Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Безнең кызлар Голливудны яулады
25.10.2012

Безнең кызлар Голливудны яулады

ел Киевка кадәр илтә, дигән рус әйтеме бар. Ә талант исә телдән дә ераграк илтә икән. Ике дус Рузанна һәм Алия хакында бер язмамда таныштырган идем инде. Күптән түгел алар яңа уңышларга иреште…

Рузанна Нигъмәтуллина һәм Алия Сафина һәр җирдә аерылгысыз. Бер мәктәпкә һәм Фаина Әгъләм кызы Курилова җитәкчелегендәге “Багира” эстрада-хореографик студиясенә йөриләр. Алар үз тормышларын биюдән башка күз алдына китермиләр.

Дисней телевизион программасында “Танцевальная лихорадка: Твой Выход!» бию конкурсы игълан ителгәч тә, кызлар бу мөмкинлекне ычкындырырга теләмиләр. Үзләре биегәнне видеога төшереп, бәйгегә юллаганнар. Бәйгедә катнашучылар исемлегенә керү алар өчен зур сөенеч булган.

Анда Алия белән Рузанна бик уңышлы чыгыш ясыйлар, хәтта җиңү дә яулыйлар. Аларның күңелле хәрәкәтләрдән торган биюләре, зәвыклы костюмнары барсына да ошый. Мәскәүгә барып, Дисней каналында чыгыш ясауның үзен генә дә зур бәхеткә, җиңүгә санаган кызлар беренчелекне алып, Голливудка барып җитәрбез дип уйламаганнар да. Бу беренче урынны алучыга “Дисней” клубы әзерләгән бүләк була. Менә шулай итеп, чемоданнарын җыеп, Алия белән Рузанна Америкага китәләр. Кызларны Лос-Анджелесның нәкъ үзәгендәге искиткеч матур кунакханәгә урнаштыралар. Якында гына җиңүчеләрне видеога төшерүчеләрнең павильоны була. Кызлар Венис-Бич пляжында ял итә, Голливуд калкулыкларына бара, танылган шәхесләр йортында була. Алар өчен иң мавыктыргыч һәм күңелле урыннарның берсе Диснейленд була. Шулай ук кызлар «Дисней» каналы сериалларындагы үзләренең яраткан геройлары белән таныша.

“Америкага барып, мин башка дөньяга эләккән сыман булдым. Анда шәһәр урамнары гаҗәеп чиста, автомобильчелар җәяүлеләргә туктап юл бирә, кешеләр ачык күңелле, игътибарлы”, — дип сөйли Рузанна сокланып бетә алмыйча.

“Безнең Голливудка баруыбыз дусларыбыз өчен дә көтелмәгән яңалык булды. Ә урамда кайбер таныш булмаган кешеләрнең телевидение каналы аша танып эндәшүе бик күңелле. Интернетның социаль челтәре аша да танышырга, дуслык тәкъдим итәргә теләүчеләр артты”, — ди Алия.

“Конкурста җиңеп чыгарга нәрсә булышлык итте?” — дигән сорауга кызлар тыйнак кына: “Беренчедән, биюгә мәхәббәт хисе. Икенчедән, куйган тырышлыгыбыз. Өченчедән, уңыштан да торгандыр”, — дип җавап кайтардылар. Кызлар тагын яңа үрләр яулар әле. Алардан ташып торган дәрт, сәләт белән башкача һич мөмкин түгел.

Гөлназ Мөхәммәтшина,
УдДУның журналистика бүлеге студенты