Балезино районына фәнни экспедициядән соң
Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре, электән үк килгән традиция буенча, елга берничә мәртәбә төрле экспедицияләргә чыга. 2012 елның июнь аенда Институт тарафыннан Удмуртия Республикасына комплекслы фәнни экспедиция оештырылды. Экспедициягә 4 июнь көнне иртәнге сәгать биштә үк юлга чыгып киттек. Ижау шәһәренә килеп җиткәч тә, анда кермичә туп-туры татарлар иң күп яши торган Балезино районына ашыктык.
Балезино районы хакимияте безне яшәр өчен Балезино авылында урнашкан коррекцион мәктәп-интернат бинасына урнаштырды, вакытлыча яшәү һәм эшләү өчен бөтен уңайлыклар тудырылды, рәхмәт аларга.
Җирле татар активистлары дигәндә, Кистем авылында яшәүче имам-хатыйп һәм мәктәп музее җитәкчесе Илмир Касимов һәм Мирия Касимовалар татар халкы өчен янып торучы, бик акыллы, белемле, ярдәмчел, кунакчыл яшьләр булып чыкты. Алар безгә һәрьяклап ярдәм күрсәтте. Илмир Касимов үз көче белән җыйган археографик материаллар белән таныштырды. Үзендә сакланучы кайбер борынгы кулъязмаларны ул Институт архивына тапшырырга да ризалашты. Алар арасында догалар, багышлаулар, Коръән аятьләре, мөнәҗәтләр, дини риваятьләр, хатлар һ.б. бар.
Удмуртия төбәгендә, бигрәк тә Балезино районында, электән үк “Шәехбаба” мөнәҗәте бик популяр булган, аны һәр дини мәҗлестә диярлек яратып укыганнар.
Шәехбаба исемле шәхесне Кистем авылында һәр кеше белә диярлек. Аның турында мәгълүмат “Ислам на Урале” дип аталган энциклопедиядә дә бирелгән. Шәехбаба үзе Дербент янындагы Маграка авылында якынча ХIХ гасыр башында туган. Кызганычка каршы, туган еллары билгеле түгел. Аның бабасы Шәехкорбан милләте буенча төрек булган. Рус-төрек сугышыннан соң ятим калгач, Шәехкорбанны Шәехмәхмүд исемле бер кавказ кешесе үзенә уллыкка алган. Шәехбабаның ни рәвешле Дагестан җирләреннән Удмуртия якларына килеп чыкканлыгы бик гади аңлатыла. Ул Имам Шамил белән бергә рус гаскәренә каршы көрәшкән. Дербент восстаниесендә катнашканлыгы өчен аны кулга алалар һәм Пермь шәһәренә каторгага җибәрәләр. Соңыннан Шәехбаба Казан губернасы Свияжски өязе Мулла иле авылына озатыла. Биредә ул ишан Вәлид кызы Фатыймага өйләнеп гаилә кора. Хатынының туганнары Кистем авылында яшәгәнлектән, бу авылга ул еш кунакка килгән. Шунда һәм якын-тирә авылларда ул ислам динен, төгәлрәк әйткәндә, суфыйчылык тәгълиматын тарату эшләре белән шөгыльләнгән. Шул сәбәпле, халык күңелендә Шәехбаба бер изге әүлия буларак истә калган. Ул үзе суфый булганлыктан Кистем авылында суфыйчылык элементлары калган. Авыл имамы сөйләвенчә, кайбер өлкән яшьтәге картлар азан әйтелгәннән соң баш бармакларын үбеп, мыекларын һәм кашларын сыпыралар. Янәсе, йөз нурлансын өчен. Кайбер мәҗлесләрдә әбиләр “Аллаһ” дип аяк тибеп утыралар. Бу рәвешле алар ишанга тапшырылалар икән. Шулай ук карчыклар түгәрәкләшеп утыралар, аннары “уф” дип әйтеп аркаларына авалар, ягъни бу да ишанга тапшырылу була.
Шәехбабаның могҗизалары хакында да Кистем авылында төрле риваятьләр йөри. Аларны безгә Илмир Касимов сөйләде. Мәсәлән, бу әүлия тәһарәт алырга чыккач, юкка чыга торган булган. Шулай ук җир сөргәндә Шәехбаба бер үгез белән чыккан, басу янында агачлар арасыннан икенче үгез килеп чыгып, шул икесе белән җир эшкәрткән. Шамил гаскәрендә сугышып йөргәндә, әсирлеккә төшкәч, “Аллаһ” дипөрә торган булган, шунда ук богаулары өзелгән.
Шәехбаба өч яклы өй төзеп калдыра һәм әйтә: “Килер бер көн, монда минем өченче балам килер.” Аның Фатыймадан ике улы гына булган. Чыннан да Кавказ якларында аның өченче баласы табылып, бирегә килеп чыга. Шулай бервакыт халыкны дингә чакырырга дип сәфәргә чыкканда: “Мин бүтән кайтмам, Пермь шәһәрендә үләрмен, минем җәсәдемне зиратка алып кергәч, күгәрчен кайда кунар, шунда күмәрсез,” — дип әйтеп чыгып киткән. Шул рәвешле туганнары аны җирлиләр дә, имеш. Чыннан да, аның кабер ташы Пермь шәһәрендә һаман да саклана әле. Ташта язылганча, ул 1889 елның 12 июнендә вафат булган.
Шәехбаба мөнәҗәтенең кем тарафыннан, кайчан иҗат ителүе мәгълүм түгел, шуңа күрә ул халык авыз иҗаты әсәре булып санала. Мөнәҗәтнең төрле вариантлары бар, төрле кулъязмаларда төрлечә китерелә. Безнеңчә, иң тулы варианты мулла Вәлиулла Сибгатулла улының мәдрәсәдә укыган чагында, ягъни ХХ гасыр башында язылган дәфтәрендә бирелгән. Икенче вариантын Габдулла Галиәкбәр улы Кәчимов язып калдырган. Аныкы да 1919 елга хәтле язылган булса кирәк. Эчтәлекләре буенча алар әллә-ни аерылмый, фәкать кайбер юлларда сүзләре башкачарак бирелгән.
Айдар Гайнетдинов, филология фәннәре кандидаты



