Алма агачыннан ерак төшми
10 августта Удмурт халык театры бинасында физкультурачылар көне билгеләп үтелде. Бу бәйрәм hәр елны август аеның икенче шимбәсендә уза. Театр залында алма төшәр урын да калмаган иде. Республиканың төрле шәhәр, авыл, районнарыннан спорт сөючеләр hәм спортны үстерүдә актив катнашучылар, җитәкчеләр җыелган иде. Әлеге чараның Лондонда барган олимпиада вакытына туры килүе аны тагын да ныграк җанландырып җибәрде. Чыгыш ясаучылар олимпиадада безнең Удмуртия җирлегеннән чыккан спортчыларның да Россия данын яклаулары турында горурланып сөйләделәр. Аларга һәм тренерларына зур рәхмәт белдерделәр.
Шулай ук бу залда спортта яхшы уңышларга ирешкән спортчыларга hәм тренерларга хөрмәт күрсәтелде. Бүләкләрне Удмуртия республикасының спорт hәм туризм буенча министры Игорь Краснов тапшырды. Алар арасында безнең милләттәшләребез дә булуы бик куандырды. Лилия Әхмәтова гандбол буенча, Динара Гайнетдинова нәфис гимнастика буенча РФ спорт мастеры исемен яулаганнар.
Динара Гайнетдинова белән әңгәмә кору бәхетенә дә ирештем. Бу төз гәүдәле чибәр кыз нәфис гимнастика буенча 4 тапкыр спорт мастеры булган инде. Динара 5 яшеннән гимнастика белән шөгыльләнә башлаган. Спортка кереп китүе турында ул болай сөйләде.”Мин йөргән балалар бакчасына тренерлар килеп, безне сайлап алдылар. Мин шул балалар арасына эләктем. Әти-әниләр мине тренировкаларга йөртә башладылар. Авыр чаклар да бик күп булды булуын, ләкин мин ташламадым. Бик күп бәйгеләрдә җиңүләр яуладым. Минем уңышларымда тренерым Валентина Николаевна Иващенконың өлеше зур”, — диде Динара. Аңа 19 яшь, Ижау дәүләт техник университетында укый. Төзүче-инженер hөнәрен сайлаган. “Татарча беләсеңме?” — дип соравыма ул: “Беләм, минем әти-әнием, әби-бабам гел татар телендә сөйләшәләр. Әбием Зөлфирә Бари кызы Татар бистәсендә яши. Ул «Яңарыш» газетасын да ел саен алдыра. Газеталарны җыеп бара, без килгәч, «Монысы кызыклы», «Монда безнең танышлар турында язылган», — дип, безгә дә укырга бирә. Әби янына еш барабыз, ләкин бабай — Янчурин Дөлфәкар — бу дөньядан бик иртә китеп барды. Ул да татарлар арасында танылган, булдыклы кеше иде. Мәчет төзелешендә дә, яңа зиратка урын алу вакытында бик тырышлык куйды, “- дип, горурланып сөйләде ул. Аның әби-бабасы турында шулай җылы итеп, яратып сөйләвенә сокландым мин. Динара әтисе Рәшиткә, әнисе Гөлнарага бик рәхмәтле. Туганнары арасында да бу матур спорт төрен сайлаган тагын ике энесе, бер сеңелесе бар икән. Алар да уңышларга ирешкәннәр инде. Кем белә, бәлки алар киләсе олимпиадаларда илебез данын яклап чыгыш ясарлар. Менә шундый горурланып сөйләрдәй милләттәшләребез булуына шатланып кайттым мин бәйрәмнән.
Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре



