Аллаһ бүләге
Удмуртиянең көньягында урнашкан Каракүл районында 1991 елның 25 мартында беренче тапкыр татар ижтимагый үзәге оешты. Ижтимагый үзәк рәисе итеп Илдар әфәнде Зиннәтов сайланды.
Иҗтимагый үзәкнең район буенча таралып яшәүче татар-башкорт халкын барлап, аларның тормышы белән кызыксынды. Иҗтимагый үзәк рәисе җитәкчесенең ярдәмчесе Әлфидә Әнвәр кызы Халикова авыл советларына барып, сугышта, тылда, Әфганстанда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән милләттәшләребезнең исемлеген төзеде. Район күләмендә уза торган барлык чараларда милләттәшләребез һәрвакыт актив катнаша. Иҗтимагый үзәк хезмәт алдынгылары, Ана даны медаленә лаек булган милләттәшләребез белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора, Каракүл районы Арзамас авылында урнашкан татар зиратын төзекләндерүдә актив катнаша.
1997 елдан үзәккә яңа хуҗа Наил Рәис улы Халиков килгәч, Каракүл урта мәктәбендә 7 укучы атнага ике сәгать татар телен үзләштерә башладылар. Наил Рәис улы балаларга татар хәрефләрен өйрәтсә, ә Әлфидә Әнвәр кызы балаларга милли җырларны, биюләрне, татар әкиятләрен матур итеп сәхнәдә куярга өйрәтте. 1999 елдан иҗтимагый үзәкне Ирек Ханнанов җитәкли башлады.
2005 елда үзәккә Фәридә Билал кызы Макарова билгеләнгәч, активистлар республика күләмендә уза торган барлык чараларда катнаштылар.
2015 елның сентябреннән үзәк белән Әлфидә Әнвәр кызы Халикова идарә итә башлады. Февраль аенда районның үзәк китапханәсендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган матур шигырь кичәсе узды.
21 февральдә Калмаш, Каракүл, Кулюшево авыл җирлекләрендә «Туган тел» бәйрәме узды. Әлеге чарага Калмаш авыл җирлегендә яшәүче Нуриевлар гаиләсе, Әлфидә Әнвәр кызы, «Ак каен «ансамбле башкарган милли моңнарны тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.
Республика күләмендә үткәрелгән “Татар дөньясы” конкурсында катнашкан балалар беренче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
1 майда Кияс районы Байсар авылында узган Карга боткасы бәйрәме «Ак каен» ансамбле чыгышы белән үрелеп барды.
25 ел дәвамында Каракүл районында башкарылган һәр эш башында Әлфидә Әнвәр кызы, Равил Минаҗетдин улы тора. Каракүл районында яшәүче милләттәшләр Әлфидә Әнвәр кызын Аллаһ бүләге диеп кабул итәләр. Гариза язумы, матди ярдәм артыннан йөрүме, бәйрәм белән котлаумы, сайлаулар турында аңлатумы, соңгы юлга озатумы, милли мәҗлесләр үткәргәндә мулла табумы — бу сораулар белән алар һәрвакыт Әлфидә Әнвәр кызының ишеген кагалар. Андагы сабырлык, ярдәмчеллек безне таң калдыра.
Күңеле белән генә түгел, җаны белән милләт диеп янып эшләүче Әлфидә Әнвәр кызы һәрбер татар милләтеннән булган газизләренә кулыннан килгән барлык ярдәмне күрсәтеп яши. Бик зур рәхмәт аңа”, — ди Каракүл татарлары.
Равил Газизов, Каракүл авылы.



