Афәрин, «Яшьлек»!

4-7 октябрь көннәрендә Самарада бишенче тапкыр Россиякүләм “Түгәрәк уен” фестивале узды. «Халыклар дуслыгы йорты»ның төрки телләр мәдәнияте бүлеге методисты Лариса Гайнетдинова тәэсирләре белән уртаклашып, түбәндәгеләрне сөйләде: «Фестивальдә 17 регионнан килгән 550 кеше катнашты. Удмуртия данын Сарапул шәһәренең «Яшьлек» ансамбле яклады. Быел фестиваль узган елдагыларыннан катнашучыларның күплеге һәм алар арасында балаларның да булуы белән аерылып торды. Бу бик мөһим. Чөнки нәкъ әлеге чарада халкыбызның мәдәни мирасы яшь буынга тапшырыла. Җырлап-биеп күңел ачудан тыш, тирән эчтәлекле семинарлар да оештырылган иде. Мин үзем өчен күп нәрсә алдым. Әстерханнан, Омскидан килгән ансамбльләрнең чыгышлары аеруча ошады. Ә “Яшьлек” ансамбле дипломант исеменә лаек булды. Ансамбльнең солисты Ринат Фәррахов өченче урынны яулады. Әгәр ул репертуарында безнең якта гына җырлана торган җырларны башкарса, һичшиксез, җиңүче булачак иде. Гран-прига Самараның “Ак каен” төркеме лаек булды. Киләсе елга “Түгәрәк уен” Казан шәһәрендә узачак”. Без, үз чиратыбызда, “Яшьлек” ансамбле үзешчәннәрен (җитәкчесе Ильвира Сәлимҗанова) әлеге фестивальдә Удмуртия татарлары йөзен лаеклы күрсәтүләре, Ринат Фәрраховны җиңүе белән чын күңелдән тәбриклибез.



