Белемне кесә сайлый

Ниһаять соңгы кыңгырау, чыгарылыш кичәләре артта калды. Укучыларның йокысын, тынычлыгын алган БДИ да уңышлы гына тапшырылды сыман. Кичәге укучы бүген студент булырга йөри. Тиешле документларны әзерли, кайсы һөнәргә өстенлек бирергә кирәклеген уйлый. Абитуриент өчен бу иң күңелле чактыр да, бәлки. Тик ата-аналар өчен генә борчу-мәшәкатьләр арта бара. Ни дисәң дә, бездә югары белем түләүле. Бәяләре дә артык нык тешләшә…
УдДУда абитуриенларны кабул итү 20 июньдә башланган иде. Шул дәвер эчендә барлыгы 6000гә якын гариза алынган. Шуларның 1000е “Икътисад һәм идарә” факультетына икән. Бу — түләүсез бер урынга 80 кеше туры килә дигән сүз. “Нефть һәм газ” факультетына барлыгы 500дән артык гариза кабул ителгән. Узу конкурсы биредә дә зур. Бер бюджет урынына 29 кеше. Һәр елдагыча “Юриспруденция” белгечлеге дә беренчелекне бирми. Әлеге һөнәрне үзләштерергә теләүчеләрдән шулай ук 500гә якын гариза кабул ителгән. Бюджет урыннары аз булганлыктан, яки БДИ буенча тиешле балларны җыялмаган абитуриентка түләүле бүлеккә генә керергә кала. Тик бәяләрне күргәч, шаклар катасың. Мәсәлән, шул ук “Нефть һәм газ” факультетында көндезге бүлектә белем алу елына 66 000 сумга төшәчәк. Икътисад буенча белем алам дисәң 50 600 сумыңны чыгарып салырга туры киләчәк. “Юриспруденция” белгечлегенә 56 250 сум. Магистратура яки бакалавриат юнәлешләренең кайсын сайлауга карап, 4 яки 5 ел укырга кирәк. “Нефть һәм газ” факультетын гына алыйк. 5 ел буе белем алу өчен якынча 330 000 сум акча кирәк булачак. Әле читтән килүчеләрне торак, ашау, юл өчен чыгымнар да көтә. Бәяләрнең ел саен артып торуын да онытмыйк. Мөмкинлекләре булмаганнар бу тикле акчаны кайдан алырга тиеш соң? Шуңа да,күпчелек ата-аналарга баласының теләгенә каршы төшеп, “кесәгә” карап, башка юнәлештә укырга кертергә туры килә. Хыяллар гына җимерелә…
ИжДТУда хәлләрдә әллә ни аерма сизелми. Биредә “Җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасы” факультетында көндезге бүлектә белем алу елына 112 000 сумга төшәчәк. “Юриспруденция” белгечлегенә биредә 4 ел өйрәтәләр. Елына 49 950 сум түлисе. “Икътисад” факультетында белем алам дисәң дә шул ук бәя. Хәленнән килгәннәр, әлбәттә, балаларына тиешле югары белем бирерләр. Ә андый мөмкинлекләре булмаганнар ни эшләсен? Әле дә ярый, читтән торып уку мөмкинлеге бар. Бу очракта күп тапкырга азрак түләү мөмкинлеге дә булырга мөмкин. Бәяләр факультетка карап билгеләнә.
Бүгенге яшьләрне кызганып та куярга мөмкин. Чөнки күпләр, акча җитмәү сәбәпле, теләгән уку йортына керә алмыйлар. Әле укырга кергән очракта да, кулга диплом алгач, һөнәрең буенча эш табуы икеле.«Тәҗрибәң юк», — дип, борын төбендә ишекне ябып куярга мөмкиннәр. Менә кайдан килеп чыга ул югары белемле сатучылар, пешекчеләр, сәркатибләр. Илебездә барган әлеге система үзгәрер микән? Чөнки киләчәк алар кулында бит.
Эльвира Хуҗина



