“Асылъяр» ансамбле — “Түгәрәк уен” җиңүчесе
28-30 июньдә Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында “Түгәрәк уен” X Бөтенроссия татар фольклор фестивале узды. Быел фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Кырым, Марий Эл, Мордовия, Чувашия, Удмуртия республикалары, Пермь крае, Әстерхан, Волгоград, Киров, Түбән Новгород, Самара, Свердловск, Төмән, Оренбург, Курган, Новосибирск, Омск, Пенза, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән фольклор коллективлар — барлыгы 600 кеше катнашты. Республиканың балаларга өстәмә белем бирү үзәге карамагында эшләүче “Асылъяр» балалар татар музыка, җыр һәм бию ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Лариса Гайнетдинова) әлеге фестивальдә Гран-прига лаек булды, ә Балезино районы Кистем авылыннан «Чишмә челтерәве» ансамбле ишан Хәбибулла Хансөяров бүләгенә ия булды. Җиңү яулап кайтучыларның уй-фикерләре, хис-кичерешләре белән газетаның киләсе санында таныша алачаксыз.




