Барысы да ачыкмы?
Күптән түгел миңа Гомумроссия халык фронты Удмуртия региональ бүлеге делегациясе составында Йошкар-Олада узган “Регионнар. Гамәлләр” форумында катнашу мөмкинлеге туды. Бу чара илебезнең 21 регионыннан 450 халык фронты активистын берләштерде. Без биредә коррупция, халыкның хезмәт белән тәэмин ителү, милләтара мөнәсәбәтләр, медицина хезмәте, сәнәгать үсеше, су ресурсларын саклау, торак-коммуналь хуҗалык һәм көн кадагына каккан башка мәсьәләләр хакында фикер алыштык, аларны чишү юлларын эзләдек.
Моның өчен биш тематик мәйданчык эшләде. Һәр мәйданчыкта узган киңәшмәләрдән соң халык фронты активистлары тарафыннан актуаль проблемалар буенча нәтиҗә ясалды. Тәкъдимнәр әлеге фронтның җитәкчесе Владимир Путинга тапшырылды. Ә иң кискен сорауларны форумда катнашучылар Владимир Путин белән очрашу вакытында үзенә шәхси бирделәр.
Ул безнең белән өч сәгать аралашты. Балаларны хезмәт белән тәрбияләү, волонтерлык, авыл хуҗалыгына кадрлар әзерләү турында да сораулар яңгырады.
Без — Удмуртия делегатлары — бердәм сайтлар эшләнмәләре булдыру турында сорау күтәрдек. Владимир Путин безнең белән килеште һәм сайтлар өчен шаблон булдырырга вәгъдә итте.
Шәхсән мин мондый очрашуларны, форумнарны бик кирәкле дип бәялим. Ул регионнардагы мәсьәләләрнең ил күләмендә хәл ителүенә, регионара тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә.
Форумда катнашып, мин үземә көч һәм бик күп идеяләр тупладым. Аларны туган республикамда чынга ашырырга омтылачакмын.
Марат Хәмидуллин,
Удмуртиядәге халык фронты активисты.



