18.08.2016
Безнекеләр — “Башваткыч”та!
“Татарстан — Яңа гасыр” телеканалында баручы “Башваткыч” тапшыруын һәркем яратып карый. Шушы көннәрдә тапшыруда “Минем Удмуртия” телеканалы журналисты Фәнзилә Салихова, “Яңарыш” газетасы корреспонденты Рәфилә Рәсүлева, Юкамен районы Починки мәктәбе укытучысы Мәрьям Арасланова, Рөстәм Егоров сентябрь аенда эфирга чыгачак әлеге тапшыруга язылып кайттылар. Тапшыруның эфирга чыгу вакытын хәбәр итәчәкбез.




