Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Алиса – “Урал сандугачы”
2.04.2021

Алиса – “Урал сандугачы”

Екатеринбург шәһәрендә 20-21 мартта “Урал сандугачы” исемле регионара татар җыр фестивале узды. Катнашучылар 11 регионнан җыелганнар иде. Конкурста катнашырга 185 кеше теләк белдергән. Җырчылар, төрле уен коралларында башкаручылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. “Гүзәл” ансамбле җырчысы Алиса Миннекаева Рөстәм Яхинның “Китмә, сандугач” җырын башкарып, өченче дәрәҗә дипломга лаек булды. Конкурста катнашу өчен матди яктан ярдәм күрсәткән ТИҮ президенты Илсур Миңнемуллинга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ә яшь җырчыбыз Алисага тагы да зур уңышлар телибез.
Бу конкурста Әгерҗе шәһәреннән гармунчылар ансамбле “Уен кораллары” номинациясендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Без күршеләребезне дә зур җиңүләре белән кайнар котлыйбыз. Җыр-моңнан аерылырга язмасын, чөнки ул — серле бер могҗиза.

Нурулла Хуҗагалиев, Ижау шәһәре.