“Асыл” балалар лидеры мәктәбендә узган 7 көн
«Идел» яшьләр үзәге Татарстаннан читтә яшәгән татарлар белән эзлекле эш алып бара: төрле бәйгеләр, ял лагерьлары, очрашулар үткәрә. Агымдагы елның көзге каникул вакытында ул мәктәп балалары өчен бер атналык “Асыл” татар балалары лидеры мәктәбе оештырды. Казанда узган бу лагерьга Әстерхан, Иваново, Новосибирск, Пенза, Самара, Саратов өлкәләреннән, Мәскәү шәһәре, Татарстан һәм Удмуртия республикаларыннан иҗтимагый, мәдәни тормышта актив катнашучы кызлар һәм егетләр килгән иде. Ижаудан без 17 бала бардык. Аларның күпчелеге “Асылъяр” ансамбленә йөрүче кызлар-егетләр иде. Моңа кадәр аларның берсе белән дә таныш булмасам да, бик тиз дуслашып киттек. Алар мине чит итмәделәр, киресенчә, ярдәм итәргә ашыгып тордылар. Бигрәк тә безне Ижаудан җыеп алып барган, һәрвакыт борчылып, терәк булып торган әйдаманыбыз Айгөл Каюмовага мин бик рәхмәтле.
Җыелдык, таныштык, аралаштык, һәммәбез дә дә җиң сызганып лагерь уздырган чараларда, остаханәләрдә актив катнашырга, үзебезне күрсәтергә һәм белем тупларга әзер идек.
Мондагы һәр көн теләге булганнар өчен бассейнда йөзү белән башланды. Суны бик яратканга, мин су коенуның бер көнен дә калдырмадым. Бассейнда туп белән уйнаулар, ярышып су астында йөзүләр, уеннар бик күңелле булды.
Беренче көн көтелмәгән серле призларга бай булды. Беренчедән, безгә танышу хөрмәтенә бик күп бүләкләр тапшырдылар. Китаплар, ручка, блокнот, Казан символикасы белән бизәлгән кружка, “Идел” яшьләр үзәге логотибы төшерелгән битлекләр һ.б.
Танышу кичәсендә һәркем үзе белән таныштырып үтте. Моннан тыш, үзебез дә күп кенә кешеләр белән аралашырга, танышырга өлгердек.
Лидерлар мәктәбендә кичен һәр узган көнгә нәтиҗә ясап, үз фикереңне әйтү традициясе бар иде. Ул “Шәмчек” дип аталды. Миңа бу бик ошады. Гадәти тормышта да кичен “Мин нинди файдалы эшләр башкардым?” – дип нәтиҗә ясап йокларга яту бик кирәкле икән дип, күңелемә салып куйдым.
Лагерьның икенче көнендә телевидение тапшыруларын алып баручы Альбина Асылгәрәева белән очраштык. Ул телевидение журналисты булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында сөйләде, алып баручы булу серләре белән бүлеште. «Шаян ТВ» балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә чыга торган телеканал хезмәткәрләре белән очрашу аеруча истә калды. Әлеге телеканалның яшь геройлары белән танышу, аларны тыңлау бик күңелле булды.
Лагерь барышында Руслан Айсин берничә көн рәттән безне татар тарихы белән таныштырды. Бөтендөнья татар яшьләре рәисе Ленария Мөслимова, Мәскәүдән килгән белгеч Римма Гомәрова проект ясау серләренә төшендерделәр. Без берничә төркемгә бүленеп, проектлар яздык. Берәм-берәм тамашачылар алдына чыгып якладык.
Лагерьның өченче көнендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов килүе, лагерь тормышына аеруча җитдилек өстәде. Ул уңышларга ирешү өчен нинди булырга кирәклеген сөйләде. Биредә катнашучы һәрбер кеше үзенә: “Миңа менә нинди булырга кирәк!” – дип нәтиҗә ясап утыргандыр. Бу өченче көннең иң истәлекле вакыйгасы булды. Луиза Әмирова да безгә ораторлык осталыгы буенча дәрес бирде.
Лидерлар мәктәбенең дүртенче көне дә кызыклы очрашулар, остаханәләр белән дәвам итте. Бу көнне тагын бер яңалык ачтык: «дебатлар» сүзенең мәгънәсенә төшендек.
Моңарчы «дебатлар» сүзен мин сайлаулар белән бәйле дип уйлый идем. Ә ул ничек уза, ни өчен уздырыла? Бу хакта ныклап кызыксынганым булмады. Лагерьда аның мәгънәсен дә, нинди тәртиптә узганын да ныклап аңлаттылар. Ул гына да түгел, без үзебез бу чарада катнаштык. Дебатлар – махсус оештырылган фикер алышу, ике як арасында актуаль темалар буенча фикер алышу. Дебатларда катнашу зур җаваплылык сорый. Монда талант, белем, сүз байлыгы, халык каршында чыгыш ясый белергә кирәк. Юкка гына безне алдагы көнне ораторлык осталыгына өйрәтмәгәннәр икән!
Күбебез мондый чарада беренче тапкыр катнаштык. Һәм әйтергә кирәк: сер бирмәдек. Миңа бик кызык тема туры килде. Бердәм дәүләт имтиханнарына каршы чыгып, элеккечә имтиханнар бирүне хупларга, барысын да күндерерлек итеп чыгыш ясарга тиеш идем. Безнең төркем әлеге дебатларда җиңеп чыкты. Бер атна сизелми дә узып китте. Инде танышып, дуслашып, бер гаилә кебек яши генә башлагач, хушлашу бик ямансу була икән. “Асыл” татар балалар лидеры мәктәбе үз эшен тәмамлады. Катнашучыларга сертификатлар тапшырылды, үзләрен актив күрсәткәннәр дипломнарга лаек булды. Без үзебез яшәгән төбәкләргә таралыштык. Лагерь сменасының якты мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр.
Самира Макарова,
Ижау шәһәре, 35нче мәктәп.
Ләйсән Шәрипова (6нчы гимназия укучысы):
«Татар балалар лидеры мәктәбендә икенче тапкыр катнашуым. Бу смена бер атна гына булса да, шушы кыска вакыт эчендә бик күп файдалы мәгълүмат тупладык, үзебезне кешеләр алдында тотарга, чыгыш ясарга өйрәндек. Төрле кызыклы лекцияләр, остаханәләр, дәресләр булды. Безгә бик күп төрле кунаклар килде. Бер атна эчендә шушы кадәр белемне беркайдан да алып булмый. Иң күңелле, иң талантлы, актив кызлар-егетләр нәкъ бирегә җыела. Мин моңа икнче тапкыр инандым. Бер тапкыр «Идел» яшьләр үзәгенә килсәң, аннан китәсе дә килми. Чарадан дипломнар алып, бик күп дуслар табып, бик канәгать булып кайттым».
Никита Медведев (62нче мәктәп укучысы):
«Миңа лекцияләр, дебатлар, тренинглар, җыр-бию, күңел ачу уенна-ры – барысы да ошады. Мондый лагерьда беренче тапкыр катнашуым, шуңа күрә хис-кичерешләр бик күп, сөйләп бетергесез!»
Марат Кашапов (Вараксино мәктәбе):
«Лагерь бик тә ошады. Үземә бик күп дуслар таптым. Иртәннән кичкә кадәр бик күп чаралар оештырылды. Барысы да күңелемә хуш килде. Мондый татар мохитендә булу безгә бик кирәк. Анда катнаша алуым өчен “Асылъяр” ансамбленә һәм барлык оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә».
Иллария Садыйкова (6нчы гимназия укучысы):
“Казанга барасымны белгәч, мин бик шатландым! Ул көнне бик зарыгып көттем. 2нче ноябрьдә Казанга юл тоттык. Миңа Казанга бик тиз килеп җиттек төсле тоелды, чөнки юлда дусларым белән сөйләшеп, серләшеп, уйнап бардык. Казан безне колач җәеп, зур кунакчыллык белән каршы алды. Лагерь сменасы төрле тренинглар, очрашулар, остаханәләр, тәмле ризыклары, ачык күңелле әйдаманнары белән күңелемә хуш килде. Төрле чараларда катнаштык, җырладык, биедек, татарча сөйләшергә, үзебезнең фикеребезне җиткерергә өйрәндек. Иң мөһиме: яңа дуслар таптык, чит төбәкләрдән килгән яшьтәшләр белән аралаштык.
Бер атна бер көн кебек кенә узып китте. Әмма без бу лагерьга тагын барырбыз әле, дип ышанып калам».