Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Котлаулар - Алтын туегыз белән!
6.12.2013

Алтын туегыз белән!

Кадерлеләребез! Сезне иң изге, иң матур, йөрәктәге иң кадерле хисләр аша бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, шатлыкларына сөенеп, озак яшәргә насыйп булсын. Алдагы көннәрегез тигезлектә, кадер-хөрмәттә,муллыкта, без, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын, матур, бәхетле гомер кичерергә язсын.

 

Алтын туегыз белән котлап,

Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып

Пар канатлар булып яшәгез.

 

Иртәгесен сызылып аткан таңнар

Олы шатлык алып килсеннәр.

Картлык көннәрегез тигезлектә

Бәхет белән имин үтсеннәр.

Йортыбызның утын сүндермичә,

Яшәгез сез кайгылар күрмичә.

Юбилей көннәрендә олы теләкләр-

Парлы типсен сезнең йөрәкләр!

***

Бергә канат кагу җиңелрәк,

Язмыш сезне ялгыз итмәсен.

Бәхет чишмәләрегез тулып торсын,

Озак-озак суы кипмәсен.

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.