Бердәмлектә — көч
Халыклар бердәмлеге һәм Удмуртия дәүләтчелеге көне уңаеннан
Республика Башлыгы Александр Соловьевның котлавы
Хөрмәтле Удмуртия Республикасы халкы!
Кадерле якташлар!
Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне һәм Удмуртия дәүләтчелегенең 96 еллыгы белән котлыйм!
Бу ике бәйрәмнең бер көнгә туры килүе очраклы түгел. Алар безгә буыннар бәйләнешен, халыкның уртак язмышын, тарихыбызны хәтерләргә ярдәм итә.
Дүрт гасыр элек — 1612 елдагы вакыйгаларда россииялеләрне иреккә омтылу, Ватаныбызга мәхәббәт, аны бөек һәм алга киткән ил итеп күрү теләге берләштергән. Безнең ата-бабаларыбызның батырлыклары — Россия дәүләтен торгызу һәм ныгыту символы ул.
1920 елның 4 ноябрендә удмурт халкы Удмуртия җирлегендә яшәүче башка милләтләр белән берлектә дәүләтчелек оештырганнар. Яшь Совет Россиясенең хакимият органнарының республикага автономия бирелүе турындагы карары регионның икътисади, социаль, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур этәргеч булды. Безнең бабаларыбыз, әтиләребез киләчәк буынның тыныч, бәхетле һәм мул тормышта яшәүләре өчен үзләрен аямыйча хезмәт куйдылар.
Удмуртия халкын бүген дә республиканы көчле һәм алга баручы Россия регионы итеп күрү теләге берләштерә. Икътисади авырлыкларга карамастан, республикабызда төп сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы тармагы уңай үсеш күрсәткечләренә ирешәләр. Шулай ук социаль өлкәдә дә яхшы үзгәрешләр бар. Алга таба да үзара дуслыкны, татулыкны саклап, үсеш юлыннан барырбыз, дип ышанам.
Сезгә чын күңелемнән куелган максатларга ирешүдә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, бәйрәм кәефе телим!




