Аралар якынайды

Алнашта район хакимияте тарафыннан татар мәдәнияте көннәре уздыру традициягә кергән. Быел әлеге чараны оештыруга “Яңарыш” редакциясе, Ижауның “Халыклар дуслыгы йорты” да ярдәм итте. Бәйрәмдә ЯрЧаллы шәһәреннән үзенең иҗатташ дусты белән язучы Әлфия Ситдыйкова, Ижаудан Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Равил Шәрифуллин, Татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов, “Яңарыш” газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасовалар катнашты.
Кичәне Алнаш районы хакимиятенең милләтара мөнәсәбәтләр идарәсе җитәкчесе Наталья Антонова ачып җибәрде. “Алнашта удмурт, рус, татар, мари халкы милли оешмалары эшли. Һәр милләтне дә зурлыйбыз, аларга ныклы игътибар бирелә. Татар мәдәнияте көннәре уздырылу — безнең өчен зур шатлык. Чөнки халык саны буенча татарлар районда өченче урында торалар”, — диде ул үз чыгышында.
Быел биредә яшәүче татарлар тормышында үзгәрешләр дә булган. Райондагы милли хәрәкәтне әйдәп бару өчен яңа җитәкче — Фәргать Фатыйхов сайланган. Ул үзе Бакыр Заводы авылында, мәдәният йорты мөдире булып эшли. “Максатым районда татар мәдәниятен, сәнгатен күтәрү, телебезне саклап калу. Үзебезнең оешмага яшьләрне дә тартырга телим, бу безнең алга куелган бурычларның берсе”, — диде ул.
Ә яшьләр биредә бик актив һәм сәләтле икән. Концертны карагач, әнә шундый фикергә килдем мин. Иң сокландырганы — Бакыр Заводы һәм Татар Тоймабашы авылыннан килгән мәктәп укучыларының саф татар телендә чыгыш ясаулары булды. Республика күләмендә узган халыкара нәфис сүз осталары бәйгесе финалисты Әнисә Фәттахова укыган “Телне саклыйк” шигыре залда утырган бер генә тамашачыны да битараф калдырмагандыр. Ә Әнисәнең сәхнәгә матур милли киемнән чыгуы ямь өстенә ямь булды. Балаларның татар телен яхшы белүендә өлкәннәрнең роле зур икән. “Авылыбызда гел татарча сөйләшәбез. Катнаш гаиләләр артса да, телебезне, динебезне онытмыйбыз”, — диде Бакыр Заводы авылыннан килгән Әнисә Гыймазиева.
Алнаш районында 2011 елда район күләмендә зур Сабантуй бәйрәме оештырылган булган. Кызганычка каршы, ул соңгы ике елда узмаган. Быел исә янә милли бәйрәмебезне оештыру өстендә эшлиләр. Шулай ук Фәргать Фатыйхов авыл көнен уздырырга теләвен дә әйтеп китте. Бүгенге көндә ул тарихи мәгълүматны барлау белән шөгыльләнә. Республика милли оешма җитәкчеләре дә үзләренең бу эштән читтә калмаячакларына, булдыра алган кадәр ярдәм итәчәкләренә вәгъдә бирделәр.
Бәйрәмгә “Яңарыш” редакциясе дә буш кул белән килмәде. Биредә гомер итүче милләттәшләребезгә музыкаль бүләгебез — “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле чыгышы иде. Яшь артистларыбыз сәхнәдә ут уйнаттылар дисәм, ялгыш булмастыр. Тамашачылар һәр чыгышларын “Афәрин, булдырасыз!” дип, көчле алкышларга күмгәндә, үзебезнекеләр өчен горурланып утырдым.
Алнашта 1000нән артык милләттәшебез гомер итә. Тик газетабызны алдыручылар саны аз булуы гына күңелне борчый. Районда милли тормыш тагын да җанланып, үсеп китсә, ике арада да элемтәләр ныгыр, дип ышанып калабыз.
Эльвира Хуҗина.



