Без – барыбыз да студентлар
«Мин студент һәм ул студент. Без барыбыз да студент, чөнки гомер буе өйрәнәбез, укыйбыз», — дип шаяртырга яратам мин. Тормышыбыз – үзе бер дәрес. Читтән торып укырга кереп, эшли башласам да, студентлар белән аралашудан туктамадым.
Бу юлы язмыш мине үзем белем алган УдДУ белән түгел, ә урта һөнәри белем учреждениеләре белән бәйләде. Индустриаль районда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында уздырылган “Студентлар тулай торагы” фестивалендә танышкан бер егет турында сөйлисем килә. Аның исеме Марат Зорин һәм аңа 21 яшь. Ул — тавыш режиссеры, диджей. Марат төзелеш технологияләре техникумында укый, төзүче һөнәрен үзләштерә. Әлеге техникумда аннан башка бер генә чара да узмый. Тырыш, сәләтле егет. Әле яңа гына эшли башлаган яшь белгеч буларак, миңа студентлар өчен беренче зур чарамны – “Студентлар тулай торагы” фестивален уздыру авыр һәм куркыныч булды. Маратның белеме һәм тәҗрибәсе ярдәмендә бу көн бар кешенең дә исендә калырлык итеп узды. Мин гади кешеләрне яратам, Марат нәкъ менә шундый. Аның белән эш җиңел башкарыла. “Мин техникумга 17 яшемдә укырга кергән идем, шуннан бирле техникумдагы барлык аппаратура да минем җаваплылыкта. Чаралар уздыруда актив катнашам. Мин музыканы, төрле агымдагы көйләрне, җырларны яратам. Әлеге сәләтем миңа укудан буш вакытта бераз акча эшләп алырга да ярдәм итә. Үз эшем аша бәйрәмгә килгән кешеләрне бәхетле итәргә тырышам”, — ди Марат.
Күпләр бары тик югары уку йортларында белем алучыларны гына студентлар рәтенә кертә. Болай уйлаучылар ялгыша, әлбәттә. Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә дә укырга да, эшләргә дә өлгерүче студентлар бик күп. Һәм Марат моны тагын бер кат исбатлады.
Эльмира Миргалимова, Ижау шәһәре.




