«Асылъяр» бәйрәм бүләк итте

Ижау каласында Халыклар дуслыгы йорты каршында алтынчы елын эшләп килүче балалар ансамбленең Кырындыга зур яңа концерт программасы белән кайтуы һич тә очраклы түгел: ансамбльнең җитәкчесе Лариса Гайнетдинова — шушы авыл кызы, ансамбльгә йөрүче балаларның да күбесенең әби-бабалары — Кырынды авылында гомер көзләрен каршылаучы Шәриповлар, Гайнетдиновлар, Әхмәтовлар, Мөслимовлар, Гәрәевләр, Шакировлар.
Татарстан телевидениесенең “Җырлы-моңлы балачак” тапшыруында еш балкучы, “Аулак өй” тапшыруында үз осталыкларын күрсәткән, “Зәңгәр ут яктысында” исемле яңа ел тамашысында катнашкан бу балаларның үзләрен күрү бәхетенә ирештеләр кырындылылар.
Аларны күрергә күрше авыллардан килделәр, Әгерҗе, Ижау калаларыннан кайттылар. 30 бала катнашындагы чыгышта татар халык җырлары, биюләре, тизәйткечләр, такмаклар, такмазалар, халык уеннары, санамышлар, үртәвечләр, ырымнар, сихри сүзләр, өшкерү алымнары — болар барысы да сценарийга шундый зур осталык белән тупланган иде. Менә Сабантуйга бүләк җыю йоласы. Ул Сабантуй бәйрәменә ялганып китә. Монысы Нәүрүз бәйрәме, бишек җырлары, мөнәҗәтләр… Җанрларның нинди генә төрләре юк?! Фольклор юнәлешен сайлап иҗат итсәләр дә, эстрадага да киң мәйдан бирелгән. Рэп стилендәге җырларны да зур осталык белән башкара “асылъяр”лылар. Җырларны берничә тавышка башкару осталыгына да ирешкәннәр нәни артистлар.
Халык фикере
— Мине иң сокландырганы: ансамбльгә йөрүчеләрнең музыкаль инструментларда — думбра, курай, дарбука, бубен һәм кашык, такта, өчпочмак кебек тавыш (шумовые) инструментларында оста уйнаулары, — диде “ТНВ-Татарстан” телевидениесендә “Манзара” тапшыруын алып баручы Ландыш Хөсәенова.
— Миңа милли киемнәрнең чын барлыктагыча булулары бик ошады. Костюмнар элек шундый булган. Хәситә, баска (бөрмә) милли колоритыбызны ачык чагылдыра. Төрле вак-төяк кирәк-яраклар салырга бизәкле капчык киюләре аеруча ошады. Йолаларыбызны яшь буынның да белеп үсүе бик куанычлы, — дип соклануын белдерде Әгерҗе шәһәренең 3нче мәктәп директоры Альбина Кәримова.
— Без бүген Ижау каласыннан оныгым Илназ Ситдыйковны алып килдек. Ижауда көн аралаш репетицияләргә дә үзем йөртәм. Төрле бәйге-фестивальләргә дә ата-аналары яки әби-бабайлар бергәләп йөртәбез. Иганәчелек ярдәме күрсәткән Кырынды егете Вилнур Галиевка рәхмәтебез зур. Тагын бер оныгыма ике яшь, бер елдан анысын да ансамбльгә йөртә башлаячакбыз, — диде Россиянең һәм Удмуртиянең атказанган төзүчесе, отставкадагы полковник Илдус Хәйруллин.
— Бүген без бу концертка Уразайдан килдек. Сеңелем Флүрәнең кызы Альбина Миңнемөхәммәтова музыка укытучысы Сергей Тепин белән бергәләп, бу ансамбльдә биюләр өйрәтә. Концертлары искиткеч шәп булды, — дип соклануын белдерде Флүзә Шиһапова.
Булганнан бар да була
“Ни өчен төрле яшьтәге балалар бергә чыгыш ясый?” — дигән соравыма ансамбль җитәкчесе Лариса Гайнетдинова: “Кечкенәләр зурлардан дөрес хәрәкәтләргә өйрәнәләр, ә зурлар кечкенәләргә карап табигый образлар тудыралар”, — дип җавап бирде. Моның чынлап та шулай икәнлеген алар чыгышын караган һәркем раслый ала. Үзенчәлекле киемнәр, гадәти булмаган этнографик күренешләр милли йөзебезне күрсәткән халык иҗаты — Лариса ханымның тырышып эзләнүләре нәтиҗәсе. Мондый зур талантның башы, әлбәттә, гаиләдән килә. Әтисе Алик Буторин белән әнисе Галинаны да җыр кавыштырган. Алар Әсән техникумында җыр ансамблендә бергә җырлаганнар. Җыр-моңга булган мәхәббәтләре кызларына күчкән. Беренче хезмәт чыныгуын “Танок” ансамблендә алуы да белем һәм тәҗрибәсен арттыра аның. Халыклар дуслыгы йортында эшләве дә бу ханымның осталыгын арттыруга этәргеч бирә. Ул гел халык арасында, алардан фольклор әсәрләрен җыюны дәвам итә, бертуктаусыз эзләнә, милли бизәкләрне берәмтекләп җыя. Бу концертын да беркемне кабатламыйча үзенчәлекле итеп оештырган: аерым чыгышлар гына түгел, берөзлексез барган спектакль формасында иде ул. Бик сусаганда йотлыгып чишмә суын эчкән кебек яратып карады аны тамашачы.
Бүгеннән “асылъяр”лылар Кырымда үтәчәк Бөтенрәсәй фестиваленә әзерлек башладылар. Монда да уңышлар юлдаш булсын милләтебезнең гореф-гадәтләрен дәвам иттерүчеләргә.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре.



