Без дә теләктәшлек белдердек

Бу көннәрдә Россиянең төрле шәһәрләрендә Украина халкына теләктәшлек күрсәтү максатыннан митинглар уздырыла. Күрше дәүләттә барган болганышлар беркемне дә битараф калдырмый. Тынычлык, иминлек, дуслык урнаштыруны таләп итеп бөтен ил күтәрелә.
Халык күпләп җыелган митинглар Мәскәү, Казан, Находка, Санкт-Петербург, Псков, Астрахань, Салехард, Иркутск, Волгоград һәм тагын бик күп шәһәрләрдә булып узды. Шушы атнада әлеге исемлеккә Ижау һәм Воткинск та кушылды. “Без — бергә!”, “Кырым — без синең белән!” дигән лозунглар язылган плакатлар күтәреп, меңләгән кеше шәһәр үзәгенә чыкты.
Ижауда Мәңгелек ут монументы янында узган митингта Удмуртия Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Соловьев, Удмуртия Республикасы Хөкүмәт Рәисе вазифаларын башкаручы Виктор Савельев, сәяси партияләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, ветераннар, студентлар һәм гади халык катнашты. Җыелган халык алдында җитәкчеләр, иҗтимагый оешма вәкилләре чыгыш ясады.
Күпләр эштән соң өйләренә түгел, ә нәкъ менә бирегә ашыкты. Һәркемнең дә әйтер сүзе, үз фикере бар иде. Аеруча, үз вакытында ачлыгын да, сугышын да күргән өлкән буын вәкилләре борчылуларын яшермәделәр. “Төннәр буе йокламыйм, телевизордан барган яңалыкларны гел күзәтеп торам. Бик матур яши идек бит әле, дөньялар тыныч булсын, сугышлар күрергә язмасын инде ”, — дип өзгәләнеп сөйләде митингка килгән Фәния апа Вәлиуллина. Үзенең шик-шөбһәләре белән Сания Вәлиәхмәтова да бүлеште: “Без бит аналар, әбиләр. Һәркемнең дә балалары, оныклары үсеп килә. Шундый болганышлар дәвам итсә, без аларга нинди киләчәк калдырабыз соң? Бөтен дөнья бер гаилә булып, тыныч, тигез тормыш белән яшәсен иде”. Аның янында басып торган ханым күз яшьләрен тыя алмады. “Минем дә улым бар. Украинада тынычлык саклап һәлак булган полиция хезмәткәрләренең ата-аналары, гаиләләре ни кичергәнен уйлыйм да, җаным өзгәләнә”, — диде ул.
Күпләрнең Украинада дуслары, туганнары яши икән. Аларга бу хәлләрне күзәтеп тору аеруча авыр. “Одесса шәһәрендә үз гаиләсе белән икетуган сеңелем яши. Алар өчен бик борчылабыз, гел аралашып торабыз. Балаңны мәктәпкә: “Кире кайтырмы, юкмы?”- дип озатып калу, тәртип сагында торган иреңнең гомере өчен куркып яшәү — бу бик авыр. Украинада барган хәлләрне тәртипсезлек дип саныйм, тизрәк тынычлык урнашуын телим”, — дип сөйләде митингта катнашучы Ольга ханым.
Кемдер илдә тынычлык булуын теләсә, күпләр Украинадагы яңа сәясәт белән килешмәүләрен яшермәделәр. “Анда фашистлар идарә итә, бандерачылар. Түзеп торыр хәл калмады”, “Украина хакимиятенә юньле кеше эләкмәде, барысы да бандитлар”, “Митингка Украинада яшәүче рус халкын яклап чыгу өчен килдем. Анда барган хәлләргә йөрәгем әрни, бу дөрес түгел”, — дип, ачу-нәфрәт белән сөйләүчеләр дә күп булды.
Ә менә Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур Дәүләткиров белән мин митингка берничә көн кала сөйләшкән идем. “Мин һәр ике якны килештерү ягында. Сугыш була калса, бик коточкыч булачак һәм бөтен илләргә дә зыян салачак. Чөнки давыл чыкса, бер генә агачны сындырмый. Ыгы-зыгылар тынычлык белән бетсен иде дип телим”, — диде ветеран.
Митингта: “Авыр вакытларда без Украина белән бергә!” — дигән фикер алга куелды. Чыгышлар тәмамлангач, резолюция кабул ителде. Анда шундый сүзләр бар: “Без милләтебез, сәяси карашларыбыз төрле булуга карамастан, Украинада барган хәлләрне бик зур борчылу, дулкынлану белән кабул иттек. Без, митингта катнашучылар, бөтен илебез халкы исеменнән Россия Президенты Владимир Путинга Кырым парламентының Россиягә кушылуы турындагы карарына теләктәшлек күрсәтүен сорап мөрәҗәгать итәбез. Удмуртия халкының Украинага матди ярдәм күрсәтүдә актив катнашуларын сорыйбыз. Бөтен якның да тырышлыгы белән Украинада тынычлык урнашыр дип ышанып калабыз”.
Чыннан да, Украина халкына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, илебез, дөньялар тыныч булсын дип телисе генә кала.
Эльвира Хуҗина.



