Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Безнең ярдәмчеләребез
3.11.2016

Безнең ярдәмчеләребез

%d0%b0%d1%81%d0%b8%d1%8f-%d3%99%d1%85%d0%bc%d3%99%d1%82%d0%be%d0%b2%d0%b0Асия Әхмәтованың исеме безнең газета укучыларына яхшы таныш. Аның тәнкыйть язмалары еш кына газета битләрендә урын ала. Актив хәбәрчебез булуы өстенә ул һәрвакыт милләттәшләребезне “Яңарыш” газетасына  язылырга өнди. Асия апа үзе дә туганнарына  милли басмабызны бүләк итеп яздыра. 2017 елда ул 6 якын кешесенә почта аша алырлык итеп, “Яңарыш” газетасын яздырган. Менә шундый милләттәшләребез булуга ничек сөенмисең?! Рәхмәт сезгә, Асия апа!