Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Без — “Тамчы-шоу»да!
24.10.2019

Без — “Тамчы-шоу»да!

5-6нчы октябрь көннәрендә без, Әгерҗе шәһәре 1нче гимназиясе укучылары, башкалабыз Казанга — “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесенә — “Тамчы-шоу” тапшыруында катнашырга бардык. Уенга 2 команда әзерләнде. 6нчы сыйныф укучылары Әдилә Мирсәяпова, Әдилә Мәрданова, Иделия Богатырева “Йолдызлар” командасы, ә Илвина Закирова, Ринас Хөрмәтов, Вәсилә Әминова “Гимназистлар” командасы булып көч сынаш­тык. Көндәшләребезнең берсе — Кукмара шәһәреннән, икенчесе Яшел Үзән районының Осиново бистәсеннән иде.
Уен 4 турдан торды. Һәр тур өчен команданың бер вәкиле җаваплы, ул укучы үзенә билгеләнгән тур сорауларына җавап эзләде.
Беренче турда без алып баручы тарафыннан бирелгән сорауларга җавап бирдек. Бу турга Әгерҗедән үк әзерләнеп бардык. “Йолдызлар” командасы Татарстан музейлары турындагы мәгълүматны өйрәнде. Данлыклы “Әлифба” музееннан башлап, язучы, шагыйрь, рәссамнар турында истәлекләр саклаучы барлык музейлар турында мәгълүматны өйрәнделәр алар. Ә без дөньяның тарихи урыннарын барладык.
Җир шары гаҗәеп гүзәл тарихи урыннарга бик бай икән: Мисыр пирамидалары, Австралиядәге Сидней операсы, Америкадагы Азатлык сыны, дөньяның иң зур музейларның берсе — Лувр, Бөек Кытай стенасы, Италиядәге Пиза манарасы, Тауэр күпере, Бурдж- Дубай, Сеулдагы Банпо күпер-фонтаны, Шотландиядәге Форт күпере турында бертуктамыйча сөйләп, бу корылмаларга экскурсия ясый алабыз.
Икенче турда танылган кешеләр инстаграм аша сорау бирделәр.”Тамчы-шоу” уенында әле бу яңалык. Безнең командага логик сорауны Йолдыз Миңнуллина бирде.”Йолдызлар” командасы “Бер гаиләдә 6 малай үсә. Аларның һәммәсенең бер сеңелесе бар. Гаиләдә ничә бала бар?” дигән сорауга бик тиз җавап тапты.
III турда капитаннар Ринас белән Әдилә сорауларга “әйе” яисә “юк” дип җавап биреп, татар теле буенча гына түгел, математика, био­логия, география, тарих фәннәре буенча да белемле булуларын тагын бер кат расладылар.
IV тур безнең грамоталылыкны тикшерде. Экранда язылган сүзтезмәләрдә төшеп калган хәрефне куярга кирәк иде. Бу биремне үтәгәндә, татар теле кагыйдәләрен яхшы белү ярдәм итте. Белемле меңне егар, дип, белми генә әйтмәгәннәр шул борынгылар.
Көзге Казанның матурлыгына сокланып, җиңү яулап кайттык без гимназиягә. Матур файдалы сәяхәт оештырган, туган телне яратырга өйрәткән укытучыларыбыз Әлфинә Әхтәмовна, Гөлнара Фәритовна, Гөлназ Илдусовна, Гөлнара Фәтхелбаяновналарга чиксез рәхмәтле без.

Илвина Закирова, Әгерҗе шәһәре, 1нче гимназия, 8нче сыйныф.