Башыбыз исән булсын
Гаяз Исхакый үзенең “Ике йөз елдан соң инкыйраз” исемле әсәрендә 2117 елда бер гарасат вакытында җир шарында калган соңгы татар кешесенең үлеме турында яза. Әгәр бу фаразга ышансак (әсәр фантастик маҗара рәвешендә тасвирлана), соңгы татарның юкка чыгачагына 102 ел калган.
Шәхсән мин үзем әле татар милләте мең, ун мең еллар яшәячәк дип уйлыйм. Бирсен Ходай. Әмма уйласаң, уйланырлык нәрсәләр бар. Халкыбыз арасында маңкортлык чире йоккан бәндәләр күбәя бара. Аның өстенә, катнаш никахлар, гаиләдә балаларны үз ана телләрендә сөйләшергә өйрәтмәү әкренләп татар халкының кимүенә китерә. “Татар теле нигә кирәк ул?”- дигән бер адәмгә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миңнуллин (урыны җәннәттә булсын): “Сиңа ахмак”,- дип әйтү өчен кирәк”, — дип ачуланып җавап биргән. Ачуы нык чыккандыр, күрәсең… Минем өчен үз ана телендә аралаша алмаса, ул кеше нигә өч тапкыр академик булмый, ул кеше кимчелекле кеше. “Ана теле нигә?” — диючеләргә мин: “Ана теле моңланып җырлау өчен, рухланып шигырь, роман, хикәя укыр өчен, тормышның, табигатьнең матурлыгына соклану өчен, Ходайга ялвару һәм үзеңә, кешеләргә изге теләк теләү өчен кирәк”, — дип җавап бирәм.
Тел белү — зур байлык бит ул. Бу өлкәдә фин татарларын мактарга була. Алар биш телдә сөйләшәләр. Россиядә яшәгәч, без рус телендә дә (ул милләтара аралашу теле) әйбәт итеп сөйләшергә тиеш. Әмма башка телдә аралашу үзебезнең ана теле хисабына булырга тиеш түгел.
“Татар халкы өчен
мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә
чын татармын”, —
дип язган үз милләте өчен горурланып Тукаебыз.
“Татарлыктан татар
һич гарь итәрме,
Кеше үз исмен
инкяр итәрме,
Татарлыкта татар
угълы татармын
Татар түгел димә —
башың ватармын”, —
дип язган бөек шагыйрь Дәрдмәнд.
Татарларның башын ватмаска иде. Татар теленә мәхәббәт, горурлык арттыру, милли үзаң үстерү юлында һәркем үз өлешен кертсә, әти-әни, әби-бабай гаиләдә балалары белән ана телендә сөйләшсәләр, милли оешма вәкилләре, тәрбиячеләр, татар теле укытучылары татар телен фән буларак өйрәнергә мөмкинлек тудырсалар, башыбыз исән калыр.
Нәҗип Камал,
Сарапул шәһәре.




