Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Барсы да үз кулыбызда
30.06.2016

Барсы да үз кулыбызда

Аның өчен “авыр”, “мөмкин түгел” дигән сүзләр юк. “Барсына да ирешеп була, бары тик теләк кенә булсын”, — ди Ижауда гына түгел, башка төбәкләрдә дә исеме таныш эшмәкәр Фәрид Әнәс улы Гарипов. Мин аңа: “Максатларга ирешү өчен нәрсә ярдәм итә?” — дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем. Бүгенге көндә мәктәпне тәмамлаучылар һөнәр сайлау, укырга керү мәсьәләләре белән янып йөргән вакытта, аның белән булган әңгәмә, киңәшләре бик урынлы яңгырый.
— Фәрид әфәнде, үзегез, эшегез турында сөйләгез әле.
— Мин ИжДТУда маркетинг һәм менеджмент факультетының икътисад һәм предприятиедә идарә итү юнәлеше буенча белем алдым. Эшмәкәрлек — күпләр уйлавынча сатып алып, аны янә сатып җибәрүче генә түгел ул. Ул — яңа бизнес-идеяләр уйлап табучы, ниндидер эш башлап җибәрүче кеше, әйләнә- тирәдәгеләрнең ихтыяҗларын өйрәнүче, ә кайчакта үзе формалаштыручы. “Торуда” компаниясе төркемендәге безнең идеяләр үз яссылыгында үсеш ала, без үз урыныбызны таптык. Бүгенге көндә 15 юнәлештә эшлибез.
Эшмәкәрләр әйләнә-тирәбездә җитәр­лек. Әмма эшмәкәрлек эшен җәелдереп җибәрү бик ансат түгел. Мин башта ялланып эшләүче хезмәткәр идем. 2009 елгы кризиста, мин эшләгән фирма ябылу алдында калды. Бу очракта миңа яңа эш урыны эзләргә, я булмаса фирма сак­лап, үз кулларыма алырга тиеш идем. Мин икенче юлны сайладым. Иң кыены — җитди адымнар ясау булды. Оптимизация үткәрергә, чыгымнарны һәм кешеләрне кыскартырга кирәк иде. Әлбәттә, беренче ел иң кыены булды. Безнең продукциягә ихтыяҗ 5 тапкырга кимеде. 2010 елда бары тик корпоратив клиентлар белән генә хезмәттәшлек иттек. Мөмкинлектән чыгып, масштабны бераз арттырдык. 2010 елның июнь аенда без беренче тапкыр сату белән читкә чыктык һәм бу безгә зур уңышлар китерде. Шуннан соң без читтә сатуга игътибарны арттырдык. Әкренләп фирмада эшләүче кешеләр саны 7дән 66га кадәр үсте.
Ничек уйлыйсыз, максатларга ирешү юлында нәрсә ярдәм итә?
— Уңышларга без “нәрсәдер ярдәмендә” түгел, ә “моңа карамастан” дигән позиция белән эшләгәнгә ирештек, минемчә. Барысы да безнең үз кулыбызда, бары тик тырышлык кую, алга барырга омтылу кирәк икәнлеген тирәннән аңлау. Һәм, әлбәттә, якыннарың, гаиләң ныклы терәк, өйдә аңлаучы кешеләр булганда үсешләргә ирешү күпкә җиңелрәк.
— Ә һөнәр сайлаганда, әти-әниләре басымы астында үзләре теләмәгән белгеч­лек буенча укырга кергән яшьләр турында нәрсә әйтер идегез?
— Һөнәр күңелгә ошарга, үзеңә матди яктан файда булса, башкаларга да файда китерергә тиеш. Ул катлаулы да, шул ук вакытта кызыклы да булырга мөмкин. Кайчакта катлаулы хәлләрдән чыгу юлларын таба алмыйча җәфа чигәм, тапкач, шушындый күңелле мизгелләр өчен тырышлык куярга кирәклеген аңлыйм. Кемгәдер моңарчы тапталып беткән, чикләр ачык итеп сызылып куелган эш ошый, кемгәдер исә ирек, иҗади очыш кирәк.
Үземне эшсез итеп күз алдына да китермим мин. Ул өйдән кала күңелем тартыла торган икенче урын. Эш — өйгә акча эшләп кайта торган җир генә түгел бит ул. Анда кеше үсеш ала. Өйдә генә утырса, ул дөньядан артта калыр иде.
— Әле нинди һөнәр сайларга икәнен билгеләргә өлгермәгән яшьләргә әйтер сүзегез бардыр бит?
— Нәрсәгә дә булса ирешим дисәң, үзең нәрсәне яхшырак эшли беләсең, шуңа тотынырга, шуңа вакытны күбрәк сарыф итәргә кирәк.
— Сезнең кебек эшкә бирелгән кешенең буш вакыты калмыйдыр?
— Нигә калмасын?! Мин байлык һәм абруйны күрсәтә торган атрибутлар белән мавыкмыйм. Мисал өчен, эшкә 4 чакрым араны беркайчан да автомобиль белән түгел, кышын җәяү, җәен велосипед белән йөрим. Спортны хуп күрәм. Эштә барлык хезмәткәрләргә дә спорт чыгымнары өчен компенсация түлибез. Үзем мин тау чаңгыларында шуарга, кыяларга менәргә, альпинизм белән шөгыльләнергә яратам. Моның өчен физик әзерлек кирәк. Шуңа да атнага өч тапкыр 11-13 чакрымга йөгерәм.
Уртак кызыксынуларыбыз булган дусларым белән елына берничә тапкыр Уралга барабыз. Ослянка, Ямантау, Иремель тау­лары, тау күлләре, шарлавыклар, тау куышлыклары белән кызыксыну, ял итү бик күңелле. Альпинизм казанышларым итеп, хәзерге вакытта Альп тауларының иң биек ноктасы булган — Монблан, Европадагы иң биек тау — Эльбрус һәм дөньядагы иң матур тау буларак танылган — Маттерхорнны саныйм.
Шулай да, бер хыялым чынга ашмады. Бик аздан гына шәхси пилот таныклыгы ала алмыйча калдым. Метеорология, аэродинамика, самолет йөртү, самолетның техник төзелешен, двигателен һәм башка дисциплиналарны өйрәндем, имтиханнарны уңышлы тапшырдым. Ә боларга кадәр медицина комиссиясе үтәргә кирәк иде. Күзем бераз начар күрү сәбәпле, комиссияне үтә алмадым. Ә аннары берничә ай эчендә күземне дәваладым. Һәм… мәҗбүри очу программасын үтәп бетерергә бер атна калгач, гаилә мәшәкатьләре туу сәбәпле, өйгә кайтырга туры килде. Шулай итеп, балачактан килгән очу теләгем чынга ашмыйча калды. Әмма мин бу хыялны, һичшиксез, иртәме соңмы чынга ашырачакмын, Алла боерса. Бик теләсәң, космоска да очарга була, диләр бит.
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт сезгә! Эшегездә, тормышыгызда тагын да зур уңышлар телим.

Әңгәмәне Гүзәл Исхакова әзерләде.