнекеләр!» – дип горурлана алыр идекмени?
Аларның барсына да бер үк сыйфатлар хас – Ходай биргән укытучылык таланты, тирән белем һәм аны башкаларга бирү сәләте, сабырлык, күркәм холык, балаларга мәхәббәт. Гасырлардан гасырларга күчеп барган бер үк максат: белем һәм тәрбия бирү, туган илне, туган телне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтү!

Фәридә, Ләрисә, Лениза
Мәхмүт абый белән Фатыйма апа үзләре өч бала тәрбияләп үстерәләр, алары янына Мәхмүт абыйның абыйсының ятим калган ике баласының кечкенәсе дә өстәлә. Зур, тату гаиләдә хезмәт белән тәрбияләнеп үскән балалар барысы да әдәпле, иманлы, максатчан булып үстеләр. Уллары Марат, Мидхәтнең гомерләре иртә өзелү генә әти-әни, туганнары өчен төзәлмәс ярага әверелә.
Бу гаиләдә үскән иң өлкән кыз – Фәридә апаны мин, укытучы гына түгел, аяклы энциклопедия дияр идем. Бик тынгысыз җанлы, һәр тамырны, һәр буынны барлый, эзли, таба, тарихка кертә… Мин аның альбом битләрен, кадерле истәлекләрен ничек сак кына ачуын, ипләп кенә алып куюын күреп, күңелемнән: «Нинди бәхетле әти-әни! Нинди бала үстергәннәр! Күзләр тимәсен!» – дип куйдым. Аның сөйләшүе дә ипле, матур, тыныч… Хәер, гомере буе башлангычларга белем бирсә дә, ул бит татар теле һәм әдәбияты укытучысы!
«Мин үзем, әти-әнием икесе дә укытучы булгач, кем булыйм икән дип уйлап тормадым. Алар кебек укытучы буласым килде. Кызларым да минем һөнәрне сайладылар», – ди Фәридә Мәхмүт кызы горурланып. Олы кызлары Ләрисә Казанның 88 нче мәктәбендә 8 ел инглиз телен укыткан, кечесе Лениза исә, татар теле һәм әдәбияты белгечлеге алып, бүгенге көндә Чаллыда белем бирә. «Эш стажым 20 ел, димәк, династиядә минем дә өлешем бар!» – ди ул сөйкемле елмаеп.

Гөлия, Элина

Фәридә апаның сеңелесе Гөлия Казанда яши. Башта медицина бел­гечлеге ала, ә соңрак пединститут тәмамлап, 40 ел гомерен химия-биология фәнен укытуга багышлый. Бүгенге көндә медицина көллиятендә белем бирә. Хезмәтенә күрә хөрмәте, диләр. «Хезмәт ветераны» статусына ия, «Казанның 1000 еллыгы» медале белән бүләкләнә. Кызы Элина 24 ел инде Казанда балаларны инглиз теленә өйрәтә.
Язмамның башында бу буынның асыл затларын кояшка тиң­ләсәм, хәзер кояш нурларында коенган искиткеч матур гөлләмәгә охшатам… Беркайчан да сулмас чәчәкләр… Яңадан -яңа бөреләр ачыла тора… Һәм яшәеш дәвам итә.

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.