Александр Бречалов: ”Мин китәргә җыенмыйм”, –
диде Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов 6 апрельдә журналистлар белән очрашуда. “Дәүләт Думасына сайлауда катнашу турында сөйләргә бик иртә, хәзер праймериз бара. Анда “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлар билгеләнәчәк. Мин беркая да китәргә җыенмыйм. Беренчедән, бүген республикада хәл 4 ел элек белән чагыштырганда катлаулырак. Бу хәлдә калдырып китү дөрес булмаячак. Икенчедән, мин китәргә теләмим. Бу хакта Ил Башлыгы белән дә, партия җитәкчесе белән дә сөйләшүләр булмады”, — диде ул.
Республика Башлыгы партиягә ярдәм итәчәген, ә сайлаулар турында сөйләшергә әле иртәрәк булуын билгеләп үтте. “Республиканы үстерү буенча планнар күп, эшләвемне дәвам итәргә телим”, — диде. 3 сәгать дәвам иткән әңгәмәдә ул 58 сорауга җавап бирде. Түбәндә әлеге җавапларның кайберләре.
ФАП
Александр Бречалов сүзләренчә, “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектын гамәлгә ашыру эше башланганда, Удмуртиядә авария хәлендәге 48 ФАП исәпләнә. Аларны алмаштыруга 2020 елда федераль бюджеттан 430 млн сум чамасы акча бүлеп бирү планлаштырылган. Әмма 2019 елда мәгълүматлар яңартылып, авария хәлендәге ФАПлар саны 87гә кадәр арткан. Фельдшер-акушерлык пунктларының артуына карамастан, федераль финанслау 400 млн сум тирәсе кыскарган. “Нәтиҗәдә безгә төбәк бюджетыннан тагын 400 млн сумга якын акча табарга туры килде. Ләкин эшне вакытында төгәлли алмадык. Нинди генә сәбәпләр булмасын, бу — хата, аны танырга кирәк“, — диде Удмуртия Башлыгы. “Үзебезгә кабул ителгән йөкләмәләрне без, һичшиксез, үтәячәкбез, 2021 елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча 87 нче ФАПны куллануга тапшырачакбыз”, — дип ышандырды.
Мәгариф
«Кезда 500 урынлык мәктәп төзелешен тәмамлый алмадык. Намуссыз подрядчы үз бурычларын вакытында үтәмәде. Бу компания белән барлык мөнәсәбәтләр 2020 елда өзелде, әмма без вакытны югалттык, — диде Александр Бречалов. — Шуңа да карамастан, шушы көннәрдә әлеге мәктәпне төзү буенча барлык эшләр дә төгәлләнде. Быелның сентябрендә ул укучыларны кабул итәчәк».
Юл төзелеше
“Бу – мәңгелек тема”, — дип атады аны Бречалов. “Миңа Удмуртиянең төньяк районнарында яшәүчеләрдән күп мөрәҗәгатьләр килә. 2019 елда без Балезино — Сергино юлын ремонтлау барышында өслек төрен сайлауда җитди хата ясадык», — диде ул. “Күрәсең, республиканың төньягында юлларны ремонтлау һәм төзү өчен башка алымнар кирәк. Хәзер без Мәскәү автомобиль-юл институты белән берлектә моның белән шөгыльләнәбез. Дөресен әйтергә кирәк: бу хата Удмуртия бюджетына кыйммәткә төште, ә иң мөһиме, халыкның өметләре акланмады. 2020 елда без өслекне алыштырдык, сынауны үтәрме – карарбыз”, — диде ул.
Хезмәткәрләр саны кими
«2017 елда Идел Буе федераль округы рейтингында республика 10 мең кешегә дәүләт хезмәткәрләре саны буенча икенче урында иде. 2018 елда — җиденче, ә 2019 елда — тугызынчы урында”, — диде Александр Бречалов. Ул билгеләп үткәнчә, 2020 елда коронавирус таралу сәбәпле, төп максат теләсә нинди эш урыннарын саклап калу булган.
Удмуртия Башлыгы дәүләт хезмәткәрләрен кыскарту хисабына бюджет экономиясенең гомуми суммасы йөзләгән миллион сум тәшкил итүен ассызыклады. Административ реформаны гамәлгә ашыру дәвам итә. Проект «Сакчыл республика» исемен йөртә.
Милли китапханә төзелеш тәмамланып килә
«2021 елның август-сентябренә Удмуртия Милли китапханәсен реконструкцияләү эшләре тәмамланырга тиеш. Хәрабәләр урынында шушындый матурлыкны күреп, мин хәтта гаҗәпләндем. Бу — үзгәреш символларының берсе. Проект катлаулы булды. Хәзер эш график буенча башкарыла”, — диде Александр Бречалов.




