Алда зур эш көтә
«Авылларда тәртип булганда, илебездә муллык булачак”, 2016 елда әлеге девиз астында Бөтенроссия авыл хуҗалыклары исәбен алу узачак. Ул авыл хуҗалыгын үстерү һәм җитештерүне арттыруга кагылышлы дәүләт сәясәтен дөрес алып бару, авыл хуҗалыклары торышы һәм структурасы турында тулы, объектив мәгълүмат туплау, ресурслар потенциалының барлыгын, ничек кулланылуын ачыклау максатыннан оештырыла. Әлеге чара илебездә ун елга бер мәртәбә генә уздырыла. Чираттагысы 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр, еракта урнашкан районнарда 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр узачак.
Бу эшнең ничек узуы тулысы белән халык санын алучыларның әзерлегенә бәйле. Агымдагы елның май аенда Сочи шәһәрендә Росстатның җирле органнары вәкилләре өчен семинар узды. Гомумән алганда, сан алу буенча укуларда 109,8 мең кеше катнашыр дип фаразлана.
Әлеге семинар кысаларында “ХХI гасыр сан алучысы. 2016 елгы Россиякүләм авыл хуҗалыклары исәбен алуда катнашачак персоналны сайлау һәм әзерләү мәсьәләләре” исемле түгәрәк өстәл узды. Анда Росстат, Краснодар краеның авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре һәм күп төрле белгечләр катнашты. Росстат җитәкчесе урынбасары Константин Лайкам: “Илебездә авыл хуҗалыгы тармагында сан алу 2014 елда узарга тиеш иде, әмма бюджет чаралары җитмәү сәбәпле, 2016 елга күчерелде. Моның өчен үкенергә туры килде, чөнки импортны алмаштыру программаларын эшләгәндә, әлеге сан алу мәгълүматлары бик файдалы булыр иде”, — диде.
“Сан алуда иң катлаулысы — персонал сайлау. Булачак тикшерүнең нәтиҗәлелеге бу эшкә белемле белгечләр җәлеп итеп, аларны мәгълүмат җыюның заманча алымнарына өйрәтүебездән тора”, — дип белдерде Росстат белгече Александр Базаров.
Республикабызда да Бөтенроссия авыл хуҗалыклары санын алуга ныклы әзерлек бара. Авыл хуҗалыклары исәбен алуда заманча технологияләрне кулланачаклар, ягъни мәгълүматны кәгазьгә генә түгел, ә планшет компьютерларына да теркәячәкләр. Шуңа күрә, Удмуртстат алдында исәп алуда катнашу өчен авыл хуҗалыгы тармагы белән яхшы таныш һәм компьютерлардан оста файдаланучы кешеләрне җыю бурычы тора. Исәп алучыларны килешү нигезендә 65 көнгә (уку-өйрәнү белән бергә) эшкә алачаклар. “2006 елда бу эшкә якынча 2500 кешене җәлеп иткән идек, бу юлы азрак булачак. Исәп алудан куркырга кирәкми, конфеденциальлек закон белән тәэмин ителә. Сорау алуда исем-фамилияләр, шәхси мәгълүмат күрсәтелмәячәк”, — диде Удмуртстат җитәкчесе Евгений Данилов журналистлар белән очрашуда.
Сан алучыларның хезмәт хаклары 16200 сум тәшкил итәчәк. Республикабызда Бөтенроссия авыл хуҗалыклары исәбен алуны оештыру комиссиясен УР Хөкүмәте рәисе Виктор Савельев җитәкли.



