Балаларга 7 яшькә кадәр пособие түләнәчәк
11 мартта Халыклар дуслыгы йортында Удмуртия Социаль сәясәт һәм хезмәт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды. 2019 елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды, яңалыклар турында сөйләделәр.
Россия Президенты Владимир Путин үзенең Федераль Җыенга юлламасын демографик мәсьәләләрдән башлаган иде. Күпләрне кызыксындырганы – Россиядә аз керемле гаиләләрдәге балаларга 7 яшь тулганчы пособие түләргә кирәк дигән тәкъдиме. Аның сүзләренчә, илнең киләчәге балалар туу мәсьәләсен хәл итүгә турыдан-туры бәйле. “Шуңа да 3 яшьтән 7 яшькә кадәр булган балаларга пособие түләүне кертергә тәкъдим итәм”, – диде Владимир Путин. Президентның бу сүзләре 7 яшькәчә балалары булган аналар арасында тиз таралды. “Бу пособиене кайчан алып була? Ул нинди гаиләләргә бирелә?” — дип сораулар белән редакциягә дә еш мөрәҗәгать итәләр.
Коллегия утырышында мондый түләүләрнең кемгә, нинди очракта биреләчәген аңлаттылар. Социаль сәясәт һәм хезмәт министры Татьяна Чуракова: “Пособие керемнәре бер кешегә бер яшәү минимумыннан артып китмәгән гаиләләргә биреләчәк. Әлегә бу закон Россия Федерациясе дәрәҗәсендә эшләнү стадиясендә. Тиешле норматив документлар әзерләнеп беткәч тә, матди ярдәмне алу өчен гаризаларны күпфункцияле үзәк (МФЦ) яки яшәү урыны буенча социаль яклау бүлеге аша да кабул итәчәкбез. Документлар тапшыруны мөмкин кадәр гадиләштерү өчен, кайбер документларны үзебез соратып алачакбыз. Әгәр гаиләнең бер әгъзасына бер яшәү минимумыннан азрак керем туры килә икән, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар өчен ай саен пособие биреләчәк. Гаиләләр 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап бөтен чор өчен түләү алачак. Ягъни, пособиеләр 2020 елның 1 гыйнварыннан алып исәпләнәчәк һәм түләнәчәк”, – дип аңлатты.
Әлеге төр түләү Россия Федерациясе Президенты тәкъдим иткән “Демография” илкүләм проектының “Гаиләләргә бала туганда финанс ярдәме” проектына кертелгән. Бу хакта Удмуртия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Анастасия Муталенко билгеләп үтте. ”2020 елда 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге гаиләләргә түләү күләме яшәү минимумының яртысын (50%) тәшкил итәчәк. Удмуртиядә бу түләү — 4 982 сум, 2019 елның икенче кварталында яшәү минимумы 9 964 сум иде. Удмуртиядә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 23 меңнән артык бала тәрбияләнә. Удмуртиядә кеше башына уртача керем 9992 сумнан артмаган гаиләләр әлеге түләүне алачак. Бу түләүләр өчен бары тик ата-ананың берсеннән гариза гына кирәк. Башка барлык белешмәләрне Социаль сәясәт министрлыгы мөстәкыйль рәвештә җыячак”, — диде ул.
2019 ел нәтиҗәләре буенча республикада туучылар саны кимегән. Росстатның 2019 елгы мәгълүматларына караганда, республикада 14 602 бала туган, бу 2018 елның шул ук чорына караганда 1 838 балага кимрәк (2018 елда — 16 440). Шуңа да карамастан, 2019 елда туучылар санының кимүе буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 2нче урында тора (Киров өлкәсеннән соң). Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: 2019 ел ахырына балалар тууның артуы күзәтелә. Моңа федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә күрелә торган ярдәм чаралары тәэсир итте.
Беренче бала тугач, пособие түләү шартлары үзгәрде. Гаилә кереме бер кешегә 2 яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта айлык түләү билгеләнә. Ул 3 яшькә кадәр түләнә. Төбәк бюджеты хисабыннан өченче һәм аннан соңгы балаларга 1,5-3 яшькә кадәр 5 мең сум күләмендә ай саен пособие бирелә. 2019 елда мондый түләүне 3 098 хатын-кыз алган.
«Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү — 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру» региональ проекты кысаларында 3 яшькә кадәрге баланы карау (декрет) ялындагы хатын-кызларга өстәмә һөнәри белем бирелә. 2019 елда 200 хатын-кыз белем алган. Яшь аналар күпчелек бухгалтер, кладовщик, менеджер, чәчтараш, пешекче, тегүче, кадрлар буенча белгеч кебек һөнәрләрне сайлый. 2020 елда 485 хатын-кызны һөнәри укыту планлаштырыла.




