Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Бердәмлегебезне дәлилләделәр
19.11.2015

Бердәмлегебезне дәлилләделәр

12 ноябрьдә Удмуртия Башлыгы Резиденциясендә “Удмуртиядә — Ислам” дигән темага семинар үткәрелде. Аны УР Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимияте, эчке сәясәт идарәсе, Милли сәясәт министрлыгы һәм Удмуртия Диния Нәзарәте оештырды. Әлеге семинар икенче ел түгәрәк өстәл артына хакимият вәкилләрен, Удмуртия Диния нәзарәте һәм мөселман оешмалары җитәкчеләрен, җирле үзидарә, милли оешмалар, традицион конфессия вәкилләрен җыя. Семинарны Удмуртия буенча баш федераль инспектор Дмитрий Мусин башлап җибәрде. Ул Республика Башлыгы Александр Соловьев исеменнән Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинны туган көне белән тәбрикләп үтте.

Чыгыш ясаучылар респуб­лика мөсел­ман­нары тормышы, хаҗ кылу, бүгенге көндә Ислам турында сөйләделәр. Тарихка тукталдылар.

Семинарда бүгенге көндә бөтен дөньяны борчыган Ислам Дәүләте (ИГИЛ) турында да фикерләр яң­гы­рады. Журналистлар өчен биргән җавабында Нәгыйм хәзрәт Каюмов: “Без халыкка, хакимияткә үз позициябез турында әйтергә, бу хәлләр белән катгый риза булмавыбызны күрсәтергә тиешбез. ИГИЛ вәкилләре үзләрен мөселманнар дип әйтсәләр дә, бу алай түгел. Алар шул ук мөселманнарны үтерәләр. Ислам динендә мондый нәрсә булырга тиеш түгел, бу Коръәндә дә язылган. Шуңа да без үз сүзебезне җәмгыятькә җиткерергә, яшьләрне бу афәттән сак­лап калырга тиешбез”, — диде. Динне дөрес аңлату, өйрәтү өчен белемле, гыйлемле яшьләр кирәклегенә дә басым ясады Нәгыйм хәзрәт.
Дөрес, матур киләчәк төзү өчен үткәннәрне яхшы белү дә мөһим. Шуңа да, чыгыш ясаучылар арасында тарихка тукталучылар булды. Балезино районы Кистем авылы имамы Илмир хәзрәт Касимовның чыгышы да тыңлаучыларны битараф калдырмагандыр. “Ә бүгенге көндә динне саклау өчен бердәмлек кирәк”, — диде ул. “Аллага шөкер, безнең Удмуртиядә барлык мәхәлләләр дә бердәм яшибез. Бер мөфтияткә буйсынабыз. Күп республикаларда мондый нәрсә юк. Дәүләт үзе дә моңа ярдәм итеп тора. Иң мөһиме: шушы бердәмлек югалмасын. Әгәр дә бердәмлек булса, динне саклап була. Аллага шөкер, мәчетләребез төзелә, дини укулар алып барыла, мәхәлләләр яхшы эшли. Аллаһы Тәгаләгә моның өчен шөкерана кылып яшик”.
Бердәмлек кирәклеге ту­рында үз чыгышында Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин да әйтеп үтте. “Без дин тотырга иркен вакытта, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә яшибез. Эшебезне күрсәтергә мас­сакү­ләм-мәгълүмат чаралары бар. Республикада 254 дини оешма эшли. Шуларның унсигезе — мөселманнар оешмасы. Мөфтият УФСИН, Иҗтимагый палата, министрлыклар һ.б. оешмалар белән бергә һәм бер юнәлештә эшли. “Мөселман” дигән сүз яңгырагач, ул бары тик яхшы фикер генә уятырга тиеш. Хәзер күпләр: “ИГИЛ, Сириядә барган сугышлар, террорчылык, экстремизм арту аркасында иман йортына килергә куркабыз”, — диләр. Бу ялгыш фикер. Халык ИГИЛның хак динебезгә катнашы булмаганын белергә, аңларга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Мин бу өммәтнең холыкларын, сыйфатларын югары дәрәҗәгә күтәрер өчен җибәрелдем”, — ди. Мөселман кеше кеше үтерүче, талаучы түгел. Мөселман кешесенең гамәленнән, сыйфатыннан, яшәвеннән нур бөркелеп тора. Һәм менә моны без үзебездә булдырырга һәм башкаларга күрсәтергә тиеш”, — диде ул.
Чыгыш ясаучылар арасында “Яңарыш” газетасы корреспонденты Альбина Шәйхетдинова да бар иде. “Милли басмабыз 25 ел дәверендә динебезне яктыртуга зур игътибар бирә. “Дин һәм әхлак” сәхифәсендә укучыларыбыз Фаиз хәзрәтнең, Исмәгыйль хәзрәтнең, Татарстаннан Йосыф Дәүләтшинның, Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазьләрен көтеп алалар. Газетабыз битләрендә яшьләрне Интернет аша бирелә торган начар идеяләрдән, наркомания, эчкечелектән саклап, аралап калу өчен махсус язмалар чыгып тора. Бу юнәлештә диннең зур көч икәнен аңлап, Удмуртия мөфтияте ярдәме белән берлектә 4 ел элек газетабыз­да “Бездә кунакта — Мөслим газетасы” дигән рубрика ачылды. Бу яшьләргә диннең кирәклеге турында аңлату өчен тагын бер зур этәргеч булды. Бүгенге көндә укучыларның “Мөслим” газетасына карата игътибарлары артуы турында ныклап әйтә алабыз. Узган ел газета “Удмуртия — террорга каршы” бәйгесендә җиңү яулады. Ә быел шәһәр күләмендә уздырылган конфессия һәм милләтара мөнәсәбәтләр темасына багышланган бәйгедә 3нче урынны алды. Бу җиңүләр “Дин һәм әхлак” сәхифәсенең һәм “Мөслим” газетасының террорчылыкка, экстремизмга каршы көрәш алып баруда зур әһәмияткә ия булуларына басым ясый”, — дип сөйләде ул үзенең чыгышында.
Семинарда катнашучылар респуб­ликадагы мәчет төзелешләре белән дә таныштырып үттеләр. Бүгенге көндә Ижауның Карл Маркс урамында, Сарапул районының Уральский поселогында һәм Глазов шәһәрендә иман йортлары төзелә. Глазов шәһәре имамы Зөфәр Сабреков мәчет төзелешендә халыкның зур ярдәм күрсәтүен сөйләп үтте. Быел гына дин кардәшләребез 1 миллион сумнан артык акча җыйганнар икән. Шулай ук Уралький поселогында һәм шәһәребез үзәгендә салына торган иман йортлары төзелешенә дә мөселманнар зур ярдәм күрсәтәләр. Дин кардәшләребезнең бердәм булуы, Аллаһ йортларының артуы, әлбәттә, сөенечле күренеш.
Республиканың төрле шәһәр-район­нарыннан килгән мәхәллә вәкилләре үзләрен борчыган сорауларына тукталдылар. Юкамен районы Починки авылы имамы Надир Бузанаков өлкәннәрнең дингә килмәве турында борчылуын әйтте: “Хәзер элеккеге комсомоллар картайды. Атеистик тәрбия алган кешеләр, бер аяк белән гүргә керергә торсалар да, мәчеткә йөрергә ашыкмыйлар. Бу бик үкенечле, әлбәттә. Яшьләр белән исә киресенчә, алар дини укуларга йөриләр, балаларын да иман йортына алып киләләр. Аларга карап, киләчәктә авылыбыз динле була икән, дип сөенәсең”. “Өлкәннәрне дингә тарту өчен нинди эш алып барыла?” — дигән сорауга Надир Бузанаков: “Динебездә көчләү юк. Кеше үзе аңларга тиеш. Без бары тик дөрес юл күрсәтә, ярдәм итә генә алабыз”, — дип җавап бирде.
Семинарда башка конфессия вәкилләре дә катнаштылар. Рухани Георгий Харин Удмуртиядә Исламга православие дине карашы турында чыгыш ясады. Мөселманнар белән бергәләп эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Ә Удмуртия Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимияте җитәкчесе Андрей Гальцин: “Санкцияләр, икътисади кризис чорында яшибез. Дин әһелләре гаилә-мәктәп белән эшләүгә әһәмият бирсеннәр, бу юнәлештә эшне план нигезендә алып барсыннар иде”, — дип үз фикерен җиткерде. Ә тарихи фәннәр кандидаты Рөстәм Касимов уртак көч белән балаларга Ислам диненең асылын өйрәтә торган китап чыгарырга тәкъдим итте.
Удмуртиядә мондый семинарлар уздыру традициягә әверелде. Бүгенге болганчык тормышта семинарның әһәмияте гаять зур. Республиканың башка районнарыннан килгән дин кардәшләребездән дә: “Безнең мәхәлләләр таралашып яши бит. Бу күрешү — еллык эшләргә нәтиҗә ясау, булган сорауларны уртага куеп сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу”, — дигән сүзләр ишетергә туры килде. Семинар дәүләт һәм дини оешмалар арасында дуслык җепләрен ныгытуга, бердәмлек тудыруга ныклы адым булды.

Эльвира Хуҗина.