Аһәңле тавыш иясе
“Татар моңы” бәйгесендә җиңү яулаган яшь җырчы Марат Фәйрушин шушы көннәрдә беренче тапкыр Ижау тамашачысына үз концертын тәкъдим итте. Концерт бик җанлы, күңелле үтте. Яшь җырчының иҗатташ дуслары да талантлы артистлар. Күбесе уен коралларында уйный, җырлый, бии. 2 сәгатьтән артык барган концерт бер мизгел кебек узып китте. Яшь артист белән якыннанрак танышу нияте белән, күп кенә тамашачы кызыксынган сораулар яудырып, концерттан соң үзенә мөрәҗәгать иттем.
— Эстрада күгендә янып килүче якты, яшь йолдыз Марат Фәйрушин кем ул? Газета укучыларыбызны, тамашачыларны кызыксындырган әлеге сорауга җавап биреп, үзең белән таныштырып үтсәң иде.
— Тумышым белән Чаллы шәһәреннән, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшим. Миңа 25 яшь, өйләнмәгән. Сәхнә тормышы белән 5 яшемнән таныш. Кечкенә чагымда әти-әнием сәләтемне күреп, балалар бакчасына йөргәндә үк җыр түгәрәгенә йөрттеләр. Үсә төшкәч, Чаллы шәһәрендә эшләп килүче “Җәүһәр” ансамблендә шөгыльләнеп, җыр дөньясына чумдым. Түбән Кама шәһәренә күченеп килгәч, музыка мәктәбенең баян классында белем алдым, бию белән шөгыльләндем. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр бүлегендә белем алдым. “Йолдызлык”, “Сандугач керде күңелгә”, “Татар моңы” һәм башка халыкара конкурсларда катнашып, беренчелекне яулап, гран-при иясе булдым. Талантлы, көчле тавышлы кешеләр белән ярышу авыр булса да, мондый чараларда мин һәрвакыт үз көчемне сынар өчен катнашам. Бәйгеләрдә җиңүләрем киләчәктә иҗат итәргә этәргеч булды, чөнки бүгенге көндә, чын мәгънәсендә, сәнгать тормышында кайныйм, дисәм дә була. Сәхнәдәш дусларым белән Россия буйлап гастрольләрдә йөрибез. Озакламый Башкортостан якларына концертлар белән чыгачакбыз.
— Марат, нинди рухтагы җырлар башкарырга яратасың? Концертта яңгыраган “Салагыш болыннары” җыры репертуарыңа ничек килеп керде?
— Репертуарыма мин күбрәк туган якка мәхәббәт белдерүче, әнкәйләргә багышланган халык җырларын һәм дә классик әсәрләр сайларга тырышам. Мостафа Ногман сүзләре, Рөстәм Яхин көенә иҗат ителгән “Салагыш болыннары” җырын, бер мәҗлестә чыгыш ясаганнан соң, нәкъ менә әлеге җырның тавышыма туры килгәнлектән, репертуарыма кертергә тәкъдим иттеләр. Салагыш авылының бу якларда булуын моңа кадәр белмәгән идем, бүген Ижауга килгәч ишетеп, таң калдым.
— Хәзерге заманда татар эстрадасында йолдызлар күп. Сәхнәгә чыгу, танылу синең өчен авыр булмадымы? Бүген яхшы клип төшереп популярлык арттырып була кебек, киләчәктә яңа клиплар төшерергә уйлыйсыңмы?
— Бүгенге көндә сәхнәгә чыгу, танылу авыр, әлбәттә, тик һәрбер җырчының үз йөзе, үз репертуары, үз тамашачысы булырга тиеш, дип уйлыйм. Дөресен генә әйткәндә, артистның танылуында телевидениенең дә роле зур. Шунлыктан, без дә клиплар төшерәбез һәм киләчәктә дә тамашачы игътибарына матур, кызыклы һәм эчтәлекле музыкаль видеоязмаларыбызны тәкъдим итәчәкбез.
— “Синең язлар” җырына төшерелгән клиптагыча, син тормышта да бәхетең өчен барлык каршылыкларны җиңеп, үз максатыңа ирешәсеңме?
— И-и, тормышта андый ук түгел инде мин, гадирәк (көлә). Тик, ныклабрак уйлап карасаң, күпмедер өлеш охшашлыклар бар, әлбәттә.
— Киләчәккә планнарың?
— Киләчәктә иҗат юлыбызны дәвам итеп, яңа концерт программабызны әзерләп, тамашачыбызны яңа иҗат җимешләре белән сөендерергә планлаштырабыз. Моның өчен бүгенге көндә яңа җырлар яздыру, костюмнар тектерү өстендә эшлибез.
— Ижау сине ничек кабул итте? Газетабыз аша тамашачыңа теләкләрең?
— Ижау сәхнәсендә беренче тапкыр булуыбызга карамастан, ижаулылар безне яхшы кабул иттеләр! Биредәге тамашачы башкалардан бик күпкә аерылып тора икән. Киләчәктә дә иҗат белән янып яшәсеннәр, концертларыбызга килеп йөрсеннәр иде. Барыгызга да исәнлек-саулык, чиксез шатлыклар, тыныч тормыш телим.
— Әңгәмәң өчен зур рәхмәт, Марат. Кабатланмас тавышың, моңлы җырларың белән киләчәктә дә тамашачыңны сөендереп яшәргә язсын. Иҗади уңышлар телим.
Ләйсән Әхмәтова



