Балаларның көне бушка узмасын
Удмуртия Диния нәзарәтенең максаты — балаларның ялын файдалы һәм кызыклы итеп оештыру. Июльнең соңгы атнасында Ижауның Җәмигъ мәчетендә укучылар өчен ял итү һәм өстәмә белем алу курслары ачылды.
Балалар республиканың төрле шәһәр-районнарыннан гына түгел, ә Татарстаннан, Башкортстаннан да килгәннәр. Укучылар биредә ял да итәләр, өстәмә дини гыйлем дә алалар. “Безгә монда нык ошый. Тәмле итеп ашаталар, дәресләр күңелле үтә, тәрбияче апалалар да әйбәт. Үземә яңа дуслар таптым”, — дип сөйләде Әгерҗе кызы Әминә Шпартюк.
Ял итүчеләрнең бер генә минуты да бушка үтми. Һәр бала нәрсә беләндер мәшгуль. Кемдер кул эшләнмәләре ясый, кемдер Коръән укый, малайлар спорт уеннарында катнаша. Быел ата-аналарны балалар өчен оештырылган нәкъ менә шундый тулы һәм кызыклы программа җәлеп иткән дә икән. Узган ел курсларда 33 бала шөгыльләнсә, быел аларның саны 80гә җиткән. Шулар арасында 50 кыз һәм 30 малай. Бу турыда өлкән тәрбияче Ләйсән Гыйльмуллина сөйләде: “Чыннан да, курслар узган еллардан бераз аерыла. Без күп төрле түгәрәкләр оештырдык. Тукымадан, кәгазьдән, агачтан эшләнмәләр ясарга өйрәтәбез. Спортка да зур игътибар бирелә. Шәһәрдәге балалар өчен күңел ачу үзәкләренә бару да оештырылачак. Дини һәм рухи гыйлем бирү дә — безнең максат”. Программаны төзегәндә, балаларның ял вакыты күбрәк калсын дип тә тырышкан оештыручылар. “Укучылар ел дәвамында бик күп укыйлар, тырышалар. Әлеге курсларда белем бирү каралса да, авыр программалар кулланмыйбыз. Балаларның узган елгы теләкләрен дә исәпкә алдык. Нинди генә чара булмасын: дәресме, түгәрәкме, спорт уеннарымы — иң беренче чиратта, ул укучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш”, — ди оештыручылар.
Курслар ун көн дәвәм итәчәк. Ә ата-аналар, балаларның ялын оештырганнары өчен, Удмуртия мөфтиятенә зур рәхмәтләрен җиткерәләр.




