Арыш икмәге — һәрнәрсәгә баш!
Октябрь аеның икенче якшәмбесендә илебездә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне билгеләп үтелә.
Әгерҗе районындагы танылган эшмәкәр Илшат Сәхипов белән аралашканда: “Җир кешеләре байымый да, ач-ялангач та яшәми. Буратино җиргә алтын тәңкәләр күмеп, акча агачы үскәнен көтеп утырган төсле, без — авыл хезмәтчәннәре, кырларда чәчү эшләрен тәмамлап, быел уңыш ничегрәк булыр микән, дип көзне көтә башлыйбыз”, — дигән иде ул. Әйе, шул әлеге тармакта күп нәрсә табигать шартларына бәйле. Быел һава торышы игенчеләрне зур сынаулар алдына куйды, шулай ук терлекчелек өчен дә ел җиңел булмады. Бу атнада беренче кар төшүгә карамастан, республикада урып-җыю эшләре тулысы белән төгәлләнмәгән әле. УР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматлар нигезендә, 4 октябрьгә басу-кырлардан бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышының 97%ы җыеп алынган. Уңыш уртача бер гектардан 17,2 центнер тәшкил итә. Көзге урып-җыю эшләре республикабызның 16 районында төгәлләнгән. Төньяк районнарда исә туфракның артык дымлы булуы аркасында бөртеклеләрне җыю эше артта калган. 159 га мәйдандагы туң җирләр сөрелгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 11 мең гектарга кимрәк.
Шуңа да карамастан, авыл хезмәтчәннәре кыенлыклар белән исәпләшмичә, сынатмыйлар, үз бурычларын намус белән үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтәләр. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, авыр, әмма кирәкле хезмәтләрендә чиксез уңышлар, исәнлек-саулык, бәрәкәтле мул тормыш телибез.




