Көрәш батырлары Пермьгә барачак
Соңгы дүрт-биш ел эчендә Россия Президенты Владимир Путин һәм Россия Хөкүмәте яшүсмерләрдә спорт тәрбияләүгә бик зур әһәмият бирә. Мәктәпләрдә, көллиятләрдә, югары уку йортларында әледән-әле спорт мәктәпләре ачылып тора. Болар барсы да безнең күз алдында.
Үзебезнең Ижау шәһәрендә дә татар-башкорт көрәшенә игътибар арта. 3 декабрьдә Ижау шәһәренең “Металлист” спорт мәктәбендә Удмуртия беренчелеге өчен көрәш бәйгесе — ачык чемпионат уздырылды.
Чемпионат Дәүләт гимны белән башланып китте. Россия конкурслары лауреаты “Асыльяр” бию һәм җыр ансамбленең чыгышы тамашачыларга, кунакларга үзе бер зур бүләк булып, чемпионатка матурлык, гүзәллек өстәде.
Казан шәһәреннән килгән Россия Көрәш федерациясенең директоры Булат Хәбибрахманов, Удмуртиянең спорт һәм туризм министры вазифасын башкаручы Павел Вечтомов, Удмуртиянең милли сәясәт министрының беренче урынбасары Павел Орлов чыгышлары һәркемне дә дулкынландырды, җиңү рухын күтәрде. Әлеге чемпионатны оештыручы Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәгенең президенты Илсур Миңнемуллин көрәшчеләргә зур уңышлар теләде, бу чемпионатта җиңеп чыкканнарны киләчәктә регионара, Россия күләмендәге көрәш чемпионатларында катнашу көтүен әйтте. “Ә Удмуртия республикасы күләмендә көрәшне һәр елны оештырырга тырышырбыз. Тренерларга, укытучыларга, көрәшчеләрне әзерләүчеләргә аеруча рәхмәт”, — диде ул.
Чемпионатта катнашкан көрәшчеләр барсы да бик көчле әзерлекле иде. Көрәштә үзләренең осталыкларын, рухи көчләрен, көрәшнең матурлыгын күрсәттеләр. Чемпионат югары дәрәҗәдә, тәртипле, төгәл үтсен өчен күп көч куйган казыйларга зур рәхмәт. Алар көрәшчеләрне зур җаваплылык тоеп, бик гадел бәяләделәр.
Җиңүчеләр:
70 кг кадәрле яшүсмерләр арасында Павел Матвеев һәм Рамил Миннекаев беренче урынны алдылар. Зурлар арасында 65 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында I урынга — Альмир Рамазанов, II урынга – Диловар Наимов, III урынга Фаррух Одинаев лаек булды. 75 килограммга кадәрле авырлыктагылар арасында I урынны — Альмир Шәрәфиев, II — урынны — Рәдиф Мөэминов, III урынны Радик Төхвәтуллин яулады. 85 килограммга кадәрле авырлыктагылар арасында I урын — Рүзил Гобәйдуллинга, II урын – Риналь Чигашовка, III урын Хуршет Кенджаевка бирелде. Ә 85 кг авырлыктагылар арасында I урынны — Тимур Кәримов, II урынны — Илдар Гыйльфанов, III урынны Айрат Садыйков алды.
Көрәшчеләрне Кубоклар, медальләр, акчалата премия белән бүләкләделәр.
Көрәш батырлары 8 декабрьдә Пермьдә узачак Россия чемпионатына барырга әзерләнәләр.
Гайсә Талипов, Ижау шәһәре.




