Белем алу – энә белән кое казу
Рөстәм Егоров турында инде язганыбыз булды. Кечкенәдән сәхнәне, җырны үз иткән егетне Ижау татарлары арасында белмәүче сирәктер. Рөстәм бүгенге көндә Казандагы И.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә, икенче курста белем ала. Тик коронавирус галәмәте аркасында аңа да өйдән торып укырга туры килә. «Дистанцион уку иҗади кешегә кыен, вокал, фортепиано буенча аеруча», — ди ул. Расписаниеләрендә — көненә ике-өч дәрес. Һәркайсы биш минут тәнәфес белән сәгать ярым дәвамында бара. Рөстәм онлайн дәресләрне калдырмый, бурычлары юк — яхшы укучы студентлар рәтендә. Беренче курстагылар да еш ярдәм сорый икән. Телефон аша булса да аңлату, булышу җаен таба. “Ижауда ныклы башлангыч музыкаль белем бирделәр”, — ди. Казанда уку Рөстәмгә туган телдә сүз байлыгын арттыру мөмкинлеген дә бирә, шактый иркен сөйләшә башлаган ул. “Инсаф Абдулла алып баручы сәхнә сөйләме дәресләре бик файдалы”, — ди.
Туган йортында рәхәт, тик дуслары, Казан сагындыра. Дистанцион укулар беткәч тә, Рөстәм ял ягын карамый, үзлегеннән баян, фортепианода әсәрләр уйнап, башкару осталыгын арттыра. Киләчәккә планнары белән дә уртаклаша: көллиятне тәмамлагач, консерватория яки мәдәният институтына керергә исәбе. Дистанцион дәресләр 7 июньгә кадәр барачак, ә аннары Рөстәмне өч имтихан көтә. Аларны кайчан һәм нинди шартларда тапшырасы әлегә билгеле түгел. Рөстәм аларга да тырышып әзерләнә. Уңышлар сиңа, Рөстәм!
Фәнзилә САЛИХОВА.




