Аралашып яшибез
Пермь крае Барда районында иң яратып укыла торган газета — ул “Таң” газетасы (элеккеге “Колхоз юлы” исемле иде). Аны алдырмаган гаилә сирәктер, минемчә. Ул — район тормышындагы вакыйгаларны чагылдыручы бердәнбер басма. Мин “Таң” газетасын кечкенәдән укып, үзем дә язмалар язып үстем. Элеккеге мөхәррирләр Барлас Камалов, Әхмәт Мансуров, Әмир Фатыйхов, Гафур Галимшин (журналист) белән таныш идем. Алар без укыган мәктәптә бик еш очрашулар уздырдылар.
Хәзер районыбыздан бик еракта яшәсәм дә, үзебезнең район газетасын даими укып барам. Анда эшләүче журналистлар яраткан басмамны айга бер тапкыр җибәреп торалар. Моның өчен зур рәхмәт аларга.
Бардалылар Удмуртия җирлегендә бик күп яшиләр, аеруча Можга шәһәрендә. Алар туган якларының яшәеше белән бик кызыксыналар. “Яңарыш” газетасының “Таң” газетасы, бардалылар белән элемтә булдыруына без бик шат. Милли басмабыз битләрендә Сараш, Әрҗән турында язмалар, якташларыбызның иҗат җимешләрен күреп сөенәбез. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең тормышы, гореф-гадәтләре белән кызыксынуыгыз, безгә туган якларыбызга “кайтып килергә” мөмкинлек тудыруыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә!
Гадилә Харисова, Ижау шәһәре



