Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - “Аулак өй”дә булдым әле
12.01.2017
“Аулак өй”дә булдым әле
Халыклар дуслыгы йортында “Ак калфак” оешмасы (Алия Абдуллина җитәкчелегендә) “Аулак өй” бәйрәмен уздырды. Оешма каршында Галия Быкова җитәкчелегендә “Дуслык” исемле яңа ансамбль эшли башлаган. Хатын-кызлар үзләренә матур ак калфаклар теккәннәр. Ансамбль бик эчтәлекле бәйрәм концерты әзерләгән. Чыгыш ясаучылар барысы да милли киемнәрдән иде. Алар төрле милли уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр. 4 гармунчы милли моңнар белән дәрт өстәп тордылар. Соңыннан артистлар да, тамашачылар да чәй өстәле янына җыелдылар.
Вәҗиһә Заһидуллина, Ижау шәһәре.





