Без эшли беләбез!
Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев Устинов районының Старки поселогында урнашкан “Авангард” заводында эшчеләр белән очрашу вакытында шулай диде. Әлеге завод 10 ел элек ачылган. Биредә 100гә якын эшче тарафыннан нефть, энергетика, машина төзелеше, хәрби җиһазлар җитештерелә. Шулай ук стадион трибуналары өчен урындыклар ясыйлар. Әлеге урындыклар Сочи олимпиадасы, дөньякүләм чемпионатлар уздырыла торган спорт корылмаларында урнаштырылган.
Бүгенге көндә завод 86нчы мәктәп стадионын җиһазлый. Сентябрь аенда
алар тарафыннан җиһазландырылган 29, 30, 41нче мәктәпләрнең стадионнары ачылачак.
Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев эшчеләр белән аралашканда: “Без эшли беләбез, ләкин сатып алырга өйрәнгәнбез. Бүгенге көндә читтән кергән продукцияне киметеп, үзебезгә җитештерергә кирәк. Шуңа күрә без бүген кечкенә предприятиеләргә игътибар бирәбез”, — диде.
Удмуртия Башлыгы Республика тормышына кыскача күзәтү ясады. Ленин районында 340 баланы 1 гыйнварга кадәр балалар бакчасына урнаштырырга, шәһәрдә өч мәктәп төзергә кирәклеген искәртте. Агымдагы елда Удмуртиягә күчеп килүчеләр саны арткан. Бу безнең республикада яшәү шартлары яхшы дигәнне аңлата.
Эшчеләр үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Старки поселогына Автозавод ягыннан “бөкеләр” булуын һәм әлеге поселокка өстәмә җәмәгать транспорты җибәрергә кирәклеген әйттеләр. Медицина тармагында оптимизация, “Столичный” микрорайонында мәктәп, поликлиника юклык та борчый эшчеләрне. Александр Соловьев әлеге мәсьәләләрне уңай хәл итү юлларын табарга ышандырды.
Рәфилә Рәсүлева.




