Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Балалар туу арта
16.02.2012

Балалар туу арта

Гаилә эшләре һәм демографик сәясәт комитеты рәисе Ольга Лубнина белдерүенчә, Удмуртиядә 18 яшькәчә балалары булган 209 557 гаилә яши. Удмуртия халкының 20 процентын (305 476 кеше) балалар тәшкил итә. 2011 елда Удмуртиядә 21 823 бала туган. Бу, 2010 ел белән чагыштырганда, 139га күбрәк. Регионның социаль-икътисади үсеше гаиләләрдә икенче, өченче бала тууга уңай йогынты ясый. 2009 елда 49 процент хатын-кыз икенче бала тапса, 2011 елда бу сан 53,9 процент тәшкил итә. 2011 елда республикада 191 игезәк бала, 4 өч игез бала дөньяга килгән. Дәүләтнең бүгенге социаль сәясәте аналарны һәм балаларны яклауга юнәлдерелгән. «Яшь гаиләләргә торак» дигән Президент программасы, «Күп балалы гаиләләрне социаль яклау чаралары турында» республика законы уңышлы тормышка ашырыла. 2011 елда әлеге законга кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2012 елдан аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләр генә түгел, ә барлык күп балалы гаиләләр коммуналь хезмәтләргә түләү буенча 30 процент ташламага ия.