Бергәләп алыныйк!
Хәзер бик күпләр чит илләргә сәфәр кылалар. Йөреп кайткач, чит илләрдә шәһәр урамнарының чисталыгы, аеруча урамнарда ташландык этләрнең йөрмәүләре турында таң калып сөйлиләр. Димәк, югарыдан куелган таләпләр катгый рәвештә үтәлгән очракта, шәһәр урамнарында тәртип урнаштырырга була. Ә безнең Ижау шәһәре урамнарында хуҗасыз этләр, песиләрнең исәбе-хисабы юк. Яз көннәрендә бигрәк куркыныч. Рәхәтләнеп үрчиләр. Кешеләргә ташланган очраклары да байтак.
Хуҗалы этләр дә урамнарыбызда җитәрлек йөри. Аларны йомышларын үтәп кайтсын өчен чыгарып җибәрәләр. Нигә хуҗалары, бау белән бәйләп, этләрен үзләре белән алып чыкмыйлар икән? Авызларына да борынчык кидертмиләр. Ул эт хуҗаларын әз генә булса да җавапка тартырга кирәк.
Ижау шәһәре елдан-ел матурлана, бик күп төзелешләр бара, шәһәр халкы өчен яшәү шартлары да яхшыра, дип сөенәбез. Әмма сукбай этләрдән бөтенләй арынып бетә алганыбыз юк. Балалар уйный торган урыннарны да этләр йомыш үти торган урынга әверелдерәләр. Бу бернинди дә кысага сыймый..
Шиһабетдин Садыйков,
Ижау шәһәре.




