Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Андрей Фурсенко Удмуртиядә
22.02.2012

Андрей Фурсенко Удмуртиядә

20 февральдә Ижау шәһәренә эшлекле визит белән РФ Фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенкокилде. Ул үзенең эшлекле сәяхәтен Удмурт дәүләт университетыннан башлап җибәрде, китапханә төзелеше белән танышты. Төзелеш идарәсе җитәкчесе Алексей Просолов әлеге китапханәнең агымдагы ел азагында төзелеп бетәчәге хакында хәбәр итеп, бүгенге көндә анда махсус җиһазлар гына урнаштырасы калганлыгын әйтте.

Моннан тыш министр Удмуртия Президенты Александр Волков белән берлектә УдДУның Газ һәм нефть институтында булдылар. Шулай ук ул югары уку йортының фәнни лабораториясендә, уку аудиторияләрендә, акт залында булып, студентлар һәм университет хезмәткәрләре белән җанлы әңгәмә корды.

Республикабызда ике көн кунак булу дәвамында Андрей Фурсенко «Халыклар дуслыгы йорты»нда узган Идел буе федераль округының югары уку йортлары ректорлар рәисләре советы киңәшмәсендә катнашып, фәнни сәясәт һәм югары уку йортларына алдынгы технологияләр иңдерү буенча актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты, Воткинск шәһәренең 15нче лицеенда, машина төзү заводында булды, республика җитәкчеләре белән аралашты һәм ИжДТУның 60еллык юбилеена багышланган чарада катнашты.