Барысы да үзебездә җитештереләчәк

22 июльдә Удмуртиядә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович булып китте. Ул республика Башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Соловьев белән Воткинск сәнәгать компаниясендә һәм Ижау автозаводында эш барышы белән танышты.
Воткинск сәнәгать компаниясендә балалар өчен товарлар — чаналар, атынгычлар, кроватьлар җитештер елә. Компания балалар товарлары җитештерүче предприятиеләр Ассоциациясенә керә. Россиядә әлеге өлкәдә узган ел 700 млрд. сумлык товар җитештерелгән. Шулай булуга карамастан, бу базарда сатыла торган товарның биштән бер өлешен генә тәшкил итә. Мәсәлән, базарда сатыла торган уенчыкларның 18 % гына Россиядә җитештерелгән, ә аяк һәм өс киемнәре моннан да әзрәк. “Әлеге хәл дәүләт җитәкчеләрен уйланырга мәҗбүр итте. Берничә ел элек без бу эш белән җитди шөгыльләнә башладык. Балалар товарлары индустриясе үсеше стратегиясен тормышка ашыруыбызга бер ел булды. Тиздән проектлар конкурсы булачак һәм аларның лаеклыларына дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк. Әлбәттә, көнчыгыш һәм көнбатыш илләре җитештерүчеләре конкуренция тудыралар. Ләкин безнең милли йөзебез, традицияләребез бар. Аларга өстенлек биргәндә, көндәшлек куркытмый,” — диде Аркадий Дворкович.
“Удмуртиядә балалар товарлары җитештерү эше начар бармый. Без Воткинскида эшнең ничек оештырылуы белән таныштык. Можга шәһәрендә дә балалар товарлары җитештерелә. Республикада балалар бакчалары төзүгә зур игътибар бирелә. Аларны үзебездә җитештерелгән товарлар белән җиһазландыру турында уйларга кирәк. Бу барыбыз өчен дә файдалы булачак”, — дип, үз фикерен җиткерде Александр Соловьев. Аркадий Дворкович П.И.Чайковскийның 175 еллык юбилеен лаеклы билгеләп үтү өчен федераль хөкүмәт ярдәм итү мөмкинлекләрен табачак дип ышандырды.



