Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Асыл егетләрнең берсе
17.06.2016

Асыл егетләрнең берсе

Тыйнак кешеләрне күргәнем бар, әмма бу дәрәҗәдә тыйнаклыкны беренче тапкыр очраттым. Сүзем Сарапул шәһәренең кикбоксинг буенча Россия чемпионы 19 яшьлек Альберт Рәхмәтуллин турында.

«Үзең турында сөйлә әле?” — дигәч тә, “Нәрсә сөйлим инде?” — дип җавап кайтарды ул. Анда бер тамчы масаю, мактану да юк. 12 яшеннән “Энергия” стадионына тренировкаларга йөрү, уку белән параллель рәвештә эшкә йөрү — аның өчен гадәти әйберләр.
Альберт педагогия көллиятенең физкультура бүлегенең 3нче курс студенты. 17 медале бар. Нефтекама шәһәрендә 2014 елда үткәрелгән Россия чемпионатында беренче урынны алып, спорт мас­терлыгына кандидат нормасын үти. 2015 елда Анапада Дөнья кубогында икенче урынны ала. Быел менә яңадан аны Анапага ярышларга чакыралар. Тик Альберт бара алмый, чөнки анда бару өчен тиешле сумманы туплый алмаган. Шәһәрнең спорт комитеты казнасы бик сай шул.
Газета укучыларның күргәне бардыр, кикбоксинг — бик кырыс көрәш. Бер сугуда спортчы егылырга һәм торып, яңадан көрәшә алмаска мөмкин. Кул-аяк сыну, травмалар еш була. Альберт та берничә ел элек ярыш барышында кулын 2 урыннан сындырып, ярты елга сафтан чыга.
Авырлыкларга бирешмәүнең төп сәбәбе — иркәләнеп үсмәүдә, күрәсең. Әти-әнисе белән хуҗалыкта эшләп, өлкәннәрне хөрмәт итеп, сүз тыңлап үскән егет ул. Әле мин аның татарча сөйләменә дә шаккаттым. Бер генә рус сүзе дә кыстырмыйча сөйләгән яшьләрне шәһәрдә сирәк очратасың.
— Ничек шулай тәрбияли алдыгыз? — диюемә әбисе Рәзифә:
— Гаиләдә беркем эчми-тартмый, гел хезмәт белән яшибез, — ди.
Җитмәсә, Альберт быелгы Сабантуйда 21 метрлы колгага менүдә дә беренче урынны алды.
— Кара бу егет колгага ничек оста менә, — дип карап тордым ди әбисе. — Төшеп җиткәндә генә оныгымны киеменнән танып алдым. Бүләккә мультиварка бирделәр.
Без Альберт кебек яшьләребезгә сок­ланабыз. Менә бит нинди булган татар егете, дибез.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.